Элек Йәһвә Шаһите булган, ә хәзер бу диндә булмаган кешеләргә Йәһвә Шаһитләре ничек карый?
Без бар кешеләргә ярату, игелек һәм хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Имандашыбыз вәгазьләүдән туктаса, җыелыш очрашуларын калдырса я җыелышка бөтенләй йөрми башласа, без аның белән очрашып сөйләшергә тырышабыз, аны яратканыбыз турында әйтәбез һәм кабат Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндерәбез (Лүк 15:4—7).
Кайбер очракларда имандашыбыз җитди гөнаһ кылырга мөмкин. Бу аны җыелыштан читләштерүгә китерә ала (1 Көринтлеләргә 5:13). Бу чараны күрер алдыннан, без, аңа рухи яктан ярдәм итәр өчен, кулыбыздан килгәне эшлибез, чөнки аны бик яратабыз һәм аның җыелыштан читләштерелүен теләмибез. Бу кардәшне җыелыштан читләштерергә туры килсә дә, без аны барыбер яратабыз һәм ихтирам итәбез. Изге Язмалар бит нәкъ моңа өйрәтә (Марк 12:31; 1 Петер 2:17).
Ни өчен кеше җыелыштан читләштерелергә мөмкин?
Изге Язмаларда, мәсихче җитди гөнаһ кылса һәм үзгәрергә теләмәсә, аны җыелыштан читләштерергә кирәк дип турыдан-туры әйтелә (1 Көринтлеләргә 5:11—13). Изге Язмаларда шулай ук нинди гөнаһлар җитди дип саналганы турында да әйтелә. Боларга, мәсәлән, тормыш иптәшенә хыянәт итү, эчкечелек, үтерү, гаиләдә көч куллану һәм урлау керә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Гәләтиялеләргә 5:19—21; 1 Тимутигә 1:9, 10).
Ләкин җитди гөнаһ кылган кеше шунда ук җыелыштан читләштерелми. Башта аның белән җыелыш өлкәннәреa сөйләшә. Үзләрен игелекле, сабыр һәм ипле тотып, алар аның йөрәгенә ирешергә тырыша һәм үзгәрергә дәртләндерә (Римлыларга 2:4; Гәләтиялеләргә 6:1). Нәтиҗәдә, гөнаһ кылган мәсихче үз гаебен танырга һәм тәүбә итәргә мөмкин (2 Тимутигә 2:24—26). Өлкәннәрнең кат-кат аңа булышырга тырышуларына карамастан, мәсихче алга таба да тәүбә итмичә Аллаһының нормаларын бозып йөрсә, өлкәннәр аны җыелыштан читләштерә. Аннан соң җыелышта бу кардәш бүтән Йәһвә Шаһите түгел дигән кыска белдерү ясала.
Үзләрен игелекле, сабыр һәм ипле тотып, өлкәннәр гөнаһ кылган кешенең йөрәгенә ирешергә тырыша
Гөнаһ кылучылар җыелыштан читләштерелгәнгә, мәсихче җыелышның Аллаһының югары нормаларын кадерләгәне күренә. Моннан тыш, җыелыш начар йогынтыдан саклана (1 Көринтлеләргә 5:6; 15:33; 1 Петер 1:16). Өстәвенә, җыелыштан читләштерелү гөнаһ кылган мәсихчене начар юлны калдырырга этәрә ала (Еврейләргә 12:11).
Йәһвә Шаһитләре җыелыштан читләштерелгәннәр белән ничек мөгамәлә итә?
Изге Язмаларда җыелыштан читләштерелгәннәр белән «башка аралашмаска», алар белән «бергә хәтта ашамаска» күрсәтмә бирелә (1 Көринтлеләргә 5:11). Шуңа күрә без җыелыштан читләштерелгәннәр белән аралашмыйбыз. Ләкин бу без аларны бөтенләй игътибарсыз калдырабыз дигәнне аңлатмый. Андый кешеләр җыелыш очрашуларына килә ала. Кайбер кардәшләр, бәлки, алар белән исәнләшергә булырb. Шулай ук җыелыштан читләштерелгән кеше өлкәннәргә рухи ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Әйе, без алар белән ихтирам күрсәтеп мөгамәлә итәбез.
Җыелыштан читләштерелгән кешеләр җыелыш очрашуларына килә ала
Ә әгәр җыелыштан читләштерелгән кешенең тормыш иптәше я балалары Йәһвә Шаһите булса, аларга үзләрен ничек тотарга? Хәзер алар бергә Йәһвәгә хезмәт итмәсә дә, аларның гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләре саклана. Бергә яшәгәнгә, алар алга таба да бер-берсе турында кайгыртыр һәм туганнарча ярату күрсәтер.
Җыелыштан читләштерелгән кардәш өлкәннәрне чакыра ала. Алар Изге Язмалар нигезендә аңа киңәшләр бирер, аны тәүбә итәргә һәм хакыйкать юлына кире кайтырга дәртләндерер (Зәкәрия 1:3). Ул гөнаһ юлын калдырса һәм Аллаһының кануннары буенча яшәргә теләгәнен күрсәтсә, кабат Йәһвә Шаһите була ала. Беренче гасырда Көринт җыелышындагы кардәшләр тәүбә иткән имандашын «ихлас күңелдән кичереп, юаткан» кебек, бүген дә җыелыштагылар тәүбә иткән кешене кичерер һәм кабул итәр (2 Көринтлеләргә 2:6—8).
Элек җыелыштан читләштерелгән кардәшләр хәзер нәрсә әйтә?
Элек җыелыштан читләштерелгән, әмма кабат Йәһвә Шаһите булып киткән кайбер кардәшләр менә нәрсә сөйли.
«Җыелышка кайтырга уйлагач, мин өлкәннәр дистәләгән еллар буе нәрсә эшләгәнем турында сораштырыр дип борчылган идем. Ләкин алар миңа: „Хәзер инде сиңа игътибарыңны киләчәккә тупларга кирәк“,— дигәч, миңа җиңел булып китте» (Мария, Кушма Штатлар).
«Җыелыштагылар минем кайтуымны көткән икән! Аларның мине ничек кабул итүеннән мин үземне кирәкле кеше итеп хис иттем һәм аңладым: Йәһвә дә, кардәшләр дә мине кичерде. Минем алга таба барырга көч булды. Өлкәннәр дә рухи яктан аякка басарга бик ярдәм итте. Алар мине юатты һәм Йәһвәнең яратуына ышандырды» (Малкольм, Сьерра-Леоне).
«Йәһвә үз халкын ярата, шуңа күрә аның әхлакый яктан саф булуы турында кайгырта. Кайбер кешеләр җыелыштан читләштерүне кырыс чара дип уйлыйдыр, ләкин чынлыкта бу бик кирәкле чара, аңарда ярату чагыла. Күктәге Атабызның яратучы һәм кичерүчән булуы өчен мин шундый рәхмәтле!» (Санди, Кушма Штатлар)
a Өлкәннәр — ул җыелыштагы җитлеккән абый-кардәшләр. Алар Йәһвәнең хезмәтчеләрен Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтә, рухландыра һәм аларга ярдәм итә. Өлкәннәр үз хезмәте өчен эш хакы алмый (1 Петер 5:1—3).
b Кайбер очракларда кеше, җыелыштан китеп, оешмабыз турында ялган сөйли, башкаларны җыелыштан китәргә өнди я җитди гөнаһлар кылырга котырта. Андый очракларда без, Изге Язмалардагы күрсәтмә буенча эш итеп, аңа хәтта «сәламләү сүзләрен әйтмибез» (2 Яхъя 9—11).