36 Илу́й шулай ук болай диде:
2 «Бераз сабыр бул, тагын сөйлим әле,
Аллаһы хакына әйтер сүзем бар.
3 Белгәннәремне төптән сөйләп бирермен,
Яратучымның тәкъвалыгы турында игълан итәрмен.+
4 Юк, сүзләрем ялган түгел,
Монда белемнәре камил булган Берәү тора.+
5 Ходай кодрәтле+ һәм һичкемне кире какмый,
Аның төшенүчәнлек көче бөек.
6 Ул явызның гомерен сакламас,+
Ә мескеннәргә карата гадел булыр.+
7 Ул тәкъвалардан күзен алмый,+
Аларны патшалар белән тәхеткә утырта да,+ алар мәңгегә югарылана.
8 Аларга богаулар кидерсәләр
Һәм кайгы-хәсрәт баулары бәйләсәләр,
9 Ул аларга кылган эшләрен ачыклый,
Горурлыклары аркасында башкарган җинаятьләрен сөйли.
10 Колакларын ачып төзәтә,
Яманлык эшләмәскә чакыра.+
11 Алар аңа буйсынса һәм хезмәт итсә,
Көннәре ал да гөл булыр,
Тормышлары канәгатьлек китерер.+
12 Ә инде буйсынмаса, алар кылычтан һәлак булыр,+
Бернәрсәгә өйрәнмичә үләр.
13 Имансыз күңелле кешеләр ачу тотар.
Ул аларны тотып бәйләгәч тә, алар ярдәм сорап ялвармыйлар.
14 Алар әле яшь чакта үләр,+
Гомерләре гыйбадәтханә фахишләре арасында үтәр.+
15 Ләкин мескеннәр газап чиккәндә, Аллаһы аларны коткара,
Кайгыга батсалар, аларның колакларын ача.
16 Ул сине бәла-казадан коткара,+
Чикләре булмаган киң урынга китерә,+
Юаныч итеп өстәл тулы ризык бирә.+
17 Хөкем карары чыгарылгач һәм гаделлек урнашкач,
Син явызга чыгарылган хөкем карары белән канәгать булырсың.+
18 Тик кара аны, ачуың килгәнгә,+ кеше кайгысына сөенә күрмә,
Зур ришвәт сине юлдан яздырмасын.
19 Ярдәм сорап үтенүең,
Зур тырышлыклар куюың сине газап чигүдән саклап калырмы?+
20 Кешеләр юк була торган вакытны,
Төн килүен теләмә.
21 Сак бул, яман юлга баса күрмә,
Газап күрү урынына андый юлны сайлама.+
22 Аллаһының кодрәте бөек бит,
Аның кебек нәсыйхәтче бармы?
23 Берәрсенең аңа җитәкчелек биргәне+
Я: „Син дөрес эшләмәдең“,— дип әйткәне бармы?+
24 Аның эшләрен данларга онытма,+
Шул эшләр турында кешеләр мәдхияләр җырлый.+
25 Аларны һәркемнең күргәне бар,
Үлемле кеше аларга ерактан карый.
26 Әйе, Ходай акыл ирешмәслек бөек,+
Яшәгән елларының саны башка сыймаслык.+
27 Ул су тамчыларын күтәрә,+
Алар томаннан оеша да яңгыр булып
28 Болытлардан ява,+
Кешеләр өстенә коела.
29 Болыт катламнарын кем аңлый алсын?
Аның чатырыннан килгән күк күкрәүгә кем төшенә алсын?+
30 Кара, ничек ул аның өстен яшен белән яктырта+
Һәм диңгез төбен каплый!
31 Болар ярдәмендә ул халыкларга булыша,
Аларга күп азык-төлек бирә.+
32 Ул үз кулында яшен тота,
Аны үзе теләгән урынга юнәлтә.+
33 Күк күкрәве аның турында сөйли,
Хәтта көтүләр дә кем килгәнен белдерә.