Маттай
20 Күкләр Патшалыгы иртән иртүк үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга баручы хуҗага охшаш.+ 2 Ул, ялчылар белән көненә бер динарга* килешкәч, аларны үз йөзем бакчасына җибәргән. 3 Сәгать өчләр* тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән 4 һәм: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз, һәм мин сезгә тиешенчә түләрмен“,— дигән. 5 Алар да киткән. Хуҗа сәгать алтыларда* да, сәгать тугызларда* да шулай эшләгән. 6 Ниһаять, сәгать унберләр* тирәсендә чыгып, хуҗа басып торган башка кешеләрне күргән һәм: „Нигә сез монда көне буе эшсез торасыз?“ — дип сораган. 7 Алар: „Безне беркем дә ялламады“,— дигәннәр. Шунда ул аларга: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз“,— дигән.
8 Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы үз хуҗалыгының җитәкчесенә: „Эшчеләрне чакырып, аларга хезмәт хакын түлә,+ соңгыларыннан башла да беренчеләре белән тәмамла“,— дигән. 9 Сәгать унбердә ялланганнары килгәч, аларның һәрберсенә берәр динар* акча бирелгән. 10 Шуңа күрә беренче булып ялланганнары үзләренә күбрәк бирелер дип уйлаган, әмма аларга да берәр динар* бирелгән. 11 Алгач, алар хуҗадан зарлана башлаган: 12 „Бу соңгылар бары тик бер сәгать кенә эшләде, ә син аларны безгә, эсседә көне буе авыр хезмәт башкаручыларга тиңләдең!“ 13 Әмма ул аларның берсенә мондый җавап биргән: „Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм. Син минем белән бер динарга* килештең, шулай бит?+ 14 Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә бу соңгыларга минем сиңа биргән хәтле бирәсем килә. 15 Әллә минем үз милкем белән үзем теләгәнчә эш итәргә хакым юкмы? Ә бәлки, синең күзләрең мин игелекле* булганга көнчелдер?“*+ 16 Әйе, ахыргылар беренче булыр, ә беренчеләр ахыргы булыр».+
17 Иерусалимга күтәрелгәндә, Гайсә үзенең 12 шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:+ 18 «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп,+ 19 башка халык кешеләренә тапшырачак, тегеләре аңардан мыскыллап көләчәк, аны камчылаячак һәм баганага кадаклап үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+
20 Шунда аның янына үзенең ике улы белән Зебеди́+ хатыны килде һәм сәҗдә кылып,* аңардан нәрсә турындадыр үтенә башлады.+ 21 «Син нәрсә телисең?» — дип сорады Гайсә. «Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»+,— диде хатын. 22 Моңа Гайсә: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчәчәк касәне эчә аласызмы?»+ — диде. Алар аңа: «Алабыз»,— дип әйттеләр. 23 «Әйе, минем касәмне эчәрсез.+ Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар, аларны күктәге Атам кемгә әзерләгән, шуларныкы»+,— диде аларга Гайсә.
24 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең шул ике туганга ачулары кабара башлады.+ 25 Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып алды да болай диде: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота.+ 26 Сезнең арагызда исә алай булмасын.+ Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын,+ 27 һәм беренче булырга теләүче сезгә кол булсын.+ 28 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә+ һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».+
29 Алар Әрихәдән чыкканда, аңа күп халык иярде. 30 Шунда юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкырды.+ 31 Халык аларга дәшмәскә кушты, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» 32 Гайсә туктады да аларны чакырып алып: «Сезгә нәрсә эшлим?» — дип сорады. 33 Алар аңа: «Хуҗабыз, күзләребезне аччы»,— диделәр. 34 Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды,+ һәм сукырлар шунда ук күрә башлады. Алар аңа ияреп китте.