ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Изге Язмалардагы шигырьләрне ничек истә калдырырга?
Сезнең кайчан да булса Изге Язмалардагы берәр шигырьне я аның кайда язылганын онытканыгыз булдымы? Бәлки, андый хәл сез юатуга мохтаҗ булганда я тискәре фикерләрегез туганда, яисә берәрсенә Изге Язмалардагы шигырьне күрсәтергә кирәк булганда тугандыр (Зәб. 119:11, 111). Биредәге киңәшләр сезгә бу яктан булыша ала.
JW Library® кушымтасында теглар ясагыз. «Яраткан шигырьләр» дигән тег ясап, истә калдырырга теләгән шигырьләрне шунда кертегез.
Шигырьләрне күз алдыгызга куегыз. Истә калдырырга теләгән шигырьне язып, көзгегә я суыткыч ишегенә ябыштырыгыз. Я шигырьнең фотосын ясап аны телефоныгызның я компьютерыгызның заставкасына куегыз.
Карточкалар ясагыз. Карточканың бер ягына Изге Язмаларның шигырен, ә икенче ягына китапның исемен, бүлекнең һәм шигырьнең санын язып куегыз. Аннары шигырьне укып аның кайда язылганын исегезгә төшерегез һәм киресенчә эшләп карагыз.