ДҮРТЕНЧЕ КИТАП
(90—106 мәдхияләр)
Аллаһы кешесе Мусаның догасы.+
90 И Йәһвә, буыннан-буынга син — безнең өчен яшәү урыны.+
2 Таулар туганчы,
Син җирне һәм җиһанны булдырганчы,+
Мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы.+
3 Син үлемле кешене туфракка кайтарасың,
«Адәм уллары, кайтыгыз»,— дип әйтәсең.+
4 Синең күзеңдә мең ел кичә үтеп киткән көн шикелле,+
Төннең бер өлеше шикелле.
5 Син аларны кинәт алып китәсең,+ һәм алар төш кебек юк була.
Иртән алар — үсеп чыккан үлән шикелле.+
6 Ул иртән ачылып, яңара,
Ә кичен шиңә дә корып бетә.+
7 Синең ачуыңнан без юк ителәбез,+
Ярсуыңнан котыбыз алына.
8 Сиңа безнең җинаятьләребез билгеле,+
Яшерен эшләребез йөзеңнең яктылыгы белән фаш ителә.+
9 Көннәребез ярсулы ачуыңнан сүнә,
Елларыбыз тик бер пышылдау кебек бетә бара.
10 Гомер көннәребез — 70 ел,
Ә бик нык булсак — 80 ел.+
Әмма алар бәла һәм газап белән тулы.
Алар тиз уза, һәм без юк булабыз.+
11 Ярсуыңның көчен кем үлчи ала?
Ярсулы ачуың үзең лаек булган тирән хөрмәт кебек үк бөек.+
12 Көннәребезне санарга өйрәт,+
Шулчак без зирәк йөрәкле булырбыз.
13 И Йәһвә, кайт!+ Бу тагын күпме булыр?+
Хезмәтчеләреңне кызган.+
14 Иртән безне тугры мәхәббәтең+ белән туендыр,
Шулчак без шатланып аваз салырбыз һәм гомер буе сөенербез.+
15 Ничәмә көннәр газап чиктергән булсаң,+
Ничәмә еллар бәла кичергән булсак, шатлыгыбыз да шулкадәр булсын.+
16 Хезмәтчеләрең эшләреңә күз салсын иде,
Аларның уллары бөеклегеңне күрсен иде.+
17 Аллаһыбыз Йәһвәнең илтифаты өстебездә булсын иде,
Кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң иде.
Әйе, кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң иде.+