Әюп
11 Шулчак нагамалы Сәфә́р+ моңа болай диде:
2 «Бөтен бу сүзләр җавапсыз калырмы?
Күп сөйләүче кеше* хаклы була алырмы?
3 Синең буш сүзләрең кешеләрнең авызын ябармы?
Әллә берәү дә сине мыскыллы сүзләрең өчен шелтәләмәсме?+
6 Шулчак ул сиңа зирәклекнең серен ачар иде
(Зирәклек ул күпьяклы бит),
Аллаһының кайбер гөнаһларыңны онытканын аңлар идең.
7 Син Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен аңлап бетерә аласыңмы?
Я Чиксез Кодрәт Иясе турында бөтенесен белеп бетерә* аласыңмы?
8 Зирәклек бит күктән дә биегрәк. Син нәрсә булдыра аласың?
Ул Кабердән* дә тирәнрәк. Нәрсә белә аласың?
9 Ул җирдән дә зуррак,
Диңгездән дә киңрәк.
10 Ул үтеп, берәрсен тотса һәм суд оештырса,
Аңа кем каршы тора алыр?
11 Ул бит кешенең алдыймы, юкмы икәнен белә.
Яманлыкны күрсә, ул аны игътибарсыз калдырырмы?
13 Син йөрәгеңне әзерләсәң
Һәм Аллаһыга кулларыңны сузып дога кылсаң иде.
14 Кулыңда явызлык булса, аны алып ташла,
Чатырларыңда гаделсезлек булмасын.
15 Шулчак оялмыйча башыңны күтәрә алырсың,
Һич курыкмыйча нык басып торырсың.
16 Шунда син кайгы-хәсрәтләреңне онытырсың,
Алар агып киткән сулардай гына исеңдә калыр.
17 Тормышың көн уртасыннан да яктырак,
Караңгылыгың таңдай якты булып китәр.
18 Өметең аркасында киләчәгең ышанычлы булыр,
Як-ягыңа карап, һич борчылмыйча ятарсың.
19 Син яткач, сине һичкем куркытмас.
Күпләр илтифатыңны* эзләр.