Яхъя китабына кереш сүз
Язучы: Яхъя
Язылган урын: Эфес я аның янында
Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 98
Сурәтләнгән вакыт: Беренче сүзләрдән башка б. э. 29—33
Игътибарга лаек мәгълүмат:
Яхъя үз хәбәрен язганда Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләр 30 елдан артык кулланышта булган. Шулай да Яхъя Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында күп нәрсә өсти алган; аның хәбәрендәге мәгълүматның якынча 90 проценты башка Яхшы хәбәрләрдә очрамый.
Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә Гайсәнең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы сурәтләнә. Яхъя хәбәренең башында шушы мөһим хакыйкать языла һәм соңрак Чумдыручы Яхъяның һәм Гайсәнең моны раслаганы китерелә (Ях 1:1—3; 3:12, 13; 8:58). Яхъя хәбәрендә башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмаган алты могҗиза, шул исәптән Гайсәнең беренче могҗизасы: суны шәрабка әйләндерүе һәм аның соңгы могҗизасы: ул терелтелгәннән соң шәкертләрнең бик күп балык тотуы турында язылган.
Чумдыручы Яхъя Гайсәнең кем икәнен әйткәндә, моны ишеткән беренче шәкертләре арасында, күрәсең, Яхъя да булган; ул шулай ук Мәсихнең шәкерте булырга чакырылган беренче дүрт кешенең берсе булган (Мк 1:16—20; Ях 1:35—39). Яхъя Гайсәнең якын туганы булгандыр, һәм ул Гайсә белән якын дуслык булдырып, «Гайсәнең яраткан шәкерте» буларак билгеле булып киткән (Ях 13:23; 21:20, 24). Яхъя үз күзләре белән Гайсәнең җәзалап үтерелүен күргән. Шунда Гайсә үз әнисе турында кайгыртуны Яхъяга ышанып тапшырган. Шулай ук Яхъя, Петер белән бергә, Гайсәнең үледән терелтелүе турыдагы хәбәрнең дөреслеген ачыклар өчен, төрбә янына йөгергәндә, аны узып киткән (Ях 19:26, 27; 20:2—4).
Яхъя үз хәбәрендә Гайсәнең халык алдында сөйләгәннәренә түгел, ә аның аерым кешеләр белән: шәкертләр һәм каршы килүчеләр белән сөйләшүләренә күп игътибар бирә. Яхъя Гайсәнең шәхесен иң яхшы итеп сурәтли, шулай ук аның үз Атасына әйткән иң озын догасын яза (Ях 17:1—26).
Яхъяның Яхшы хәбәренең тиңсез үзенчәлеге бар: анда Ата һәм Угыл арасындагы кайнар ярату, шулай ук алар белән бердәмлектә булучылар үстерә алган мөнәсәбәтләр турында языла. Яхъя «мәхәббәт» һәм «яратырга» дип тәрҗемә ителгән грек сүзләрен Яхшы хәбәрне бәян иткән башка өч язучыга караганда ешрак куллана.
Яхъяның Яхшы хәбәренең бер өзеге (18 нче бүлекнең кайбер шигырьләре) язылган бер кечкенә папирус кисәге Райлендз папирусы 457 буларак билгеле, һәм ул Мәсихче Грек Язмаларының иң борынгы кулъязмасы булып санала. Ул б. э II гасырының беренче яртысына карый дип уйлыйлар. Яхъяның Яхшы хәбәренең күчермәсе ул вакытта Мисырда (ул шунда табылган булган) кулланышта булган икәне «Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең» б. э I гасырында Яхъя тарафыннан язылганына ышанычлы дәлил булып тора.
Яхъя үзенең Яхшы хәбәрен аны укыган кешеләр «Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуына ышана» алсын һәм «аның исеме аша тормышка ия була» алсын өчен язган (Ях 20:31).