Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 22 мәкалә
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Мәсих-Патшага тугры хезмәт итәбез
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендәме?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 22 мәкалә
Гайсә Мәсих Аллаһы Патшалыгында патша итеп утыртылган

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Аллаһы Патшалыгы — чын хөкүмәт. Аны Йәһвә Аллаһы урнаштырган. Изге Язмаларда «Аллаһы Патшалыгы» шулай ук «күкләр Патшалыгы» дип тә атала, чөнки ул күктән идарә итә (Марк 1:14, 15; Маттай 4:17). Ул кеше хөкүмәтләренә охшаш булса да, бар яктан алардан яхшырак.

  • Идарәчеләре. Аллаһы Гайсә Мәсихне Патшалыкның патшасы итеп билгеләгән һәм аңа зур хакимлек биргән. Бер идарәченең дә андый хакимлеге булмаган һәм юк та (Маттай 28:18). Гайсә үзенә бирелгән хакимлекне яхшылык эшләр өчен куллана. Җирдә яшәгәндә ул үзенең ышанычлы һәм кеше хәленә керә белүче Җитәкче булуын инде күрсәткән иде (Маттай 4:23; Марк 1:40, 41; 6:31—34; Лүк 7:11—17). Аллаһының җитәкчелегендә Гайсә бар милләтләрдән кешеләр сайлаган һәм алар аның белән бергә күктән «патшалар һәм руханилар» булып идарә итәчәк (Ачылыш 5:9, 10).

  • Идарә итүенең озынлыгы. Кеше хөкүмәтләре килә дә китә, ә Аллаһы Патшалыгы «мәңге торачак» (Данил 2:44).

  • Гражданнары. Һәркайсы кеше, үз чыгышына һәм туган җиренә карамастан, Аллаһы таләпләрен үтәсә Аллаһы Патшалыгының гражданы була ала (Рәсүлләр 10:34, 35).

  • Законнары. Аллаһы Патшалыгының законнары бозык тәртипне тыю белән генә чикләнми. Ул үз гражданнарының югары әхлакый нормалар буенча яшәвен таләп итә. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Маттай 22:37—39). Аллаһыны һәм якыннарын ярату Патшалык гражданнарын башкаларга игелек теләп эш итәргә дәртләндерә.

  • Мәгариф. Аллаһы Патшалыгы үз гражданнарыннан югары әхлакый нормалар буенча яшәвен дә таләп итә, шул нормаларга туры килер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлата (Ишагыйя 48:17, 18).

  • Максаты. Аллаһы Патшалыгының максаты үз идарәчеләрен гражданнар исәбенә баету түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәү. Ул шул ихтыярны үтәп Аллаһының вәгъдәсен дә үтәячәк: Аллаһыны яратучы кешеләр мәңге җирдәге оҗмахта яшәячәк (Ишагыйя 35:1, 5, 6; Маттай 6:10; Ачылыш 21:1—4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу