Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 декабрь 26-30 б.
  • Олы яшьтәге кардәшләр, сез җыелыш өчен кадерле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Олы яшьтәге кардәшләр, сез җыелыш өчен кадерле
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ СЕЗДӘН НӘРСӘ КӨТӘ
  • СЕЗ БАШКАЛАР ӨЧЕН ФАТИХА БУЛА АЛАСЫЗ
  • ЙӘҺВӘ ТУГРЫ ХЕЗМӘТЕГЕЗНЕ КАДЕРЛИ
  • КУЛЫГЫЗДАН КИЛГӘННЕ ЭШЛӘВЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ
  • Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Йәһвәгә иң яхшысын бирүдән шатлык табыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Олы яшьтәге кардәшләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Авыр көннәрегез җиткәнче Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 декабрь 26-30 б.
Коллаж: Олы яшьтәге кардәшләр шатланып Йәһвәгә хезмәт итә. 1. Абый-кардәш елмаеп өмет белән алга карый. 2. Инвалид коляскасында утыручы апа-кардәш шәфкать туташына буклет тәкъдим итә. 3. Апа-кардәш җыелыш очрашуында комментарий бирә. 4. Олы яшьтәге апа-кардәш вәгазь вакытында яшь абый-кардәшне култыклап бара. 5. Патшалык Залында абый-кардәш ике кечкенә бала һәм аларның әниләре белән аралаша.

Олы яшьтәге кардәшләр, сез җыелыш өчен кадерле

«Үткәннәрне искә алып, яшь чагымда никадәр күп эшли алганыма исләрем китә. Әмма хәзер көч инде элеккечә түгел шул» (Ко́нни, 83 яшь).

Сез дә игътибар иткәнсездер, олыгайган саен көчебез кими бара. Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт иткән булсагыз да, хәзер булдыра алганны элек булдыра алганнар белән чагыштырып боегасыздыр. Андый тискәре хисләргә бирелмәскә нәрсә булышыр?

ЙӘҺВӘ СЕЗДӘН НӘРСӘ КӨТӘ

Үзегезгә мондый сорау биреп карагыз: «Йәһвә миннән нәрсә көтә?» 2 Көринтлеләргә 8:12 дә язылган сүзләр сезне юата ала. Анда болай диелә: «Аллаһыны аеруча чын күңелдән бирелгән бүләк сөендерә, чөнки ул кеше булмаганын түгел, ә булганын бирер дип көтә».

Бу шигырьдән күренгәнчә, Йәһвә үзегезнең кулыгыздан килгәнне эшләвегезне тели. Бу фикер сезгә үзегезне башкалар белән чагыштырмаска һәм шулай ук элек башкарганыгызны бүгенгесе белән чагыштырмаска булышыр.

Уйлап карагыз: яшьрәк булганда, сез Йәһвәгә, шул вакыттагы шартларыгызга карап, иң яхшысын биргән булгансыздыр. Әмма хәзер, шартларыгыз үзгәргәч тә, сез Йәһвәгә иң яхшысын бирүегезне дәвам итәсез бит. Әгәр дә моңа бу яктан карасак, бер нәрсә дә үзгәрмәгән булып чыга. Сез Йәһвәгә иң яхшысын үткәндә биргәнсез һәм хәзер дә бирүегезне дәвам итәсез.

Коллаж: Апа-кардәш күп еллар Йәһвәгә тугры хезмәт итә. 1. Дистәләгән еллар элек бу апа-кардәш, өйдән өйгә вәгазьләгәндә, бер хатын белән сөйләшә. 2. Хәзер инде картайган шул ук апа-кардәш бер яшь апа-кардәш белән телефоннан вәгазьли.

Сез яшь вакытта Йәһвәгә иң яхшысын биргәнсез. Хәзер, олы яшьтә дә, иң яхшысын бирүегезне дәвам итәсез

СЕЗ БАШКАЛАР ӨЧЕН ФАТИХА БУЛА АЛАСЫЗ

Үз яшегезгә башкачарак карарга тырышыгыз. Яшегез нинди чикләр куйганына түгел, ә нинди мөмкинлекләр ачканына игътибар итеп карагыз. Сез хәзер яшь вакытта булдыра алмаганны башкара аласыз бит. Шундый мөмкинлекләрнең берсенә игътибар итик.

Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Аллаһы хезмәтчеләренең биредәге сүзләре турында уйлап карагыз.

Давыт патша: «Мин яшь идем һәм менә картайдым, ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәб. 37:25).

Йошуа: «Менә, тиздән мин үләм. Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән бик яхшы беләсез. Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде. Аларның берсе дә үтәлми калмады» (Йош. 23:14).

Давыт һәм Йошуа Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән. Алар зур тормыш тәҗрибәсе җыйганнар. Бу аларның сүзләренә ышаныч өстәгән.

Әгәр Аллаһыга күп еллар хезмәт итәсез икән, сез дә Йәһвәнең үзегез өчен һәм кардәшләр өчен башкарган күп яхшы эшләре турында сөйли аласыз. Сезнең яратып искә төшергән хатирәләрегез бардыр: сез Йәһвәнең үз халкына фатихалар яудырганын күргәнсездер. Моның турында башкаларга рәхәтләнеп сөйләгез. Бу кардәшләрне генә түгел, ә үзегезне дә дәртләндерер (Рим. 1:11, 12).

Башкаларны ныгытыр өчен тагын бер чара — мөмкин булганча Патшалык Залына җыелыш очрашуларына килү. Бу үзегезгә дә, башкаларга да көч өстәр. Мәкалә башында искә алынган Конни кардәш болай ди: «Очрашулар миңа боекмаска ярдәм итә. Патшалык Залында шулкадәр күп ярату күргәндә, ничек инде мин боегып утырыйм?! Мин кардәшләргә бик рәхмәтлемен һәм аларга кечкенә бүләкләр бирергә тырышам. Алга таба да кардәшләр белән бергә җыелыш эшләрендә катнашасым килә!»

ЙӘҺВӘ ТУГРЫ ХЕЗМӘТЕГЕЗНЕ КАДЕРЛИ

Изге Язмаларда Йәһвә яраткан, әмма аның өчен теләгән кадәр эшли алмаган күп кешеләр турында әйтелә. Шимон мисалын искә төшерик. Гайсә туганда, ул инде бик карт булган. Гыйбадәтханәгә килгәндә, Шимон мөһим эшләр башкарып йөргән яшь кешеләрне күргәндер. Бәлки, ул үзен файдасыз дип санагандыр, чөнки яшьләр кебек Аллаһы өчен күпне эшли алмаган. Әмма Йәһвә Шимонга бөтенләй башкача караган: ул аны «тәкъва һәм диндар бер кеше» дип санаган. Йәһвә аны фатихалаган: Шимон Гайсәнең сабый чагын күрә алган. Моннан тыш, Аллаһы Шимон аша Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булачагын пәйгамбәрлек иткән! (Лүк 2:25—35) Һичшиксез, аңарда изге рух булган. Йәһвә өчен Шимонның нык сәламәтлеге түгел, ә нык иманы мөһимрәк булган.

Йосыф белән Мәрьям, сөенеп, Шимонга кечкенә Гайсәне күрсәтеп тора.

Йәһвә Шимонны фатихалаган: ул Гайсәнең сабый чагын күрә алган һәм Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булачагын пәйгамбәрлек иткән

Һич тә шикләнмәгез: мөмкинлекләрегез чикле булса да, Йәһвә сезнең дә хезмәтегезне кадерли. Йәһвә «кеше булмаганын түгел, ә булганын» биргәндә сөенә. Андый корбаннар аның өчен бик кыйммәтле (2 Көр. 8:12).

Шуңа күрә игътибарыгызны булдыра алган нәрсәләргә туплагыз. Уйлап карагыз, хезмәтнең кайсы төрләрендә сез әле дә, бераз булса да, катнаша аласыз. Бәлки, сез башкаларны ныгыта алырсыз. Мәсәлән, кемгәдер шалтыратып я открытка язып була. Шундый кечкенә эшләр дә имандашларыбызны бик дәртләндерә ала, бигрәк тә Йәһвәгә күптән хезмәт иткән кеше моны эшләсә.

Сәламәтлек белән авырлыклар булса да, Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итеп була. Бу Көнчыгыш Африкада булган бер очрактан күренә. Моның турында «Бу аның тормышын коткарган» дигән рамкада язылган.

Онытмагыз, сезнең иманыгыз һәм тугрылыгыгыз башкаларны рухландыра ала. Сез аларны бирешмәскә дәртләндерә аласыз. Шикләнмәгез, «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә, изгеләргә хезмәт итеп һәм шул хезмәтегезне дәвам итеп, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10).

КУЛЫГЫЗДАН КИЛГӘННЕ ЭШЛӘВЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

Тикшерүләр күрсәткәнчә, башкаларга ярдәм итүче олылар, гадәттә, үзләрен яхшырак хис итә, ачык зиһенле була һәм озаграк яши.

Әлбәттә, игелекле эшләр картаюны туктата алмый. Аллаһы Патшалыгы гына картлыкның һәм үлемнең төп сәбәбен — Адәмнән мирас итеп алынган камилсезлекне юк итәчәк (Рим. 5:12).

Шулай да Йәһвәгә хезмәт итү өметегезне нык килеш сакларга ярдәм итәр һәм, бәлки, сәламәтлегегезгә дә уңай яктан тәэсир итәр. Кадерле олы яшьтәгеләр, шуны онытмагызчы: Йәһвә хезмәттә башкарган һәр эшегезне кадерли. Сезнең иманыгыз — җыелыш өчен чын фатиха.

Олы яшьтәге апа-кардәш күчмә стенд белән вәгазьли. Ул елап торган яшь хатынга Изге Язмалардан шигырь укый.

Бу аның тормышын коткарган

Бервакыт олы яшьтәге бер апа-кардәш күчмә стенд белән хезмәт иткән. Аның яныннан яшь хатын үтеп барган. Апа-кардәш аның белән исәнләшкән һәм аңа Изге Язмалардан бер фикерне күрсәтергә рөхсәт сораган. Бу Ирмия 29:11 дә язылган Йәһвәнең мондый сүзләре булган: «Мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен». Аннары апа-кардәш мондый сорау биргән: «Сез игътибар иттегезме, Аллаһы сезгә нинди киләчәк тели?»

Бу сүзләр шул хатынның күңеленә үтеп кергән. Күзләренә яшь тулып, ул болай дигән: «Аллаһы минем өметем һәм тыныч киләчәгем булуын тели. Бу сүзләрне укыганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бу минем догама җавап икәненә шикләнмим. Соңгы арада авырлыклар бер-бер артлы килеп кенә торды. Шулкадәр авыр булганга, мин хәтта үз-үземә кул салу турында уйлый башладым. Ә бүген иртән генә Аллаһыдан минем турында кайгыртканын күрсәтүче билге сорап дога кылган идем. Һәм менә сез, һич таныш булмаган кеше, мине туктатасыз һәм Изге Язмалардан Аллаһы минем өчен нәрсә тели икәнен укып күрсәтәсез. Бу бер дә юкка түгел!»

Апа-кардәш бу хатынга jw.org сайтыннан үз-үзеңә кул салу уйлары белән көрәшергә ярдәм итүче Изге Язмаларга нигезләнгән берничә мәкалә күрсәткән. Моннан соң апа-кардәш аңа Изге Язмалар өйрәнү курсы турында сөйләгән һәм аны җыелыш очрашуларына чакырган. Инде киләсе ялларда ул Патшалык Залына килгән, һәм аның белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басма буенча өйрәнү башланган.

Сез дә, яшегезгә карамастан, башкалар белән яхшы хәбәрне бүлешә аласыз!

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу