Миңа машина йөртүдән туктаргамы?
ОЛЫ яшьтәге бер кеше инде дистәләгән еллар буе машина йөртә. Ул машинасында теләсә кайчан теләсә кая бара ала. Әмма өйдәгеләре һәм дуслары аның машина йөртүдән туктау турында уйлануын тели. Ул исә аларның борчылуларын аңлап бетерми.
Сез дә олы яшьтә булсагыз, сезгә машина йөртүдән туктаргамы, юкмы икәнен хәл итәргә нәрсә булышыр?
Кайбер илләрдә билгеле бер яшькә җиткән кешеләр, табиб рөхсәт итсә генә, алга таба да машина йөртә ала. Шул илләрдә яшәүче кардәшләр җирле законнарга буйсына (Рим. 13:1). Әмма кайсы гына илдә яшәсәгез дә, машинаны әле дә куркынычсыз йөртәсезме икәнен бәяләп чыгу акыллы булыр иде.
СӘЛӘТЛӘРЕГЕЗНЕ БӘЯЛӘП ЧЫГЫГЫЗ
Картлыкны өйрәнүче бер институт олы яшьтәгеләргә үз-үзләренә мондый сораулар бирергә тәкъдим итә:
Миңа юл билгеләрен күрү һәм караңгыда күрү авырмы?
Миңа көзгеләргә һәм күренми торган зоналарга карар өчен, башымны бору авырмы?
Реакциям кимегәнгә, аягымны газдан тормоз педаленә тиз күчерү авырмы?
Әкрен йөрүем аркасында башка машиналарга комачаулыйммы?
Авариягә чак кына эләкми калган очракларым еш буламы? Хәрәкәтсез торган нәрсәләргә бәрелгәнгә, машинамда яньчелгән һәм сыдырылган урыннар бармы?
Машина йөртү рәвешем аркасында мине юл полициясенең туктатканы булдымы?
Машина йөрткәндә, йоклап китә язганым булдымы?
Машина йөртү сәләтенә тәэсир иткән дарулар эчәмме?
Өйдәгеләрем я дусларым минем ничек машина йөртүем турында борчуларын белдерәме?
Бер-ике сорауга «әйе» дип җавап бирсәгез, сезгә үзгәрешләр ясарга кирәктер. Мәсәлән, сез, бәлки, машинада, аеруча төнлә, сирәгрәк йөрергә булырсыз. Вакыт-вакыт машина йөртү сәләтегезне бәяләп чыгыгыз. Туганыгыздан я дустыгыздан машинаны ничек йөрткәнегез турында сорашыгыз. Машинаны куркынычсыз йөртү курсларын да үтү файдалы булыр. Ләкин икедән артык сорауга «әйе» дип җавап бирсәгез, сезгә машина йөртүдән туктау хәерлерәк булырдырa.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР
Машина йөртү сәләтебезнең начарланганын абайлау авыр булырга мөмкин. Өстәвенә, машина йөртүдән туктарга кирәк дигән фикер безне боектыра ала. Бу сорауга киң карарга һәм акыллы карар кабул итәргә безгә Изге Язмалардагы принциплар булышыр. Аларның икесен карап чыгыйк.
Тыйнак булыгыз (Гыйб. сүз. 11:2). Кеше олыгайганда, аның күрү, ишетү сәләте начарая, мускуллар көчсезләнә һәм реакция кими. Мәсәлән, күпчелек олы яшьтәгеләр, травма алмас өчен, кайбер спорт төрләрендә катнашмый башлый. Шул ук принципны машина йөртүгә дә кулланып була. Тыйнак кеше билгеле бер вакытта куркынычсызлык хакына машина йөртүдән туктарга кирәк икәнен аңлый (Гыйб. сүз. 22:3). Башкалар аның машина йөртү рәвеше турында борчуларын белдерсә, тыйнак кеше аларга колак салыр. (2 Ишмуил 21:15—17 белән чагыштыр.)
Кан коюдан качыгыз (Кан. 22:8). Кеше, машинаны тиешенчә йөртмәгәндә, үзенең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куя. Аның аркасында юл һәлакәте булырга һәм хәтта кеше үләргә мөмкин.
Машина йөртүдән туктасагыз, башкалар сезне кадерләмәс һәм хөрмәт итмәс дип уйламагыз. Йәһвә сезне күркәм сыйфатларыгыз өчен, шул исәптән тыйнаклык, басынкылык һәм башкалар турында кайгыртуыгыз өчен ярата. Ул сезгә ярдәм итәргә һәм сезне юатырга вәгъдә итә (Ишаг. 46:4). Ул беркайчан да сезне калдырмаячак. Шуңа күрә, машина йөртүдән туктаргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, аңардан зирәклек сорагыз һәм Изге Язмалардан киңәшләр эзләгез.
a Күбрәк мәгълүмат табар өчен, 2002 елгы «Уяныгыз!» (рус) журналының 22 август санындагы «Автокатастрофы. Застрахованы ли вы от них?» дигән мәкаләне карагыз.