Әюп
37 Моның аркасында йөрәгем дөп-дөп тибә,
Атылып чыгарга тора.
2 Ходайның дөбердәгән тавышына,
Авызыннан чыккан күкрәвенә колак салыгыз.
4 Аннары гөрелдәгән тавыш чыга,
Аллаһының көчле тавышы күкри,+
Тавышы яңгыраганда ул яшенгә ирек бирә.
8 Кыргый хайваннар үз ояларына кача
Һәм өннәрендә кала.
11 Ул болытларны дым белән авырайта,
Аларда яшен яшьнәтә,+
12 Ул кая юнәлтсә, алар шунда өерелеп бара,
Ни боерса,+ җир йөзендә шуны башкара.
15 Ходайның болытлар белән ничек идарә иткәнен*
Һәм болыттан яшенгә ялт-йолт итәргә ничек кушканын беләсеңме?
16 Сиңа болытларның ничек йөзгәне билгелеме?+
Алар — белеме камил Аллаһының искиткеч эшләре.+
19 Аңа нәрсә әйтергә икәнен хәбәр ит безгә,
Без караңгыда бит, шуңа җавап бирә алмыйбыз.
20 Сөйләргә теләгәнемне аңа әйтергә кирәкме?
Яки берәр кем аңа хәбәр итәргә кирәкле нәрсә әйттеме?+
21 Күкләр якты булса да,
Җил чыгып болытларны таратып җибәргәнче,
Кешеләр яктылыкны* күрә алмый.
22 Төньяктан алтын нур сибелә,
Ходайның мәһабәтлеге+ курку-хөрмәт уята.
24 Шуңа күрә һәммәсе дә аны тирән хөрмәт итсен.+
Чөнки ул үзен зирәккә санаган кешене хупламый».+