Лүк
19 Шуннан соң ул Әрихәгә килде һәм аның аша юл тотты. 2 Анда салым җыючыларның башлыгы Закка́й атлы бер бай кеше бар иде. 3 Аның Гайсәне бик күрәсе килә иде, ләкин кыска буйлы булганга һәм күп халык җыелганга, ул аны күрә алмый иде. 4 Шунда ул, аны күрер өчен, алга йөгереп чыкты да кыргый инҗир агачына менеп утырды, чөнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5 Гайсә, шул урынга җиткәч, өскә карап аңа: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— диде. 6 Ул тиз генә төште дә аны шатланып кабул итте. 7 Ләкин бар кеше моны күреп: «Ул гөнаһ кылучының өенә кунак булып керде»,— дип зарлана башлады.+ 8 Ә Заккай торып, Хуҗабызга болай диде: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм, берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен».+ 9 Шунда Гайсә болай дип әйтте: «Бүген бу йортка котылу килде, чөнки ул да Ибраһим улы. 10 Адәм Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде бит».+
11 Шәкертләр моны тыңлап торганда, ул аларга тагын бер мисал китерде, чөнки ул Иерусалим янында иде, һәм алар, Гайсә анда килү белән, Аллаһы Патшалыгы шунда ук күренергә тиеш, дип уйлый иделәр.+ 12 Шуңа күрә, ул болай диде: «Затлы нәселдән булган бер кеше, патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән.+ Аннан соң ул кире кайтырга тиеш булган. 13 Ул үзенең ун хезмәтчесен чакырып, аларга ун ми́на* биргән һәм: „Мин кайтканчы боларны сәүдә эшендә кулланыгыз, алар табыш китерсен“,— дигән.+ 14 Ләкин ватандашлары аңа нәфрәт белән караган һәм аның артыннан: „Без бу кешенең үз өстебездән патша булуын теләмибез“,— дип әйтер өчен, илчеләр җибәргән.
15 Патша хакимлеген* кабул итеп кайтып җиткәч, ул көмеш акча бирелгән хезмәтчеләрен, шул акчаларны эштә кулланып күпме табыш алганнарын белер өчен, үзе янына чакырырга кушкан.+ 16 Беренчесе килеп: „Хуҗам, син биргән ми́на ун ми́на табыш китерде“,— дигән.+ 17 Ул аңа: „Бик әйбәт, син яхшы хезмәтче! Кечкенә генә нәрсәдә тугры булганың өчен, сиңа ун шәһәр өстеннән хакимлек бирелә“+,— дигән. 18 Шунда икенчесе килеп: „Хуҗам, син биргән ми́на биш ми́на табыш китерде“,— дип әйткән.+ 19 Хуҗасы аңа: „Син биш шәһәр белән идарә ит“,— дигән. 20 Башкасы килеп болай дип әйткән: „Хуҗам, менә син биргән ми́на, мин аны кулъяулыкка төреп, саклап тоттым. 21 Мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит, акча салмаган урыннан акча аласың, чәчмәгәнеңне урасың“.+ 22 Хуҗасы аңа болай дигән: „Явыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хөкем итәм. Син минем кырыс булуымны, акча салмаган урыннан акча алуымны, чәчмәгәнне уруымны белә идең бит,+ 23 алайса, ни өчен мин биргән көмеш акчаларны әйләнешкә кертмәдең? Ул чакта мин кайткач, аларны табышы белән алган булыр идем“.
24 Шунда ул үзе янында торучыларга: „Аңардан ми́наны алыгыз да, ун ми́насы булганга бирегез“,— дигән.+ 25 Ә тегеләре аңа: „Хуҗабыз, аның ун ми́насы бар бит инде!“ — дип әйткәннәр. 26 „Сезгә шуны әйтәм: кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 27 Ә үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез“».
28 Моны сөйләгәннән соң, Гайсә Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29 Зәйтүн тавы+ дип аталган таудагы Битфәгия́ белән Битаниягә якынлашканда, ул ике шәкертен үзеннән алгарак җибәрде дә+ 30 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда кергәч бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 31 Ә инде берәрсе: „Ни өчен сез аны бәйдән ычкындырасыз?“ — дип сораса, „Ул Хуҗабызга кирәк“,— диегез». 32 Ике шәкерт китте, һәм барысы нәкъ Гайсә әйткәнчә булды.+ 33 Алар ишәк баласын бәйдән ычкындыра башлагач, аның хуҗалары: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорады. 34 «Ул Хуҗабызга кирәк»,— диделәр алар 35 һәм аны Гайсә янына китерделәр. Аннан соң алар ишәк баласы өстенә өс киемнәрен салып, аның өстенә Гайсәне утырттылар.+
36 Гайсә барганда, кешеләр юл өстенә үз өс киемнәрен җәйделәр.+ 37 Ул Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, шатланып, Аллаһыны үзләре күргән бар кодрәтле эшләре өчен көчле тавыш белән мактый башладылар 38 һәм: «Йәһвә* исеме хакына Патша булып килүче фатихалы! Күктә тынычлык һәм югарыдагыга дан булсын!»+ — диделәр. 39 Әмма халык арасыннан кайбер фарисейлар аңа: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— дип әйттеләр.+ 40 Моңа ул: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлар»,— диде.
41 Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп елый башлады+ 42 һәм болай диде: «Әгәр син тынычлык өчен нәрсә кирәк икәнен шушы көнне танысаң иде... Әмма хәзер син аны күрә алмыйсың.+ 43 Чөнки шундый көннәр килер ки, дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр.+ 44 Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар,+ таш өстендә таш калдырмас,+ чөнки син тикшерү вакытын танымадың».
45 Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.+ 46 Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты булачак“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез»+,— диде.
47 Ул һәр көн гыйбадәтханәдә өйрәтте. Өлкән руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары исә аны үтерү әмәлен эзләде,+ 48 әмма таба алмадылар, чөнки халык, аны тыңлар өчен, һәрвакыт аңа ияреп йөрде.+