ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Бай рухи мираска ия булганга, без рухи яктан «гөрләп үстек»
ТӨН УРТАСЫ. Мин һәм тагын бер абый-кардәш километр ярым киңлектәге тиз агымлы Нигер елгасы ярында басып торабыз. Илдә гражданнар сугышы барганга, елганы кичү үлемгә тиң. Шулай да без бу елганы кичәргә — хәтта берничә тапкыр кичәргә тиеш. Ни өчен? Бу сорауга җавап бирер алдыннан, башта балачагым турында сөйләп китим.
Әтием, Джон Миллз, Изге Язмаларны Тикшерүче иде. Ул 1913 елда 25 яшендә Нью-Йоркта суга чумдырылган. Суга чумдырылу нотыгын Расселл кардәш сөйләгән. Күп тә үтмәстән әтием Тринидадка күченгән. Анда ул Констанc Фармер исемле ашкынучан апа-кардәшкә өйләнгән. Әтием Уильям Браун исемле кардәш белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Ул аңа «Барлыкка китерү турында фотодрама»ны күрсәтүдә булышкан. Алар бергә 1923 елга кадәр хезмәт иткән. Аннан соң Браун кардәшне Көнбатыш Африкага билгеләгәннәр. Әти-әнием майланган мәсихчеләр иде. Алар Тринидадта калган һәм анда хезмәт итүләрен дәвам иткән.
НАЗЛЫ ӘТИ-ӘНИЕМ
Гаиләбездә тугыз бала бар иде. Абыемның исеме Рутерфорд. Әти-әнием аны Джозеф Рутерфорд хөрмәтенә шулай атады. Ул вакытта Рутерфорд кардәш Күзәтү манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең президенты иде. Мин, икенче бала, 1922 елның 30 декабрендә тугач, миңа Вудворт дигән исем куштылар. Бу исем миңа «Алтын гасыр» (бүген «Уяныгыз!») журналының баш редакторы Клейтон Вудворт хөрмәтенә бирелде. Әти-әнием барыбызга да башлангыч белем бирде, шуңа күрә без надан булмадык. Әмма иң беренче чиратта, алар рухи максатларның мөһимлегенә басым ясады. Әнием Изге Язмалар нигезендә фикер алышуда бик оста иде. Әтием безгә еш кына Изге Язмалардагы хикәяләрне сөйләде. Кайвакыт ул Изге Язмалардагы персонажларның рольләрен уйный иде. Бу безгә Изге Язмалардагы вакыйгаларны яхшырак күзалларга булышты.
Аларның тырышлыклары яхшы җимешләр китерде. Биш малайның өчесе Гилад мәктәбендә укыды — шул исәптән мин дә. Сеңелләремнең өчесе Тринидад һәм Тобаго утрауларында күп ел пионерлар булып хезмәт итте. Безне яхшы өйрәткәнгә һәм яхшы үрнәк күрсәткәнгә, әти-әнием безгә «Йәһвәнең йортында», «Аллаһыбызның ишегалларында» гөрләп үсәргә булышты (Зәб. 92:13).
Безнең өебез вәгазь эшенең үзәге булып торды: анда һәрвакыт пионерлар җыелды. Еш кына алар Джордж Янг кардәш турында искә ала иделәр. Канададан булган бу миссионер Тринидадка килгән иде. Әти-әнием элеккеге хезмәттәшләре — Көнбатыш Африкага киткән Браун гаиләсе — турында искә төшерергә ярата иде. Бу рухи атмосфера мине ун яшемдә вәгазьче булырга дәртләндерде.
ХЕЗМӘТЕМНЕ БАШЛЫЙМ
Ул вакытларда журналларыбыз ялган динне, комсыз коммерцияне һәм явыз эшләрдә катнашкан сәясәтчеләрне турыдан-туры фаш итте. Бу руханиларга бер дә ошамый иде, шуңа күрә 1936 елда алар Тринидад хөкүмәтен оешмабызның басмаларын тыярга котыртты. Без үзебездә булган басмаларны яшердек, шулай да, бу басмалар беткәнче, аларны тараттык. Шулай ук без, информацион маршларда катнашып һәм велосипедларда парадлар үткәреп, кешеләргә яхшы хәбәр бастырылган листовкалар тәкъдим иттек. Без рупорлы машиналары булган, Тунапуна шәһәрендәге кардәшләр белән Тринидадның иң ерак почмакларында вәгазьләдек. Бу хезмәттә катнашу шундый гаҗәеп иде! Рухи карашлы кардәшләр белән аралашу мине 16 яшемдә суга чумдырылырга дәртләндерде.
Тунапуна шәһәрендә рупорлы машина кулланып хезмәт иткән кардәшләр
Әти-әниемнең тәрбиясе һәм хезмәттәге кызыклы очраклар миндә миссионер булу теләген уятты. 1944 елда мин Аруба утравына күчендем. Анда мин Эдмунд Каммингс исемле кардәш белән хезмәттәшлек иттем. 1945 елда шул утрауда Искә алу кичәсенә ун кеше килде! Без моңа бик шат идек! Ә киләсе елда анда инде беренче җыелыш оештырылды.
Хатыным Орис тормышыма яңа төсмерләр кертте
Берникадәр вакыттан соң мин эштәге хезмәттәшемә — Орис Уильямс исемле яшь хатын-кызга вәгазьләдем. Башта ул, минем белән ризалашмыйча, төрле аргументлар китереп, үз тәгълиматларын яклый иде. Ләкин, Изге Язмаларны өйрәнеп, ул Аллаһы Сүзендә чынлыкта нәрсә әйтелгәнен белде һәм 1947 елның 5 гыйнварында суга чумдырылды. Вакыт узу белән арабызда мәхәббәт хисе уянды, һәм без өйләнештек. 1950 елның ноябрендә Орис пионер хезмәтенә кереште. Кадерле хатыным тормышыма яңа төсмерләр кертте.
НИГЕРИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
1955 елда безне Гилад мәктәбенең 27 нче сыйныфына чакырдылар. Без эштән киттек, йортыбызны һәм башка милкебезне саттык һәм Аруба утравы белән саубуллаштык. 1956 елның 29 июлендә чыгарылыш көне булды, һәм безне Нигериягә билгеләделәр.
Лагоста Бәйтел гаиләсе белән (Нигерия, 1957 ел)
Орис ул вакыйгаларны болай дип исенә төшерә: «Йәһвәнең рухы кешегә миссионер хезмәтендәге төрле хәлләргә ияләшергә ярдәм итә ала. Ирем миссионер булырга тели иде, минем исә андый тормыш турында бер дә уйлаганым булмады. Мин, үз йортыбызда яшәп, балалар табып, аларны карап үстерербез дип хыяллана идем. Әмма, яхшы хәбәрне ашыгыч рәвештә таратырга кирәклеген аңлагач, мин фикер йөртүемне үзгәрттем. Гиладтан соң мин миссионер хезмәтенә керешергә тәвәккәл идем. Нигериягә баручы „Куин Мэри“ лайнерына утырганда, безне Нейтан Норр белән хезмәттәшлек иткән Уэрт Торнтон кардәш озатырга килде. Ул безгә яхшы сәяхәт теләде һәм без Нигериядәге Бәйтелдә хезмәт итәрбез дип әйтте. Моны ишеткәч, мин авыр сулап куйдым. Без бераз күңелсезләнсәк тә, карашыбызны тиз үзгәрттек һәм Бәйтелне яраттык. Анда мин төрле вазифалар үтәдем. Аеруча миңа кабул итү бүлмәсендә эшләү ошый иде. Чөнки мин кешеләрне бик яратам, ә бу йөкләмә миңа Нигериядәге кардәшләр белән аралашырга мөмкинлек бирде. Кайберәүләр Бәйтелдәге экскурсиягә арган, ач, сусаган, тузанга баткан килеш килә иде. Алар турында кайгырту минем өчен чын шатлык иде. Моның барысы Йәһвәгә изге хезмәт булды. Моны аңлау миңа бәхет һәм канәгатьлек китерде». Әйе, алган йөкләмәләребез безгә рухи яктан «гөрләп үсәргә» булышты.
1961 елда без Тринидадта әти-әниебез һәм башка туганнарыбыз белән очраштык. Бу очрашуга Браун кардәш тә килде. Ул Африкада булган төрле кызыклы очраклар сөйләде. Аннан соң мин дә Нигериядәге хезмәтебез, андагы теократик үсешебез турында сөйләдем. Браун кардәш мине назлы итеп кочаклады да әтиемә болай диде: «Джонни, синең Африкада булганың юк, ә менә улың анда вәгазьли!» Шунда әтием миңа: «Улым, алга таба да бу юлдан бар! Шулай дәвам ит!» — диде. Бу җитлеккән кардәшләрдән андый сүзләр ишетү миңа көч өстәде, һәм минем алга таба да хезмәт итү теләгем ныгыды.
Уильям Браун үзенең хатыны Антониа белән безне рухландырды
1962 елда мине яңадан Гиладка чакырдылар. Бу 37 нче сыйныф иде, һәм мин анда ун ай дәвамында өстәмә өйрәтү алдым. Ул вакытта Уилфред Гуч исемле абый-кардәш Нигериядәге филиал күзәтчесе иде, һәм аны Гиладның 38 нче сыйныфына чакырдылар, ә аннан соң Англиягә җибәрделәр. Мин аның урынына билгеләнү алдым. Браун кардәш кебек, мин дә күп сәяхәт иттем. Мин күп кенә Нигериядәге кардәшләр белән таныштым һәм аларны чын йөрәктән яраттым. Алар, бай илләрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, бик ярлы яшәсә дә, шатлыклы һәм канәгать булып кала иде, ә бу бәхетле тормышның акча белән байлыктан тормаганын раслый. Кардәшләребез очрашуларга һәрвакыт чиста, пөхтә, матур киенеп йөрде. Нинди шартларда яшәгәннәрен белгәнгә, бу мине һәрвакыт гаҗәпләндерә иде. Конгрессларга кардәшләр еш кына йөк машиналарында һәм Нигериядәге болекаджа дип аталган ачык автобусларда килә иде. Кайвакыт без бу автобусларда кызыклы язулар күрдек, мәсәлән мондый: «Кечкенә тамчылардан зур океан җыела».
Бу язу чыннан да хак иде! Һәрбер кешенең тырышлыклары гомуми эшкә өлеш керткәнен без үз күзләребез белән күрдек. 1974 елда Нигериядәге вәгазьчеләрнең саны 100 000 гә җитте. Шулай итеп, Нигерия, Кушма Штатлардан тыш, андый нәтиҗәләргә ирешкән беренче ил булды. Аллаһы эше киңәя барды!
1967—1970 елларда илдә гражданнар сугышы барды. Нигер елгасының Биафра култыгы ягында яшәгән кардәшләр филиал белән элемтәне югалтты. Аларга рухи ризык җиткерү өчен без җаваплы идек. Шуңа күрә, тәрҗемәи хәлнең башында әйтелгәнчә, без берничә тапкыр елганы кичтек. Без күп дога кылдык һәм Йәһвәгә таяндык.
Елганы кичү бик куркыныч иде: безгә кансыз солдатлар, инфекцияләр һәм башка төрле куркынычлар яный иде. Кешеләргә шикле караш белән караган федераль солдатлар аша үтү — бу бер хәл, ә Биафра ягындагы блокпостны үтү бу гел икенче хәл иде. Бу күпкә куркынычрак иде. Бер очракта мин, өлкәннәрне ныгытырга дип, Энугу шәһәренә бардым. Моның өчен миңа төн уртасында көймәдә Нигер елгасын кичәргә туры килде. Мин Асаба шәһәрендәге ярдан кузгалдым һәм Онича шәһәре ярына килеп туктадым. Ә башка очракта мин Аба шәһәрендәге өлкәннәрне ныгыттым. (Бу шәһәрдә, дошманнар биналарны күрмәсен өчен, кич белән өйдә ут яндыру тыелган иде.) Бер тапкыр, Порт-Харкорт шәһәрендә кардәшләр белән очрашу үткәндә, федераль солдатлар Биафра ягына бәреп керде. Шуңа күрә без очрашуны тиз генә дога кылып тәмамларга булдык.
Өлкәннәр белән очрашулар бик мөһим иде. Бу очрашулар аша кардәшләр Йәһвәнең яратуын сизде, нейтралитетка һәм бердәмлеккә кагылышлы киңәшләр алды. Нигериядәге кардәшләр гражданнар сугышы вакытында тугры булып калды. Алар кабиләләр арасындагы нәфрәткә бирелмәде, ә чын мәхәббәт күрсәтте һәм мәсихче бердәмлекне саклап калды. Сынаулар вакытында бу кардәшләрне ныгыту минем өчен зур хөрмәт булды!
1969 елда Нью-Йоркта «Янки» стадионында «Җирдә тынычлык» дигән халыкара конгресс үтте. Милтон Хеншель бу конгресста рәислек итүче булды, ә мин аның ярдәмчесе идем. Мин бу тәҗрибәле кардәштән күп нәрсәгә өйрәндем. Бу нәкъ кирәкле вакытта булды, чөнки 1970 елда Нигериядә, Лагоста, «Аллаһы хуплаган кешеләр» дигән халыкара конгресс үтте. Гражданнар сугышыннан соң аз вакыт үтсә дә, Йәһвәнең фатихасы белән бу конгресс уңышлы үтте. Бу гаҗәеп конгресста программа 17 телгә тәрҗемә ителде, ә делегатларның саны 121 128 иде. Норр кардәш, Хеншель кардәш һәм Кушма Штатлар белән Англиядән чартер рейсларында килгән башка кардәшләр 3 775 кешенең суга чумдырылуына шаһит булды. Ул вакытка бу сан, Илленче көн бәйрәме белән чагыштырганда, иң зур сан иде! Конгресс оештыру вакыты минем тормышымның иң актив чоры булды. Вәгазьчеләрнең саны сәгать саен үсте!
«Аллаһы хуплаган кешеләр» дигән халыкара конгресс 17 телгә, шул исәптән игбо теленә, тәрҗемә ителде, ә делегатларның саны 121 128 иде
Нигериядә үткәргән 30 елдан артык вакыт эчендә мин кайчакта район күзәтчесе һәм Көнбатыш Африкада зональ күзәтче булып хезмәт иттем. Миссионерлар белән очрашып, аларны ныгытканда, алар үзләренә күрсәтелгән шәхси игътибар өчен шундый рәхмәтле иде! Алар онытылмаган иде һәм моны бик кадерли иде. Мин шуңа төшендем: кардәшләргә рухи яктан гөрләп үсәргә, бердәмлек сакларга булышыр өчен һәм аларны ныгытыр өчен, алар белән эчкерсез кызыксынырга кирәк.
Гражданнар сугышы һәм чирләр китергән авырлыкларны без Йәһвә ярдәме белән генә җиңә алдык. Йәһвәнең үзебезне фатихалаганы һәрвакыт ачык күренеп торды. Моның турында Орис сөйләр:
«Берничә тапкыр без малярия белән чирләдек. Бер очракта Вудворт малярия белән шулкадәр каты чирләп китте, хәтта аны Лагос хастаханәсенә китергәндә, ул инде аңын югалткан иде. Табиблар миңа ул үләргә мөмкин диделәр. Әмма, бәхеткә, ирем исән калды! Аңына килгәч, ул медицина хезмәткәрләренә вәгазьли башлады. Соңрак без Вудворт белән аларның берсенә кабат килеп киттек. Бу ир кеше хакыйкатьне кабул итте һәм вакыт узу белән Аба шәһәрендә өлкән булып китте. Мин дә кайбер кешеләргә Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә булыштым. Кайберләре диндар мөселманнар иде. Без Нигериядәге халык белән дуслаштык һәм аларның культурасын, телен һәм гореф-гадәтләрен бик яраттык».
Без мондый нәтиҗәгә килдек: чит илдә хезмәт итеп, уңышлы булырга теләсәң, кардәшләргә карата эчкерсез мәхәббәт үстерергә кирәк. Аларның культуралары хәтта бик нык аерылып торса да, аларны яратырга өйрәнергә кирәк.
ЯҢА ЙӨКЛӘМӘЛӘР АЛАБЫЗ
1987 елда без яңа йөкләмә алдык: безне Кариб утрауларының берсенә — Сент-Люсия дип аталган матур утрауга — миссионерлар итеп билгеләделәр. Бу билгеләнү безгә бик ошый иде, әмма без яңа авырлыкларга да очрадык. Африкада берничә хатынга өйләнү киң таралган булса, Сент-Люсиядә кешеләр үз никахларын рәсмиләштермичә яши иде. Әмма Аллаһы Сүзе куәтле, шуңа күрә ул күп кенә кешеләрнең тормышларын үзгәртте.
Без Орис белән 68 ел бергә гомер иттек
Картлык баса башлагач һәм көчләребез белән сәламәтлегебез какшагач, Җитәкче совет безне 2005 елда Бруклиндагы төп идарәгә күчерде. 2015 елда явыз дошман — үлем — минем яраткан хатынымны алып китте. Мин түзә алмаслык югалту хисен кичердем. Орис тугры дустым һәм назлы хатыным булды. Көн саен мин Йәһвәгә хатыным өчен рәхмәтләр укыйм. Без бергә 68 ел тормыш иттек. Без гаиләдә һәм җыелышта бәхетле булуның серен аңладык: башчылык принцибына хөрмәт белән карарга, эчкерсез кичерергә, басынкылык күрсәтергә һәм изге рух җимешен чагылдырырга кирәк.
Нәрсәдер без теләгәнчә килеп чыкмаганда я күңелсез хәлләр кичергәндә, без Йәһвәдән ярдәм сорый идек, китергән корбаннарыбызны кабул итсен дип үтенә идек. Фикер йөртү рәвешебезне үзгәртергә һәрвакыт әзер идек. Без оешмадагы үзгәрешләр файда китергәнен күрдек. Ә иң яхшы вакытлар әле алда! (Ишаг. 60:17; 2 Көр. 13:11)
Тринидад һәм Тобаго утрауларында Йәһвә әти-әниемнең һәм башка кардәшләрнең тырышлыкларын фатихалады. Бүгенге көнгә анда, соңгы отчетлар буенча, 9 892 вәгазьче хезмәт итә. Мин Арубада хезмәт иткән беренче җыелышта төрле-төрле кардәшләр хезмәт итте. Хәзер бу утрауда 14 җыелыш бар. Нигерия турында әйткәндә, вәгазьчеләрнең саны 381 398 гә кадәр үсте. Бу чыннан да гаять зур гаскәр! Ә Сент-Люсия утравында 783 кеше Йәһвә Патшалыгы ягында тора.
Мин 90 ның аръягына чыктым инде. Зәбур 92:14 тә Йәһвә йортына утыртылган кешеләр турында болай диелә: «Хәтта картлык көннәрендә дә алар җимеш биреп торыр, элеккечә көч-дәрманлы һәм нык булыр». Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән тормышым өчен мин Аллага шулкадәр рәхмәтлемен. Әти-әниемнән алган рухи мирасым мине Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәргә дәртләндерде. Тугры мәхәббәт күрсәтеп, Йәһвә миңа аның «ишегалларында гөрләп үсәргә» ярдәм итте (Зәб. 92:13).