Әюп
9 Моңа Әюп болай диде:
2 «Мин моның дөрес икәнен беләм.
Әмма Аллаһы белән дәгъвалашкан үлемле кеше хаклы була аламы?+
4 Ул зирәк күңелле һәм бик кодрәтле.+
Кем, зыян күрмичә, аңа каршы тора алсын?+
11 Ул янымнан үтә, ә мин аны күрмим;
Минем янымнан уза, ә мин аны танымыйм.
12 Ул берәр нәрсә тартып алса, кем аңа каршы чыгар?
Кем аңа: „Ни эшлисең?“ — дияр?+
14 Шуңа күрә аңа җавап биргәндә,
Аның белән бәхәсләшкәндә, миңа сүзләремне бигрәк тә үлчәп сөйләргә кирәк!
15 Мин, хаклы булсам да, аңа җавап бирмәс идем.+
Хөкемчемнән* шәфкать күрсәтүен генә үтенер идем.
16 Аңа дәшсәм, җавап бирерме?
Мине тыңлаячагына ышанмыйм.
18 Ул миңа тын алырга да бирми,
Ачы кайгы җибәреп тора.
19 Көч-куәт турында әйткәндә, Ходай кодрәтле.+
Гаделлеккә килгәндә, ул: „Кем мине җавапка тартыр?“* — ди.
20 Хаклы булсам да, телем мине хөкем итәр иде;
Хәтта сафлыгымны сакласам* да, Ул мине гаепле дип игълан итәр.
22 Аермасы юк. Менә ни өчен мин:
„Ул гаепсезне дә,* явызны да юк итә“,— дим.
23 Су басу кинәт һәлакәт китерсә,
Ул гаепсезләрнең өметсез хәлләреннән көләр иде.
Ул түгел икән, алайса, кем соң?
26 Алар камыш көймә сыман шуып бара,
Корбаннарына ташланучы бөркетләр кебек оча.
27 Үземә: „Зарымны онытыйм,
Чыраемны үзгәртеп, шатлыклы булыйм“,— дисәм,
28 Мине кайгыларым куркытып торыр,+
Һәм беләм: син мине гаепсез дип тапмассың.
29 Мин гаепле* булып чыгармын.
Алайса, ник юкка гына көч түгеп торырга?+