Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 126-127 б.
  • Чыннан да Сара кызы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чыннан да Сара кызы
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Мин сине яратам!» — дип әйт
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Аллаһы аны «бикә» дип атаган
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • «Син бик чибәр хатын»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Изге Язмалардагы хатын-кызлар. Аларның тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
    Рухи сорауларга җавап
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 126-127 б.

ИНДОНЕЗИЯ

Чыннан да Сара кызы

Ти Кутин

  • ТУУ ЕЛЫ: 1928

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1957

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу апа-кардәшнең ире хакыйкатькә каршы торган. Үз-үзен әдәпле тотып, ул иренә хакыйкатькә килергә булышкан. (Улы Марио Кутин сөйләгән.)

Ти Кутин

ӘНИЕМ игелекле, ачык күңелле кеше иде. Ул Изге Язмаларны бик яратты. Манадо шәһәрендә (Төньяк Сулавеси) миссионер булып хезмәт иткән Гертруд Отт белән танышып, ул Изге Язмаларны өйрәнергә теләп ризалашты һәм, нәтиҗәдә, хакыйкатьне кабул итте. Әтием Эруин киң билгеле банкир, ә соңрак Джакартадагы фонд биржасының рәисе булып эшләде. Ул әниемнең яңа диненә каршы чыкты.

Бер көнне әти әниемә сайлау ясарга кушты.

«Сайла: я динең, я ирең!» — ярсып әйтте ул.

Әнием җавап бирмичә озак уйлап торды. Аннары назлы тавыш белән: «Мин иремне дә, Йәһвәне дә сайлыйм»,— диде.

Әти берсүзсез калды, аның ачуы басылды.

Вакыт узу белән, әтием түземле булып китте, чөнки ул әниемне бик ярата иде һәм аның зирәклеген кадерли иде.

Әни әтиебезнең дә хак гыйбадәт кылуга кушылуын теләде. Йәһвәгә моның турында кайнар дога кылганнан соң, ул әтиемә чит телләрне өйрәнергә ошаганын исенә төшерде. Шуңа күрә ул инглиз телендә Изге Язмалардан өзекләрне кәгазьгә язып, бөтен йортыбыз буенча ябыштырып чыкты. «Минем инглиз телен яхшырак беләсем килә»,— дия иде ул әтиемә. Әтиемә нотыклар тыңларга ошый иде, шуңа күрә әни, Теократик хезмәт мәктәбенә әзерләнгәндә, әтине үз чыгышын тыңларга сорады, һәм ул ризалашты. Әтиемнең кунакчыл кеше булуын белгәнгә, әни аңардан район күзәтчесен йортыбызда урнаштыру турында сорады, моңа да ул риза булды. Әтиемнең үз гаиләсен кадерләгәнен белеп, әни аны безнең белән бергә конгресска барырга әдәпле генә чакырды. Әти барырга булды.

Әниемнең акыллылык һәм түземлек белән куелган тырышлыклары ярдәмендә, әтиемнең йөрәге акрын-акрын йомшарды. Соңрак, гаиләбез Англиягә күченде. Әти җыелыш очрашуларына йөри башлады һәм Джон Барр белән дуслашып китте. (Соңрак Джон Барр Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы булып хезмәт итте.) Шул ук елны әтием суга чумдырылды. Әнием моңа бик куанды. Киләсе елларны әти әниемне аеруча яратып яшәде.

Әнием тыйнак, башкаларга карата ихтирамлы һәм бик рухи хатын-кыз иде. Әниемнең бу сыйфатлары беркемне дә битараф калдырмый иде

Кайбер дусларыбыз әниемне беренче гасырда яшәгән Лидия белән чагыштыра иде. Бу мәсихче хатын-кыз бик кунакчыл булган (Рәс. 16:14, 15). Ләкин минемчә, әни Сарага охшаш. Сара үз ире Ибраһимга теләп буйсынган (1 Пет. 3:4—6). Әнием тыйнак, башкаларга карата ихтирамлы һәм бик рухи хатын-кыз иде. Әниемнең бу сыйфатлары беркемне дә битараф калдырмый иде. Нәкъ аның үрнәге әтиемә хакыйкатькә килергә булышты. Минем өчен ул чыннан да Сара кызы иде.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу