Ишагыя
5 Мин сөеклемә җыр җырлармын.
Яраткан ярым һәм аның йөзем бакчасы+ турында җырлармын.
Калкулыкның уңдырышлы битләвендә сөеклемнең йөзем бакчасы бар иде.
2 Ул аны казып йомшартты һәм ташлардан чистартты.
Ул йөзем бакчасы яхшы йөзем бирер дип өметләнеп йөрде,
Ә бакча кыргый йөзем китерде.+
3 Шуңа күрә ул болай диде:
«Я, Иерусалимда яшәүчеләр һәм Яһүд кешеләре,
Йөзем үскән бакчам белән минем арада туган хәлгә бәя бирегезче.+
4 Йөзем үскән бакчам өчен тагын нәрсә эшли ала идем?
Мин аңа нәрсә эшләми калдым?+
Ни өчен ул, мин яхшы йөзем көткәндә,
Кыргый йөзем китерде?
5 Хәзер мин сезгә
Йөзем үскән бакчама эшлисе эшемне әйтеп бирәм:
Киртәсен алып куярмын,
Һәм ул яндырылыр.+
Аның таш диварын җимерермен,
Һәм ул тапталып бетәр.
6 Мин аны ташландык җиргә әйләндерермен.+
Аның йөзем ботакларын кыркымаслар, аны утап йомшартмаслар.
Ул гадел хөкем көткән иде,+
Ә алар гаделсез булды.
Ул тәкъвалык көткән иде,
Тик ачы тавышлар ишетте».+
Башкаларга урын калдырмыйча,
Сез җирдә үзегез генә яшисез.
9 Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ант биргәнен ишеттем.
Ул күп йортларның, алар зур һәм матур булсалар да,
Һичкем яшәми торган
Коточкыч хәрабәләргә әйләнәчәге турында ант итте.+
11 Хәмер эчәр өчен иртән иртүк торучыларга,+
Шәрабтан исергәнче, кичке караңгыга кадәр утыручыларга кайгы!
12 Аларның мәҗлесләрендә арфа белән кыллы уен коралы,
Шалтыравык белән флейта уйный, һәм табыннарында шәраб тора.
Ләкин Йәһвәнең эшләренә алар игътибар итми,
Аның эшләрен алар күрми.
13 Шуңа күрә минем халкым,
Мине белмәгәнгә, сөргенгә китәр,+
Аларның данлыклы кешеләре ач йөрер,+
Һәм бар халкы сусаудан интегер.
Шәһәрнең бөеклеге,* аның шау-шулы халык төркемнәре һәм типтерергә яратучылары,
Һичшиксез, шунда төшәр.
16 Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз хөкеме* белән югары күтәрелер.
Изге Аллаһы+ үзен гаделлек аша изгеләндерер.+
17 Һәм бәрәннәр җимерекләр арасында көтүлекләрендә йөргән кебек утлап йөрер.
Килмешәкләр элек симертелгән хайваннар утлап йөргән ташландык урыннарда тукланыр.
18 Үз гаепләрен алдау арканнары белән
Һәм үз гөнаһларын арба баулары белән сөйрәп йөрткән кешеләргә кайгы!
19 «Ул үз эшен тизләтсен,
Безнең күзләр күрсен өчен, аны тизрәк чынга ашырсын,
Исраилнең Изге Аллаһысының нияте үтәлсен,
Һәм без аны белербез!» — диючеләргә кайгы!+
20 Яхшыны яман дип, яманны яхшы дип әйтүчеләргә,+
Яктыны — караңгылык итеп, караңгылыкны — якты итеп,
Ачыны — баллы итеп, баллыны ачы итеп күрсәтүчеләргә кайгы!
22 Шәраб эчәргә осталарга,
Көчле исерткеч эчемлекләр әзерләргә оста кешеләргә кайгы,+
23 Ришвәт өчен явызларны аклаучыларга,+
Тәкъваны гадел хөкемнән мәхрүм итүчеләргә кайгы!+
24 Шуңа күрә ялкын телләре саламны йоткан кебек
Һәм кипкән үлән ялкында юк булган кебек,
Аларның тамырлары ук черер,
Чәчәкләре тузан кебек очар,
Чөнки алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең канунын* кире какты,
Исраилнең Изге Аллаһысының сүзен санга сукмады.+
Таулар селкенер,
Һәм аларның мәетләре урамнардагы чүп-чар кебек булыр.+
Шунлыктан аның ачуы басылмый,
Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.
Һәм менә алар бик ашыгып килә!+
27 Аларның берсе дә арымый һәм абынмый.
Беркем дә йокымсырамый һәм йокламый.
Билләрендәге билбаулары бушамый,
Сандалларының каешлары өзелми.
Атларының тояклары чакматаш сыман каты,
Һәм тәгәрмәчләре давыл сыман оча.+
29 Аларның үкерүе арысланныкы шикелле.
Алар яшь арысланнар кебек үкерә.+
Алар ыжгырып корбанны эләктерер
Һәм алып китәр, беркем дә аны коткармас.
Шул җиргә күз салучы һәркем күңелсез караңгылык күрер.
Болытлардан хәтта яктылык та караңгылана.+