Әюп
Зарымны әйтермен.
Җан әрнүен белдерермен!
2 Мин Аллаһыга болай диярмен: „Мине гаепле дип игълан итмә.
Әйт, ник минем белән дәгъвалашасың?
3 Җәберләүдән сиңа ни файда бар?
Явызларның киңәшләрен хуплап,
Кулларың булдырганны кире кагуның ни мәгънәсе бар?+
4 Әллә синең күзең — кеше күземе?
Әллә син үлемле кеше кебек карыйсыңмы?
5 Әллә синең көннәрең үлемле кешеләрнеке сыманмы?
Әллә гомер елларың кешенеке кебекме?+
7 Гаепсез булуымны беләсең бит.+
Синең кулыңнан мине һичкем коткара алмас.+
9 Исеңә төшерче: син мине балчыктан булдырдың бит,+
Ә хәзер туфракка кайтарасың.+
10 Син мине сөт кебек агыздың
Һәм сыр кебек оеттың түгелме?
12 Син миңа тормыш бирдең, тугры мәхәббәтеңне күрсәттең.
13 Әмма яшертен генә менә нәрсәләр ниятләгәнсең.
Беләм, алар синнән килә.
15 Гаебем булса, кайгы миңа!
17 Башыма бәла өстенә бәла килгән арада,
Син миңа каршы яңа шаһитләр китерәсең,
Миңа ярсыганнан-ярсый барасың.
18 Соң, ник мине карыннан чыгардың?+
Мине кем дә булса күргәнче, мин үләргә тиеш идем.
19 Ул чакта һич булмагандай булыр идем,
Ана карыныннан кабергә иңәр идем“.
22 Кап-караңгы җиргә,
Куе караңгылык һәм тәртипсезлек җиренә,
Хәтта яктысы да караңгы булган урынга китеп барырмын».