Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 178 мәкалә
  • Чумдыручы Яхъя кем булган?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чумдыручы Яхъя кем булган?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Чумдыручы Яхъяны нәрсә үзенчәлекле иткән?
  • Чумдыручы Яхъяның әти-әнисе кем булган?
  • Чумдыручы Яхъя ничек үлгән?
  • Чумдыручы Яхъя Гайсәне көндәш дип санаганмы?
  • Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Яхъяның иманы кимемәгәнме?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Яхъя кечерәя, Гайсә үсә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Чумдыручы Яхъя — шатлык саклауда яхшы үрнәк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 178 мәкалә
Чумдыручы Яхъя бер кешене суга чумдыра.

Чумдыручы Яхъя кем булган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Чумдыручы Яхъя Аллаһының пәйгамбәре булган (Лүк 1:76). Ул безнең эрага кадәр 1 гасырның азагында туган һәм безнең эраның 1 гасырында яшәгән. Аллаһы аңа Мәсих өчен юлны әзерләргә кушкан. Шуңа күрә Яхъя яһүдләргә, үз Аллаһыларына кире кайтсыннар өчен, Аллаһы хәбәрен вәгазьләгән (Марк 1:1—4; Лүк 1:13, 16, 17).

Яхъя сөйләгән хәбәр эчкерсез кешеләргә Насара шәһәреннән булган Гайсә — вәгъдә ителгән Мәсих икәнен аңларга булышкан (Маттай 11:10). Яхъя кешеләрне, үз гөнаһларын танып, тәүбә итәргә чакырган, һәм кешеләр, тәүбә итүләрен күрсәтеп, суга чумдырылу үткән (Лүк 3:3—6). Яхъя күп кенә кешене суга чумдырган, шуңа күрә аны Чумдыручы Яхъя дип атаганнар. Ә иң мөһиме, ул Гайсәне суга чумдырганa (Марк 1:9).

Бу мәкаләдә

  • Чумдыручы Яхъяны нәрсә үзенчәлекле иткән?

  • Чумдыручы Яхъяның әти-әнисе кем булган?

  • Чумдыручы Яхъя ничек үлгән?

  • Чумдыручы Яхъя Гайсәне көндәш дип санаганмы?

  • Изге Язмаларда ничә Яхъя искә алына?

Чумдыручы Яхъяны нәрсә үзенчәлекле иткән?

Аның башкарачак эше турында алдан әйтелгән булган. Үзенең вәгазь эше белән Яхъя Йәһвәнең хәбәрчесе турында әйтелгән пәйгамбәрлекне үтәгән (Малахи 3:1; Маттай 3:1—3). Ул «Йәһвәгә яраклы халык әзерләргә» тиеш булган, ягъни ул үз милләттәшләрен — яһүдләрне — Йәһвәнең баш вәкиле Гайсә Мәсихнең хәбәрен кабул итәргә әзерләгән (Лүк 1:17).

Үзенчәлекле пәйгамбәр. Гайсә болай дигән: «Хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк» (Маттай 11:11). Яхъя пәйгамбәр генә түгел, алдан әйтелгән «хәбәрче» дә булган. Шуңа күрә Яхъяга кадәр яшәгән Аллаһының һәр хезмәтчесеннән ул «бөегрәк» булган. Әмма ул күкләр Патшалыгында булмаячакb. Чөнки бу тугры пәйгамбәр Гайсә күктәге тормышка юл ачканчыга кадәр үлгән булган (Еврейләргә 10:19, 20). Яхъя җирдә, Аллаһы Патшалыгы җир өстеннән идарә иткәндә, яшәячәк. Аның җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өмете бар (Зәбур 37:29; Лүк 23:43).

Чумдыручы Яхъяның әти-әнисе кем булган?

Аның әтисенең исеме — Зәкәрия, ә әнисенең исеме Илисәбәт булган. Әтисе яһүдләрнең рухание булган. Яхъяның тууы могҗизалы булган, чөнки, әнисе «балага уза алмаганлыктан», аларның балалары булмаган. Шуны да әйтергә кирәк: Зәкәрия дә, Илисәбәт тә, «икесе дә инде олы яшьтә» булган (Лүк 1:5—7, 13).

Чумдыручы Яхъя ничек үлгән?

Һируд Антипа патша Яхъяның башын чабарга кушкан. Ул моны хатыны Һирудиянең теләге буенча эшләгән. Һирудия Яхъяны нәфрәт иткән, чөнки Яхъя, үзен яһүд дип санаган Һирудка, аның Һирудиягә өйләнүе яһүдләр законын боза дигән (Маттай 14:1—12; Марк 6:16—19.

Чумдыручы Яхъя Гайсәне көндәш дип санаганмы?

Яхъя Гайсәне көндәш дип санамаган. Моңа Изге Язмалардан дәлилләр күрәбез (Яхъя 3:25—30). Яхъя шуны таныган: ул Мәсихкә көндәш түгел, ул аның өчен юл әзерләргә килгән. Яхъя болай дигән: «Мин... ул Исраил халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем». Шуннан соң болай дип өстәгән: «Мин... аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем» (Яхъя 1:26—34). Шуңа күрә Яхъя Гайсәнең уңышлы хезмәтен күреп бик сөенгән.

a Гайсә «гөнаһ кылмаган» (1 Петер 2:21, 22). Шуңа күрә аның суга чумдырылуы гөнаһларында тәүбә итүен түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәргә әзер булуын күрсәткән. Аллаһы ихтыяры буенча, ул шулай ук безнең өчен үз тормышын бирергә тиеш булган (Еврейләргә 10:7—10).

b «Кем күккә бара?» дигән мәкаләне карагыз.

Изге Язмаларда ничә Яхъя искә алына?

Изге Язмаларда 5 кеше Яхъя исеме белән аталган.

  1. 1. Зәкәрия белән Илисәбәт улы Чумдыручы Яхъя (Марк 1:4; Лүк 1:57— 60).

  2. 2. Рәсүл Петернең атасы Яхъя булган (Яхъя 1:42).

  3. 3. «Зебеди улларының» берсе рәсүл Яхъя булган (Маттай 10:2). Шул рәсүл Яхъя исемен йөртә торган Инҗилне, 1 Яхъя, 2 Яхъя, 3 Яхъя һәм Ачылыш китабын язган.

  4. 4. «Марк дип аталучы Яхъя»; ул Марк Инҗилен язган (Рәсүлләр 12:12).

  5. 5. Яһүдләрнең бер идарәчесе, күрәсең, өлкән рухани Һаннасның бер туганы Яхъя исемле булган (Рәсүлләр 4:6).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу