Дирижер өчен. Давытның җыры.
140 И Йәһвә, мине явыз бәндәләрдән коткар,
Залимнәрдән сакла,+
2 Алар үз күңелләрендә явыз ният кора,+
Көне буе сугыш-талаш куптарып йөри.
3 Аларның телләре еланныкы шикелле очлы,+
Авызларында — зәһәр елан агуы.+ (Села)
4 И Йәһвә, явызларның кулыннан сакла мине,+
Залим кешеләрдән,
Миңа аяк чалырга ниятләүчеләрдән якла.
5 Тәкәбберләр миңа яшерен тозак кора,
Баулардан юл кырыена ятьмә сала.+
Алар минем өчен ау кора.+ (Села)
6 Мин Йәһвәгә: «Син минем Аллаһым.
И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруыма колак сал»+,— дип әйтәм.
7 И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, куәтле Коткаручым минем,
Сугыш көнендә син башымны җәрәхәтләнүдән саклыйсың.+
8 И Йәһвә, явызларның теләген чынга ашырма.
Борыннарын чөймәсеннәр өчен, мәкерләренең үтәлүенә ирек куйма.+ (Села)
9 Мине камап алучыларның авызыннан чыккан яманлык
Үз башларына төшсен иде.+
10 Өсләренә утлы күмер яусын иде.+
Бүтән тора алмасыннар өчен, аларны утка,
Тирән чокырларга+ ташласыннар иде.
11 Яла ягучы җир йөзендә үзенә урын тапмасын,+
Яманлык залимнәрне куып җитеп, һәлак итсен иде.
12 Иманым камил, Йәһвә мескенне яклар,
Ярлыларга карата гадел булыр.+
13 Мин беләм: тәкъвалар исемеңне мактар,
Намуслы кешеләр синең илтифатыңны күреп яшәр.+