Зәбур
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
139 И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең.+
2 Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең,+
Уйларымны ерактан ук белеп аласың.+
5 Алдан да, арттан да син мине чолгап аласың,
Кулыңны өстемә саласың.
6 Андый белем — башыма сыймаслык* нәрсә.
Ул минем өчен акыл ирешмәслек биек.*+
7 Синең рухыңнан кая китим?
Йөзеңнән кая качыйм?+
8 Күккә күтәрелгән булсам, син шунда булыр идең,
9 Таң канатларында очып китеп,
Иң ерак диңгез буйларына урнашсам да,
10 Хәтта анда да синең кулың мине җитәкләр иде,
Уң кулың мине тотып торыр иде.+
11 «Караңгылык мине, һичшиксез, каплап алыр!» — дисәм дә,
Тирә-ягымдагы төн яктылык булыр иде.
12 Синең өчен хәтта караңгылык та дөм караңгы түгел,
Ә төн көн кебек якты,+
Караңгылык синең өчен — шундый ук яктылык.+
14 Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята.+
Синең эшләрең гаҗәеп,+
Һәм мин моны бик яхшы беләм.
16 Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән;
Әле бер өлешем дә булмаганда,
Аларның үсеше турында инде
Барысы да китабыңда язылган булган.
17 Минем өчен синең уй-фикерләрең шундый кадерле!+
И Ходаем, алар исәпсез күп!+
18 Санарга тотынсаң, ком бөртекләреннән дә күбрәк булыр алар.+
Уянганда, мин уйларымда синең белән булам.*+
19 И Аллаһы, явызны һәлак итсәң иде!+
Шулчак залимнәр* янымнан китәр иде,
20 Алар сиңа каршы явыз нияттән чыгып сөйли,*
Исемеңне кирәк-кирәксезгә кулланучы дошманнарың алар.+
21 И Йәһвә, сине нәфрәт итүчеләрне нәфрәт итәм түгелме?+
Сиңа каршы фетнә күтәрүчеләргә җирәнеп карыйм түгелме?+