Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 декабрь 14-19 б.
  • Йәһвәдән басынкылыкка өйрәнегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәдән басынкылыкка өйрәнегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ АЧЫК ЙӨЗЛЕ
  • ЙӘҺВӘ ЮЛ КУЮЧАН
  • ЙӘҺВӘ САБЫР
  • ЙӘҺВӘ «БАСЫНКЫЛАРНЫ КҮРӘ»
  • Йәһвә һәм Гайсә кебек фикер йөртегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Юмарт булу чын бәхет китерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 декабрь 14-19 б.

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

48 ҖЫР Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрибез

Йәһвәдән басынкылыкка өйрәнегез

«Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз» (ЭФЕС. 5:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без, Йәһвә басынкылыгының дүрт ягына игътибар итеп, аңардан үрнәк алырга өйрәнербез.

1. Ни өчен Йәһвәнең басынкы булуы гаҗәеп?

ИДАРӘЧЕЛӘР турында уйлаганда, сез алар басынкы дип әйтер идегезме? Юктыр. Ләкин Йәһвә, Чиксез Кодрәт Иясе булса да, бик басынкы (Зәб. 113:5—8). Аңарда горурлыкның эзе дә юк. Бу мәкаләдә без Йәһвә шәхесенең басынкылык белән тыгыз бәйле дүрт ягына игътибар итәрбез, шулай ук Гайсәнең үз Атасыннан ничек үрнәк алганын карап чыгарбыз. Бу безгә Йәһвәгә якынлашырга һәм аңардан басынкылыкка өйрәнергә булышыр.

ЙӘҺВӘ АЧЫК ЙӨЗЛЕ

2. Зәбур 62:8 дән без Йәһвә турында нәрсә беләбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

2 Горур кешеләргә мөрәҗәгать итү, гадәттә, җиңел түгел. Үз-үзләрен башкалардан өстен куйганга, алар игелексез була, шуңа күрә башкалар алардан читләшә. Йәһвә исә аларның капма-каршысы! Басынкы булганга, ул безне үзенә мөрәҗәгать итәргә һәм күңелләребезне ачарга чакыра. (Зәбур 62:8 укы.) Кайгыртучан әти баласының борчуларын тыңларга әзер булган кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләренең догаларын тыңларга тели. Ул хәтта Изге Язмаларда күп кенә догаларның язылуы турында кайгырткан (Йош. 10:12—14; 1 Иш. 1:10—18). Әмма үзебезне Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә лаексыз дип санасак, нәрсә эшләргә?

Бер малай әтисенә, самолет уенчыгы белән уйнаганда, ялгыш чәчәкләр торган вазаны ватканын аңлата. Әтисе аны сабырлык белән тыңлый.

Йәһвәдән үрнәк алып, әти кеше улын басынкылык белән тыңлый, тегесе уйнаганда вазаны ваткан (2 нче абзацны кара)


3. Йәһвә безнең үзенә регуляр рәвештә дога кылуыбызны теләгәнен без кайдан беләбез?

3 Үзебезне Йәһвәнең яратуына лаексыз дип санасак та, безгә аңа дога кылырга кирәк. Ни өчен? Гайсә юлдан язган угыл турындагы мисалында Йәһвәне шул угылның шәфкатьле әтисе белән чагыштырган. Бу мисалдагы тәүбә иткән угыл үзен гаиләгә кайтырга лаексыз дип санаган. Әмма ул өенә кайткач, әтисе моңа ничек караган? Гайсәнең сүзләре буенча, ул, үз улын күреп алгач, «аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән» (Лүк 15:17—20). Безнең дә гаеп хисе я борчулар аркасында күңелләребез төшәргә мөмкин. Әмма моңа карамастан Йәһвәгә дога кылсак, ул безне игътибар белән тыңлар (Ирм. елав. 3:19, 20). Безне кызганып, ул, безне юатыр һәм яратуына ышандырыр өчен, каршыбызга йөгерер дип әйтеп була (Ишаг. 57:15). Ничек итеп? Еш кына ул моны өлкәннәр, иман итүче туганнарыбыз һәм имандашларыбыз аркылы эшли (Ягък. 5:14, 15). Ул бу ярдәмне безгә дус булырга теләгәнгә күрсәтә.

4. Ни өчен кешеләргә Гайсәгә мөрәҗәгать итү җиңел булган?

4 Гайсә Атасыннан үрнәк ала. Атасы кебек, Гайсә басынкы. Шуңа күрә ул җирдә булганда, кешеләр аңа мөрәҗәгать итүдән тартынып тормаган. Алар аңа сораулар бирергә дә оялмаган (Марк 4:10, 11). Ә Гайсә үзләренә сораулар биргәндә, алар уйларын һәм хисләрен ачык белдергән (Мат. 16:13—16). Хаталар кылганда, алар Гайсә үзләренә ачуланыр дип курыкмаган, чөнки аның игелекле, шәфкатьле һәм сабыр булуын белгән (Мат. 17:24—27). Гайсә Атасының камил чагылышы булганга күрә, аның шәкертләре Йәһвәне яхшырак белә алган (Яхъя 14:9). Алар Йәһвәнең тупас, горур һәм һавалы дини җитәкчеләрдән нык аерылып торганын аңлаган. Йәһвә басынкы һәм ачык йөзле.

5. Ни өчен басынкы булсак, башкаларга безгә мөрәҗәгать итү җиңелрәк булыр?

5 Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Басынкылык үстерсәк, башкаларга безгә мөрәҗәгать итү җиңелрәк булыр. Басынкылык безне көнчел, горур һәм үпкәләүчән булудан саклар. Андый сыйфатларга ия булган кешеләр белән бер дә аралашасы килми. Икенче яктан, басынкылык безгә игелекле, сабыр һәм кичерүчән булырга булышыр. Бу сыйфатлар исә кешеләрне җәлеп итә (Көл. 3:12—14). Өлкәннәргә аеруча ачык йөзле булырга кирәк. Моның өчен аларга кардәшләр янында булу мөһим. Мәсәлән, алар очрашуларга видеоконференция аша тоташыр урынына, үзләре килергә тырышыр. Алар хәлләреннән килгәнчә кардәшләр белән бергә өйдән өйгә йөреп вәгазьләр. Өлкәннәр белән яхшырак танышкач, кардәшләргә аларга мөрәҗәгать итү җиңелрәк булыр.

ЙӘҺВӘ ЮЛ КУЮЧАН

6, 7. Йәһвәнең юл куючан булуын күрсәтүче мисаллар китерегез.

6 Горур кешеләр еш кына үзләрен иң акыллы дип саный һәм үз фикерләрен үзгәртергә теләми. Йәһвә исә, һәркемнән һәрнәрсәдә өстен булса да, басынкы һәм юл куючан. Мусаның апасы Мириам белән булган хәлгә игътибар итик. Ул Һарун белән бергә Мусадан зарланган. Муса Йәһвәнең вәкиле булганга, Мириам Йәһвәгә хөрмәтсезлек күрсәткән дип әйтеп була. Нәтиҗәдә, Йәһвәнең аңа ачуы чыккан һәм ул аны махау чире белән җәзалаган. Һарун Мусадан аңа ярдәм итүен үтенгән. Муса бу хакта дога кылгач, Йәһвә нәрсә эшләгән? Аллаһы, горур булса, үз карарын үзгәртмәс иде. Әмма басынкы булганга, ул Мириамны савыктырган (Сан. 12:1—15).

7 Һизәкыя патша мисалыннан да Йәһвәнең басынкы булуы күренә. Пәйгамбәре аша Йәһвә аңа тиздән үләчәге турында әйткән булган. Шунда Һизәкыя Йәһвәгә, күз яшьләре түгеп, үзен савыктырсын дип ялварган. Йәһвә аны ишеткән һәм, шәфкатьлелек күрсәтеп, аның гомер көннәренә 15 ел өстәгән (2 Пат. 20:1, 5, 6). Әйе, басынкылык Йәһвәне кызганучан һәм юл куючан булырга этәрә.

8. Гайсәнең юл куючан булуы нәрсәдән күренә? (Марк 3:1—6)

8 Гайсә Атасыннан үрнәк ала. Җирдә яшәгәндә, ул, мөмкин булганда, кешеләргә игелек эшләгән. Мәсәлән, каты бәгырьле дини җитәкчеләр Шимбә көнне савыктырырга ярамый дип санаган. Гайсә исә, юл куючан булганга, моны эшләгән. (Марк 3:1—6 укы.) Җыелыш башы буларак та, Гайсә юл куючан булып кала. Мәсәлән, җыелышта берәрсе җитди гөнаһ кылса, ул, сабырлык күрсәтеп, аңа үзгәрер өчен мөмкинлекләр бирә (Ачыл. 2:2—5).

9. Без юл куючан булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

9 Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Юл бирүчән булыр өчен, безгә басынкылык һәм тырышлыклар кирәк (Ягък. 3:17). Мәсәлән, юл бирүчән әти-әниләр балаларыннан алар булдыра алмаганны көтми. Яратылыш 33:12—14 тән күренгәнчә, бу яктан Ягъкуб яхшы үрнәк күрсәткән. Шулай ук басынкы әти-әниләр балаларын үзара чагыштырмый. Өлкәннәр дә юл куючан булырга тиеш. Өлкәннәр советындагы күпчелек абый-кардәшләрнең фикере Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәсә, юл куючан өлкән, үзе башкача уйласа да, аның белән килешер (1 Тим. 3:2, 3, иск.). Ә безнең барыбыз, башкаларның карашлары безнекеннән аерылып торганда, аларны аңларга тырышыр (Рим. 14:1). Әйе, «юл бирүчән булуыбыз һәркемгә билгеле булсын» өчен, һәрберебез тырышлыклар куярга тиеш (Флп. 4:5, иск.).

Коллаж: Әти кеше үз балалары белән өйдән өйгә йөреп хезмәт итә. 1. Улы бер ир кешегә «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын тәкъдим иткәндә, әтисе аңа елмаеп карап тора. 2. Соңрак кызы бер хатынга jw.org визит карточкасын биргәндә, әтисе аңа елмаеп карый.

Әти кеше, балалары белән хезмәт иткәндә, алардан күпне көтми (9 нчы абзацны кара)


ЙӘҺВӘ САБЫР

10. Йәһвәнең сабырлыгы нәрсәдән күренгән?

10 Горур кешеләр түземсез була, алар көтәргә яратмый. Алардан аермалы буларак, Йәһвә бик сабыр. Мәсәлән, Нух көннәрендә явызларны юк итәр алдыннан ул 120 ел көтәргә булган (Ярат. 6:3). Шуңа күрә Нухның, балаларын үстерер һәм гаиләсе белән бергә көймә төзер өчен, вакыты булган. Башка бер очракка игътибар итик. Йәһвә Ибраһимга Сәдүм белән Гамураны юк итү ниятен ачкач, тегесе аңа сораулар яудыра башлаган. Горур булса, Йәһвә аңа: «Ничек син миңа сораулар бирергә баздың әле?!» — дип әйтер иде. Әмма Йәһвә, басынкы булганга, аңа карата түземле булган (Ярат. 18:20—33).

11. 2 Петер 3:9 дан күренгәнчә, ни өчен бүгенге көннәрдә Йәһвә үзен сабыр тота?

11 Йәһвә бүгенге көннәрдә дә, басынкылык күрсәтеп, үзен сабыр тота. Ул, бу дөньяны юк итү көнен билгеләп, аны сабырлык белән көтә. «Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели». (2 Петер 3:9 укы.) Моның ярдәмендә миллионлаган кеше Йәһвәнең дусты булып киткән. Һәм без әле тагын миллионлаган кеше безгә кушылыр дип өметләнәбез. Шулай да Йәһвә сабырлыгының чиге бар. Ул кешеләрне ярата, әмма аларга мәңге теләсә нәрсә эшләргә рөхсәт итмәс. Ул явызлыкны бетерер (Хаб. 2:3).

12. Гайсә, Йәһвәдән үрнәк алып, ничек сабырлык күрсәтә?

12 Гайсә Атасыннан үрнәк ала. Ул инде меңләгән ел буе сабырлык күрсәтә. Гайсә Шайтанның Йәһвәгә һәм тәкъва кешеләргә яла якканын күргән (Ярат. 3:4, 5; Әюп 1:11; Ачыл. 12:10). Ул шулай ук Иблис эшләренең кешеләргә күпме газап китергәненә шаһит булган, шуңа күрә аның «эшләрен җимерәчәген» түземсезлек белән көтә (1 Яхъя 3:8). Беркөнне Йәһвә аңа моны эшләргә рөхсәт итәчәк. Гайсәгә бу вакытны көтәргә нәрсә булыша? Ул, басынкылык күрсәтеп, Йәһвәнең генә моның вакытын билгеләргә хокукы барлыгын таный (Рәс. 1:7).

13. Гайсә үз рәсүлләренә карата сабыр булуын ничек күрсәткән һәм ни өчен?

13 Гайсә үз рәсүлләренә карата сабыр булган. Мәсәлән, рәсүлләре әледән-әле араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшсә дә, Гайсә аларга кул селтәмәгән (Лүк 9:46; 22:24—27). Ул аларның вакыт узу белән үзгәрәчәгенә ышанган. Ә сез кат-кат бер үк тырмага басасызмы? Шулай икән, сез Йәһвәгә андый басынкы, сабыр Патшабыз өчен бик рәхмәтледер.

14. Безгә сабырлыкны үстерергә нәрсә булышыр?

14 Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Йәһвә кебек уйларга һәм эш итәргә өйрәнер өчен, безгә «Мәсихнең уй-фикерләрен» үзләштерергә кирәк (1 Көр. 2:16). Моның өчен Гайсә тормышы турындагы хәбәрләрне уку мөһим. Аннары, Гайсәнең фикер йөртүенә төшенер өчен, укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк. Һәм әлбәттә, без Йәһвәгә, Гайсә кебек басынкы һәм сабыр булырга булышсын дип, дога кылырга тиеш. Мәсих кебек фикер йөртергә яхшырак өйрәнгән саен, безгә, Аллаһыдан үрнәк алып, үзебезгә һәм кардәшләргә карата сабырлык күрсәтергә җиңелрәк булыр (Мат. 18:26—30, 35).

ЙӘҺВӘ «БАСЫНКЫЛАРНЫ КҮРӘ»

15. Нинди мисаллар Йәһвәнең басынкы кешеләрне кадерләгәнен күрсәтә? (Зәбур 138:6)

15 Зәбур 138:6 укы. Галәм Хуҗасы басынкы кешеләрне бик кадерли. Нинди хөрмәт бу алар өчен! Берничә борынгы мисалга игътибар итик. Аларның кайберләре тиз генә исебезгә төшмидер дә, әмма алар турында Изге Язмаларда язылган. Мәсәлән, Йәһвә тарафыннан рухландырылып, Муса Рабиганың сөт анасы Дибра́ турында язган. Ул 125 ел дәвамында башта Исхакның, ә аннары Ягъкубның гаиләсенә тугры хезмәт иткән! Аның турында әллә ни күп билгеле булмаса да, Йәһвә башкаларның аны никадәр яратканы турында язылсын дип кайгырткан (Ярат. 24:59; 35:8, иск.). Гасырлар үткәч, Йәһвә, яшь көтүче Давытны Исраилнең патшасы итеп майлап, аны күтәргән (2 Иш. 22:1, 36). Гайсә туганнан соң күп тә үтмәстән, Йәһвә, Бәйтлеһем янында сарыкларын саклаган көтүчеләргә Мәсих булачак бала туганын игълан итәр өчен, алар янына бер фәрештәне җибәргән (Лүк 2:8—11). Ә Йосыф белән Мәрьям Гайсәне гыйбадәтханәгә китергәч, Йәһвә, олы яшьтәге Шимо́н белән Ха́ннага хөрмәт күрсәтеп, аларга үз Улын күрергә мөмкинлек биргән (Лүк 2:25—30, 36—38). Әйе, «Йәһвә югары булса да, басынкыларны күрә»!

16. Гайсә, Атасыннан үрнәк алып, башкалар белән ничек мөгамәлә иткән?

16 Гайсә Атасыннан үрнәк ала. Атасы кебек, Гайсә басынкы кешеләрне кадерли. Ул «белемсез, гап-гади кешеләрне» Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә өйрәткән (Рәс. 4:13; Мат. 11:25). Гайсә авыруларны савыктырган һәм моны, аларга ярату һәм хөрмәт күрсәтеп, эшләгән (Лүк 5:13). Үлеме алдындагы кичне ул, кол хезмәтен башкарып, рәсүлләренең аякларын юган (Яхъя 13:5). Ә күккә күтәрелгәнче, ул барлык басынкы шәкертләренә, шул исәптән безгә дә, хөрмәтле вазифа — башкаларга мәңгелек тормышны алырга ярдәм итү эшен ышанып тапшырган (Мат. 28:19, 20). Моннан да мөһимрәк эш була аламы соң?!

17. Без башкаларга ярату һәм хөрмәт ничек күрсәтә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Без үзебезне тыңлаган бар кешеләргә яхшы хәбәрне сөйлибез. Без аларның чыгышына, милләтенә һәм алган белемнәренә карап тормыйбыз. Без шулай ук, сәләтләребез һәм хөрмәтле вазифаларыбыз нинди генә булса да, кардәшләрне «үзебездән өстен күрәбез» (Флп. 2:3). Башкаларга «ихтирам күрсәтүдә беренче булсак», Йәһвәне сөендерербез (Рим. 12:10; Саф. 3:12).

Ике апа-кардәш төрмәдә утырган хатын белән Изге Язмаларны өйрәнә.

Яхшы хәбәрне төрле кешеләргә сөйләп, без Йәһвәдән басынкылык күрсәтүдә үрнәк алабыз (17 нче абзацны кара)a


18. Ни өчен сез Йәһвәдән басынкылыкка өйрәнергә телисез?

18 Яратучы күктәге Атабыздан басынкылыкка өйрәнергә тырышсак, башкаларга безнең белән аралашу җиңелрәк булыр, без юл куючан һәм сабыр булырбыз, шулай ук башкаларны яратырбыз һәм хөрмәт итәрбез. Шулай итеп без Йәһвәгә тагы да якынлашырбыз һәм аның өчен тагы да кадерлерәк булып китәрбез (Ишаг. 43:4).

БАСЫНКЫЛЫК БИРЕДӘГЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ НИЧЕК БУЛЫША АЛА?

  • Ачык йөзле булу

  • Юл куючан булу

  • Сабыр булу

159 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны данлагыз!

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Йәһвәдән үрнәк алып, апа-кардәшләр төрмәдә утыручыларны басынкылык белән өйрәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу