Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2013 ел, 29 апрель атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Марк 10:6—9 да язылганча, Гайсә никах турында нинди мөһим искәрмәне биргән? [4 март, w08 15.2. 30 б., 8 абз.]
2. Йәһвәгә бөтен җаны белән хезмәт итү нәрсәне аңлата? (Марк 12:30) [4 март, w97-U 15.10. 13 б., 4 абз.]
3. Марк 13:8 дә искә алынган «газаплар» нәрсәне аңлата? [11 март, w08 15.3. 12 б., 2 абз.]
4. Лүк Яхшы хәбәрен язганда нинди чыганакларны кулланган? (Лүк 1:3). [18 март, w09 15.3. 32 б., 4 абз.]
5. Шайтан безнең сафлыгыбызны сынар өчен, «уңайлы вакыт» эзләгәнен белүебез безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? (Лүк 4:13). [25 март, w11 15.1. 23 б., 10 абз.]
6. Лүк 6:27, 28 дә язылган сүзләрне ничек куллана алабыз? [25 март, w08 15.5. 8 б., 4 абз.]
7. Ни өчен Гайсә үзен әле йолым итеп биргәнче бер хатынга: «Гөнаһларың кичерелде»,— дип әйтә алган? (Лүк 7:37, 48) [1 апр., w10 15.8. 6—7 б.]
8. «Бөркетләр» һәм «мәет» нәрсә ул? (Лүк 17:34—37) [15 апр., w08 15.3. 32 б., 2 абз.]
9. «Кояшта, айда һәм йолдызларда» күренгән билгеләр кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? (Лүк 21:25). [22 апр., w10 15.7. 6 б., 18 абз.]
10. Сынаулар аеруча авыр булганда, без Гайсәнең дога кылуыннан нинди үрнәк ала алабыз? (Лүк 22:44). [29 апр., w12 15.4. 17 б., 17 абз.]