Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 ноябрь 10-15 б.
  • Якыннарын караучылар, шатлыклы булып калыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Якыннарын караучылар, шатлыклы булып калыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ШАТЛЫКНЫ НӘРСӘ УРЛЫЙ АЛА?
  • ШАТЛЫКНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?
  • БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?
  • Олы яшьтә шатлыклы булып калыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Йәһвә — «чиксез шатлык» чыганагы
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Олы яшьтәгеләрне кайгырту
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 ноябрь 10-15 б.

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

Якыннарын караучылар, шатлыклы булып калыгыз

«Күз яшьләре түгә-түгә чәчкәннәр куанып урырлар» (ЗӘБ. 126:5).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Карт я авыру кешене караучыларга авырлыкларын кичереп чыгарга һәм шатлыкларын сакларга нәрсә булышыр?

1, 2. Йәһвә авырган якыннарын кайгыртучыларга ничек карый? (Гыйбрәтле сүзләр 19:17) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

«БЕЗ хатыным белән инде 32 ел бергә гомер итәбез,— дип сөйли Көньяк Кореядә яшәүче Чин Йоль исемле абый кардәш.— Хатыным Паркинсон чире белән авырганга һәм аңа хәрәкәтләнү авыр булганга, мин аны инде биш ел карыйм. Мин тормыш иптәшемне бик яратам һәм кадерлим, шуңа күрә аны кайгырту миңа шатлык китерә. Төнлә ул махсус караватта йоклый, ә мин аның янәшәсендә. Без кулга-кул тотынышып йоклап китәбез».

2 Сез олы яшьтәге әтиегезне я әниегезне, авырган тормыш иптәшегезне, балагызны я дустыгызны карыйсызмы? Шулай икән, сез моны хөрмәт дип саныйсыздыр. Якыныгызны кайгыртып, сез Йәһвәгә бирелгән булуыгызны күрсәтәсез (1 Тим. 5:4, 8; Ягък. 1:27). Шулай да бу җиңел булмаска мөмкин. Башкалар сезгә нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнен белми торгандыр. Кайвакыт сезгә авырлыклар белән берүзегез генә көрәшәсез кебек тоеладыр. Башкалар алдында елмаерга тырышсагыз, үзегез генә калганда, күз яшьләрегезне тыя алмыйсыздыр (Зәб. 6:6). Кешеләр сезнең хисләрегезне аңламаса да, Йәһвә бик яхшы аңлый. (Чыгыш 3:7 белән чагыштыр.) Ул күз яшьләрегезне һәм, якыныгыз турында кайгыртыр өчен, нәрсәдән баш тартканыгызны күреп тора. Ул тырышлыкларыгызны кадерли һәм сезне ярата (Зәб. 56:8; 126:5). Йәһвә хәтта үзен сезнең алда бурычлы дип саный һәм сезгә әҗер бирергә вәгъдә итә. (Гыйбрәтле сүзләр 19:17 укы.)

Коллаж: Якыннарын караган кардәшләр сурәтләнгән. 1. Апа-кардәш урын өстенә калган олы яшьтәге әнисен ашата. 2. Апа-кардәш инвалид коляскасында утырган иренә аяк киеме кидертә. 3. Әни кеше, кечкенә улы әтисе белән футбол уйнасын өчен, аңа махсус башлык кидертә. 4. Абый-кардәш олы яшьтәге абый-кардәшкә кунакка килгән, һәм алар бергә дога кылып утыра.

Күп кенә кардәшләр олы яшьтәге я авырган кешеләрне карый (2 нче абзацны кара)


3. Әтиләрен кайгырткан Ибраһим белән Сара нинди авырлыклар кичергәндер?

3 Изге Язмаларда якыннарын караган күп кенә кешеләрнең мисаллары китерелә. Ибраһим белән Сара мисалына игътибар итик. Урны калдырып киткәндә, аларның әтиләре Тирахка якынча 200 яшь булган. Шулай да ул алар белән киткән. Харанга кадәр барып җитәр өчен, алар якынча 960 километр ара үткән (Ярат. 11:31, 32). Ибраһим белән Сара әтиләрен, һичшиксез, яраткан. Ләкин аның турында кайгырту, аеруча сәяхәт вакытында, җиңел булмагандыр. Алар, күрәсең, дөяләргә я ишәкләргә атланып сәяхәт иткән. Бу олы яшьтәге Тирах өчен авыр булган, әлбәттә. Ибраһим белән Сара кайчак бик алҗыган булса кирәк. Ничек кенә булмасын, Йәһвә аларга кирәкле көч биреп торган һәм сезгә дә бирәчәк (Зәб. 55:22).

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Шатлыклы булсагыз, сезгә якыныгызны карау җиңелрәк булыр (Гыйб. сүз. 15:13). Онытмагыз, авыр вакытларда да бәхетле булу мөмкин (Ягък. 1:2, 3). Шатлыкны югалтмаска нәрсә ярдәм итәр? Йәһвәгә уңай караш сакларга булышсын дип дога кылу. Бу мәкаләдә шатлык сакларга булышкан башка киңәшләр дә каралачак. Без шулай ук якыннарын караучы кардәшләргә җыелыштагылар ничек ярдәм итә ала икәнен белербез. Әмма башта, әйдәгез, ни өчен шатлык шулкадәр мөһим һәм аны нәрсә урлый ала икәнен карап чыгыйк.

ШАТЛЫКНЫ НӘРСӘ УРЛЫЙ АЛА?

5. Ни өчен шатлыкны саклау мөһим?

5 Якынын караган кеше шатлыгын югалтса, ул җиңел генә хәлдән таярга мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Ә арыган чакта безгә игелекле һәм ярдәмчел булу авыррак. Нинди авырлыклар якыннарын караган кешеләрнең шатлыкларын урларга мөмкин?

6. Ни өчен якыннарын караган кайберәүләр хәлдән тая?

6 Хәлдән таю. Ли́я исемле апа-кардәш болай ди: «Хәтта көн яхшы үтсә дә, көн ахырында мин үземне бик арыган итеп хис итәм. Кайчак минем хәтта электрон хәбәрләргә җавап бирер өчен дә эмоциональ көчем калмый». Башкаларга йокы, ял җитми, ә алар моңа бик мохтаҗ. Ине́с исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин йокымны туйдыра алмыйм. Кайнанамны кайгыртыр өчен, еш кына миңа төнлә һәр ике сәгать саен торырга туры килә. Без ирем белән инде күп ел отпускада булмадык». Кайберәүләргә кунакка барудан һәм хәтта теократик йөкләмәләрдән баш тартырга туры килә, чөнки якыннары даими кайгыртуга мохтаҗ. Нәтиҗәдә, алар үзләрен ялгыз һәм шартларының корбаны итеп хис итә.

7. Ни өчен якыннарын караган кайберәүләр гаеп һәм кайгы хисе кичерә?

7 Гаеп һәм кайгы хисе. Дже́ссика исемле апа-кардәш болай дип бүлешә: «Еш кына мин әтиемә ярдәм итәр өчен күбрәкне эшләргә тиешмен дип уйлыйм. Бераз ял итеп алсам, үземне гаепле хис итәм». Кайберәүләр, кайчак үз шартларыннан зарланганга, гаеп хисе тоя. Башкалар арыганлык аркасында үзләре караган якыннарына авыр сүз әйтеп куйганга борчыла (Ягък. 3:2). Ә кемдер яраткан кешесенең әкренләп сула барганын күреп кайгы кичерә. Ба́рбара исемле апа-кардәш болай ди: «Дустымның көннән-көн бетеренә барганын күрү күңелемне әрнетә».

8. Рәхмәт сүзләренең көчен күрсәтүче мисаллар китерегез.

8 Тырышлыкларымны кадерләмиләр кебек тоела. Ни өчен кеше андый хисләр кичерә ала? Чөнки эшләре һәм корбаннары еш кына рәхмәтсез һәм мактаусыз кала. Ә менә берничә рәхмәт сүзе зур көчкә ия (1 Тис. 5:18). Мели́сса исемле апа-кардәш болай ди: «Кайчак мин, боекканга, күз яшьләре түгәм. Ләкин мин кайгырткан кешеләр: „Рәхмәт сиңа мине караганың өчен!“ — дип әйткәндә, канатланып китәм! Бу миңа алар турында алга таба да кайгыртыр өчен көч-дәрт өсти». Ама́ду исемле абый-кардәш һәм аның хатыны туганнарының эпилепсия белән авырган кызын карыйлар. Амаду болай ди: «Ул безнең нинди корбаннарга барганыбызны тулысынча аңлап бетермидер. Шулай да „рәхмәт“ дип әйтсә я кәгазьгә: „Мин сезне яратам“,— дип язса, күңелем шатлык белән тула».

ШАТЛЫКНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

9. Тыйнаклык ничек күрсәтергә?

9 Тыйнак булыгыз (Гыйб. сүз. 11:2). Безнең барыбызның да вакыты һәм көче чикле. Шуңа күрә безгә нәрсәне эшли алабыз, ә нәрсә кулыбыздан килми икәнен билгеләргә кирәк. Кайчак «юк» дип әйтү акыллы булыр. Бу — тыйнаклык билгесе. Башкалар ярдәм тәкъдим итсә, моны шатланып кабул итегез. «Безнең мөмкинлекләребез чикле. Моны исәпкә алу шатлыгыбызны сакларга булыша»,— дип әйтә Джей исемле абый-кардәш.

10. Ни өчен авырганнарны караучыларга төшенә белү мөһим? (Гыйбрәтле сүзләр 19:11)

10 Төшенә белегез. (Гыйбрәтле сүзләр 19:11 укы.) Төшенүчән кешегә, ачуын чыгарсалар да, тыныч булып калу җиңелрәк. Андый кеше башкаларның ни өчен тегеләй я болай эш иткәннәрен аңларга тырыша. Билгеле, кайбер хроник авырулар аркасында кеше акылсыз эш итә башлый (Вәг. 7:7). Мәсәлән, игелекле, төпле кеше ачулы, таләпчән, тәнкыйтьчел я канәгатьсез булып китәргә мөмкин. Җитди авыруы булган кешене кайгыртасыз икән, бу чир турында күбрәк белергә тырышыгыз. Бу сезгә аның тәртибенең сәбәбе — начар кеше булуы түгел, ә авыр хәле икәнен аңларга булышыр (Гыйб. сүз. 14:29).

11. Һәр көн нәрсәләр өчен вакыт бүлеп кую мөһим? (Зәбур 132:4, 5)

11 Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Кайчак сезгә мөһимрәк нәрсәләр өчен кайбер эшләрне калдырып торырга кирәк булыр (Флп. 1:10). Ә иң мөһим нәрсәләрнең берсе — Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгыту. Давыт патша Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куйган. (Зәбур 132:4, 5 укы.) Сез дә Изге Язмаларны укыр һәм дога кылыр өчен һәр көн вакыт бүлеп куегыз. Эли́ша исемле апа-кардәш болай ди: «Дога кылу һәм юата торган мәдхияләр турында уйлану миңа шатлыклы булып калырга булыша. Догасыз мин нишләр идем?! Көн дәвамында мин кат-кат Йәһвәдән миңа тыныч булып калырга булышсын дип сорыйм».

12. Ни өчен якыннарын караучыларга үз сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәк?

12 Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Күп эшләре булган кешеләргә, шул исәптән якыннарын караучыларга, дөрес туклану авыр булырга мөмкин, чөнки аларның кибетләр буенча йөрергә һәм файдалы ризык әзерләргә вакытлары җитми. Әмма яхшы туклану, шулай ук регуляр күнегүләр физик һәм психик сәламәтлек өчен бик мөһим. Шуңа күрә моның өчен ничек тә булса вакыт табарга тырышыгыз (Эфес. 5:15, 16). Йокы туйдыру да бик мөһим (Вәг. 4:6). Тикшерүләр күрсәткәнчә, йокы баш миенә токсиннардан арынырга булыша. Медицина буенча бер мәкаләдә йокы борчуны киметә һәм стресска чыдам булырга ярдәм итә дип әйтелә («How Sleep Can Affect Stress»). Яраткан шөгыльләрегез турында да онытмагыз (Вәг. 8:15). Бер апа-кардәш аңа шатлык сакларга нәрсә булышканы турында болай ди: «Һава торышы яхшы булганда, мин кояшта йөреп алыр өчен урамга чыгам. Мин шулай ук ким дигәндә аена бер көнне дустым белән вакыт үткәрер өчен аерып куям».

13. Ни өчен көлү файдалы? (Гыйбрәтле сүзләр 17:22)

13 Юмор турында онытмагыз (Гыйбрәтле сүзләр 17:22 укы; Вәг. 3:1, 4). Көлү физик һәм психик сәламәтлек өчен файдалы. Берәрсен караганда, еш кына хәлләр сез теләгәнчә бармаска мөмкин. Әмма юмор хисе сезгә чиктән тыш күңелсезләнмәскә булышыр. Ә кайгырткан кешегез белән бергә көлсәгез, бу арагызны тагы да ныгытыр.

14. Ышанычлы дус белән сөйләшү ничек ярдәм итә ала?

14 Ышанычлы дустыгыз белән сөйләшегез. Тырышлыкларыгызга карамастан, сез барыбер вакыт-вакыт төшенкелеккә бирелерсез. Андый чакларда аңлаучан һәм хөкем итмәүче дустыгызга хисләрегезне бушатыгыз (Гыйб. сүз. 17:17). Аның игътибар белән тыңлавы һәм юатучы сүзләре күңелегезне күтәреп җибәрер (Гыйб. сүз. 12:25).

15. Өметебез турында уйлану шатлык сакларга ничек булыша?

15 Оҗмахны күзаллагыз. Онытмагыз, сезгә якыныгызны мәңге карарга кирәк булмаячак, Йәһвә бит безне андый эш өчен барлыкка китермәгән (2 Көр. 4:16—18). «Чын тормыш» әле алда (1 Тим. 6:19). Үзегез караган кеше белән яңа дөнья турында сөйләшү дә сезгә шатлык китерер (Ишаг. 33:24; 65:21). Хи́зер исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин еш кына үзем ярдәм күрсәткән кешеләргә тиздән бергә тегәчәкбез, йөгерәчәкбез һәм велосипедта йөриячәкбез дип әйтәм. Без бергә терелтелгән якыннарыбыз өчен икмәк һәм тәмле-тәмле ризыклар пешерәчәкбез, дим. Аннары без Йәһвәгә андый өмет өчен рәхмәт әйтәбез».

БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

16. Җыелыштагылар якынын караучы кардәшкә ничек булыша ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Якынын караган кардәшкә ял итәргә мөмкинлек бирегез. Моның өчен аңа якыны белән утыра алганыгыз турында әйтегез. Шулай итеп кардәш хәл җыя һәм үз эшләрен башкара алыр (Гәл. 6:2). Кайбер җыелышларда моның өчен хәтта график төзелә. Паралич суккан ирен караучы Наталья исемле апа-кардәш болай ди: «Бер абый-кардәш атнасына бер-ике тапкыр ирем белән утырыр өчен килә. Алар бергә хезмәт итә, аралаша һәм хәтта фильмнар карый. Ирем аның белән үткәргән вакытны бик кадерли. Ә миңа бу үз ихтыяҗларымны кайгыртырга, мәсәлән, урамда йөреп алырга мөмкинлек бирә». Кайчак, бәлки, сез, кардәш йокысын туйдыра алсын өчен, якынын карарга дип, аларда төнгә калырсыз.

Ике апа-кардәш олы яшьтәге апа-кардәшнең өенә килгән. Аны караучы кардәш, киткәндә, аларга шатланып кул болгый.

Сез якынын караган кардәшкә ничек булыша аласыз? (16 нчы абзацны кара)a


17. Якынын караган кардәшкә очрашу вакытында ничек булышып була?

17 Җыелыш очрашулары вакытында булышыгыз. Якынын караучы кардәш, җыелыш очрашуы һәм конгресс вакытында аңа ярдәм иткәнгә, еш кына программаны игътибар белән тыңлый алмый. Андый кардәшкә булышыр өчен, җыелыштагылар программа вакытында я аның бер өлешендә якыны белән утырып тора ала. Ә якыны өйдән чыга алмаса, аларның өйләренә килеп, очрашуга видео аша тоташып була. Шул вакытта аны караган кеше Патшалык Залына бара алыр.

18. Җыелыштагылар тагын нәрсә эшли ала?

18 Аны мактагыз һәм аның өчен дога кылыгыз. Өлкәннәр, андый кардәшкә регуляр рәвештә килеп китәргә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 27:23). Ә безнең барыбыз да аны чын күңелдән, еш мактый ала. Шулай ук Йәһвәгә, аңа көч өстәп торсын һәм шатлык сакларга булышсын дип, дога кылыйк (2 Көр. 1:11).

19. Без нинди киләчәкне зарыгып көтәбез?

19 Тиздән Йәһвә бар кешеләрнең йөзләреннән күз яшьләрен сөртәчәк. Чирләр һәм үлем инде булмаячак (Ачыл. 21:3, 4). «Ул чакта аксак боландай сикерер» (Ишаг. 35:5, 6). Картлык һәм авырган якыннарыбызны карау белән бәйле авырлыклар үткәндә калыр һәм «инде искә төшмәс» (Ишаг. 65:17). Шул бәхетле вакытны көткән арада Йәһвә безне калдырмаячак. Аңа таянсак, ул безгә «сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калырга» ярдәм итәр (Көл. 1:11).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Олы яшьтәге я авырган кешене караган кардәшләр нәрсә аркасында шатлыкларын югалтырга мөмкин?

  • Аларга шатлыкларын сакларга нәрсә булышыр?

  • Җыелыштагылар аларга ничек булыша ала?

155 ҖЫР Мәңгелек шатлык

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Ике яшь апа-кардәш, олы яшьтәге апа-кардәш янына килеп, аны караган кардәшне урамда йөреп алырга җибәрә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу