Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 32
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Елъязма эчтәлек

      • Синахериб Иерусалимга яный (1—8)

      • Синахериб Йәһвәне яманлый (9—19)

      • Фәрештә Ассирия гаскәрен кырып ташлый (20—23)

      • Һизәкыя авырып китә, йөрәге горурлана (24—26)

      • Һизәкыянең уңышлары һәм үлеме (27—33)

2 Елъязма 32:1

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 31:20
  • +2Пат 18:7, 13; Иш 36:1

2 Елъязма 32:3

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 20:20

2 Елъязма 32:5

Искәрмәләр

  • *

    2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.

  • *

    Яки «ату-ыргыту кораллары»

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 5:9; 1Пат 9:24; 11:27; 2Пат 12:20

2 Елъязма 32:6

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «аларның йөрәгенә сөйләде».

2 Елъязма 32:7

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 19:6
  • +Кн 31:6, 8; Йш 1:6, 9; 2Пат 6:16, 17; 2Ел 20:15

2 Елъязма 32:8

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «кулына».

Кисешкән урыннар

  • +Сн 14:9; Кн 20:1, 4; Йш 10:42; Ир 17:5
  • +2Ел 20:20

2 Елъязма 32:9

Искәрмәләр

  • *

    Яки «купшылыкка төренеп үзенең бөтен куәтле гаскәре белән».

Кисешкән урыннар

  • +Иш 37:8
  • +2Пат 18:17; Иш 36:2

2 Елъязма 32:10

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 18:19; Иш 36:4

2 Елъязма 32:11

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 18:29, 30; 19:10

2 Елъязма 32:12

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «аның; үзенең».

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 18:1, 4
  • +2Ел 31:1
  • +2Пат 18:22; Иш 36:7

2 Елъязма 32:13

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 15:29; 17:5; Иш 37:12
  • +2Пат 18:33, 34; 19:17, 18

2 Елъязма 32:14

Кисешкән урыннар

  • +Чг 14:3; 15:9

2 Елъязма 32:15

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 18:29
  • +Чг 5:2; Кн 32:27; Дн 3:14, 15

2 Елъязма 32:17

Кисешкән урыннар

  • +Иш 37:29
  • +2Пат 19:14
  • +2Пат 17:6; 19:12

2 Елъязма 32:18

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 18:26, 28; Иш 36:11, 13

2 Елъязма 32:20

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 19:2, 20; Иш 37:2
  • +2Пат 19:14, 15; 2Ел 14:11

2 Елъязма 32:21

Кисешкән урыннар

  • +Зб 76:5
  • +2Пат 19:35–37; Иш 37:37, 38

2 Елъязма 32:23

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 4:21; 2Ел 17:1, 5

2 Елъязма 32:24

Искәрмәләр

  • *

    Яки «галәмәт».

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 20:1, 2; Иш 38:1, 2
  • +2Пат 20:5, 9; 2Ел 32:31; Иш 38:8

2 Елъязма 32:25

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    3/2017, 26 б.

2 Елъязма 32:26

Кисешкән урыннар

  • +Ир 26:18, 19
  • +2Пат 20:19

2 Елъязма 32:27

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 1:11, 12; 17:1, 5
  • +1Пат 9:17–19

2 Елъязма 32:30

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 1:33, 45
  • +2Ел 32:4
  • +2Иш 5:9

2 Елъязма 32:31

Искәрмәләр

  • *

    Яки «галәмәт».

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 20:12; Иш 39:1
  • +2Пат 20:8–11; Иш 38:8
  • +Яр 22:1
  • +Кн 8:2; Зб 7:9; 139:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    3/2017, 26 б.

2 Елъязма 32:32

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 31:20, 21
  • +Иш 1:1
  • +2Пат 20:20

2 Елъязма 32:33

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:43

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

2 Елъ. 32:12Ел 31:20
2 Елъ. 32:12Пат 18:7, 13; Иш 36:1
2 Елъ. 32:32Пат 20:20
2 Елъ. 32:52Иш 5:9; 1Пат 9:24; 11:27; 2Пат 12:20
2 Елъ. 32:72Пат 19:6
2 Елъ. 32:7Кн 31:6, 8; Йш 1:6, 9; 2Пат 6:16, 17; 2Ел 20:15
2 Елъ. 32:8Сн 14:9; Кн 20:1, 4; Йш 10:42; Ир 17:5
2 Елъ. 32:82Ел 20:20
2 Елъ. 32:9Иш 37:8
2 Елъ. 32:92Пат 18:17; Иш 36:2
2 Елъ. 32:102Пат 18:19; Иш 36:4
2 Елъ. 32:112Пат 18:29, 30; 19:10
2 Елъ. 32:122Пат 18:1, 4
2 Елъ. 32:122Ел 31:1
2 Елъ. 32:122Пат 18:22; Иш 36:7
2 Елъ. 32:132Пат 15:29; 17:5; Иш 37:12
2 Елъ. 32:132Пат 18:33, 34; 19:17, 18
2 Елъ. 32:14Чг 14:3; 15:9
2 Елъ. 32:152Пат 18:29
2 Елъ. 32:15Чг 5:2; Кн 32:27; Дн 3:14, 15
2 Елъ. 32:17Иш 37:29
2 Елъ. 32:172Пат 19:14
2 Елъ. 32:172Пат 17:6; 19:12
2 Елъ. 32:182Пат 18:26, 28; Иш 36:11, 13
2 Елъ. 32:202Пат 19:2, 20; Иш 37:2
2 Елъ. 32:202Пат 19:14, 15; 2Ел 14:11
2 Елъ. 32:21Зб 76:5
2 Елъ. 32:212Пат 19:35–37; Иш 37:37, 38
2 Елъ. 32:231Пат 4:21; 2Ел 17:1, 5
2 Елъ. 32:242Пат 20:1, 2; Иш 38:1, 2
2 Елъ. 32:242Пат 20:5, 9; 2Ел 32:31; Иш 38:8
2 Елъ. 32:26Ир 26:18, 19
2 Елъ. 32:262Пат 20:19
2 Елъ. 32:272Ел 1:11, 12; 17:1, 5
2 Елъ. 32:271Пат 9:17–19
2 Елъ. 32:301Пат 1:33, 45
2 Елъ. 32:302Ел 32:4
2 Елъ. 32:302Иш 5:9
2 Елъ. 32:312Пат 20:12; Иш 39:1
2 Елъ. 32:312Пат 20:8–11; Иш 38:8
2 Елъ. 32:31Яр 22:1
2 Елъ. 32:31Кн 8:2; Зб 7:9; 139:23
2 Елъ. 32:322Ел 31:20, 21
2 Елъ. 32:32Иш 1:1
2 Елъ. 32:322Пат 20:20
2 Елъ. 32:331Пат 11:43
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
2 Елъязма 32:1–33

Икенче Елъязма

32 Һизәкыя́ тугрылык белән эш итеп шушы эшләрне башкарганнан соң,+ Ассирия патшасы Синахери́б Яһүд җиренә басып керде. Ул бәреп керү һәм яулап алу нияте белән ныгытылган шәһәрләрне камап алды.+

2 Синахерибның килгәнен һәм Иерусалимга каршы сугышырга җыенганын күргәч, 3 Һизәкыя, түрәләре һәм гаскәриләре белән киңәшләшеп алганнан соң, шәһәр читендәге су чыганакларын бетерергә булды,+ һәм алар моны куәтләп, аңа булышырга ризалашты. 4 Күп халык җыелды, һәм алар: «Ассирия патшалары монда килгәч, су таба алмасыннар әле»,— диеп, бөтен су чыганакларын һәм бу җир буйлап аккан елгачыкны бетерде.

5 Өстәвенә, тәвәккәллек белән эш итеп, ул стенаның җимерелгән өлешен тулысынча торгызды һәм шунда манаралар күтәрде, тышкы яктан исә икенче кат стена төзеде. Ул шулай ук Давыт Шәһәрендә Милоны*+ төзәтте һәм гаять күп кораллар* һәм калканнар ясады. 6 Аннары ул халык өстеннән хәрби җитәкчеләр билгеләде һәм барысын шәһәр капкасы алдындагы мәйданда җыеп, аларны мондый сүзләр белән рухландырды:* 7 «Кыю һәм нык булыгыз! Ассирия патшасыннан һәм аның күпсанлы кешеләреннән курыкмагыз, котыгыз алынмасын,+ чөнки безнең белән булганнар аның белән булганнарга караганда күбрәк.+ 8 Ул кеше көченә,* ә без Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз, безгә Ходай ярдәм итә, һәм безнең өчен ул сугыша».+ Яһүд патшасы Һизәкыянең сүзләреннән соң халыкның рухы күтәрелеп китте.+

9 Шуннан соң үзенең бөтен куәтле гаскәре белән* Лаки́ш+ янында торганда Ассирия патшасы Синахериб, Иерусалимга Яһүд патшасы Һизәкыя һәм Иерусалимдагы бөтен яһүдләр янына үз хезмәтчеләрен җибәреп,+ болай диде:

10 «Ассирия патшасы Синахериб болай ди: „Нә́рсәгә өметләнеп камалган Иерусалимда утырасыз?+ 11 Һизәкыя: „Аллаһыбыз Йәһвә безне Ассирия патшасыннан коткарыр“,— диеп, сезне алдый.+ Сез бит аның аркасында ачлыктан, сусаудан үләчәксез. 12 Шул ук Һизәкыя, Аллаһыгызның* биеклекләрен+ һәм мәзбәхләрен+ бетереп, Яһүд белән Иерусалимга: „Бер генә мәзбәх алдында табыныгыз һәм корбаннарыгызны төтәтегез“+,— дигән иде түгелме соң? 13 Мин һәм минем ата-бабаларым бүтән җирләрдәге халыклар белән нәрсә эшләгәнне белмисезме әллә?+ Шул халыкларның илаһлары үз җирләрен минем кулдан коткара алдымы соң?+ 14 Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары арасыннан кайсысы үз халкын минем кулымнан коткара алды? Нәрсә, сезнең Аллаһыгыз сезне минем кулымнан коткара алыр дип уйлыйсызмы?+ 15 Һизәкыя сезне шулай дип алдамасын һәм юлдан яздырмасын!+ Ышанмагыз аңа, чөнки бернинди халыкның да, патшалыкның да илаһы үз халкын минем кулымнан коткара алмады. Кая инде сезнең Аллаһыгызга сезне минем кулымнан коткарырга?!“»+

16 Аның хезмәтчеләре Йәһвә Аллаһыны һәм аның хезмәтчесе Һизәкыяне мыскыллады да мыскыллады. 17 Синахериб шулай ук Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне яманлап+ һәм аңа каршы сөйләп хатлар язды.+ Хатларда болай диелгән иде: «Бүтән җирләрдәге халыкларның илаһлары үз халыкларын минем кулымнан коткара алмаган кебек,+ Һизәкыянең Аллаһысы да үз халкын минем кулымнан коткара алмаячак». 18 Стенадагы Иерусалим халкын куркытып, котларын алып, ахыр чиктә шәһәрләрен басып алыр өчен, аның хезмәтчеләре аларга яһүд телендә кычкырып сөйли бирде.+ 19 Алар җир йөзендәге бүтән халыкларның илаһлары — кеше кулы ясаган нәрсәләр турында сөйләгән кебек, Иерусалим Аллаһысы турында да яманлап сөйләде. 20 Әмма Һизәкыя патша һәм Аму́з улы Ишагыя́+ пәйгамбәр моның турында дога кылды һәм ярдәм сорап күкләргә аваз салды.+

21 Һәм Йәһвә бер фәрештәне җибәреп, Ассирия патшасының лагерендагы бөтен гайрәтле сугышчыларны,+ башлыкларны һәм җитәкчеләрне кырып салды, һәм тегесе хурлыкка төшеп, үз иленә кайтып китте. Соңрак ул үз илаһының гыйбадәтханәсенә керде, һәм анда аны үз уллары кылыч белән үтерде.+ 22 Шулай итеп Йәһвә Һизәкыяне һәм Иерусалим халкын Ассирия патшасы Синахериб һәм башкаларның кулыннан коткарып, аңа тирә-ягындагы бөтен дошманнарыннан тынычлык бирде. 23 Күпләр Иерусалимга Йәһвәгә бүләкләр алып килде һәм Яһүд патшасы Һизәкыягә затлы әйберләр китерде.+ Бу вакыйгалардан соң ул барлык халыклар күзендә зур хөрмәт казанды.

24 Шул көннәрдә Һизәкыя авырып китеп, үлем түшәгенә ятты. Ул Йәһвәгә дога кыла башлады.+ Аллаһы аңа җавап бирде һәм билге* күрсәтте.+ 25 Ләкин Һизәкыя, йөрәге горурланып киткәнгә, үзенә карата кылган яхшылыкны тиешенчә бәяләмәде. Шунлыктан Аллаһының аңа да, Яһүд белән Иерусалимга да ачуы чыкты. 26 Әмма Һизәкыя үзенең горур йөрәген басынкыландырды,+ һәм Иерусалим халкы да үзен басынкыландырды. Шунлыктан Һизәкыя көннәрендә Йәһвә аларга үз ачуын түкмәде.+

27 Һизәкыя бик бай булып китте һәм зур данга иреште.+ Ул үзенә алтын, көмеш, асылташлар, бәлзәм, калканнар һәм төрле-төрле затлы әйберләр саклау өчен йортлар ясады.+ 28 Моннан тыш, ул ашлык, яңа шәраб, зәйтүн мае саклау өчен амбарлар, шулай ук төрле мал өчен араннар һәм сарык-кәҗәләр өчен утарлар ясады. 29 Аллаһы аңа күп байлык биргәнлектән, ул шулай ук үзенә шәһәрләр төзеде, күп мал-туарга — эре һәм вак терлеккә ия булды. 30 Һизәкыя Гихонның+ югары су чыганагын буып,+ аның суларын туп-туры көнбатышка Давыт Шәһәренә+ таба юнәлтте. Һизәкыя бар эшләрендә уңышлы иде. 31 Әмма Бабы́л түрәләренең вәкилләре аның янына бу җирдә күрсәтелгән+ билге*+ турында сорарга килгәч, Аллаһы аны сынап,+ йөрәгендә булганның барысын белер өчен,+ аны берүзен калдырды.

32 Һизәкыя белән булган бүтән хәлләр һәм тугры мәхәббәт күрсәтеп+ башкарган эшләре турында Амуз улы Ишагыя пәйгамбәрнең күренешендә,+ Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+ 33 Ахыр чиктә Һизәкыя, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт улларының каберлегенә алып бара торган тау битләвендә җирләделәр.+ Ул үлгәч, бөтен Яһүд һәм Иерусалим халкы аны хөрмәтләп җирләде. Аның урынына патша булып улы Манашше́ идарә итә башлады.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу