Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Зәбур 15:1–5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала?

      Синең изге тавыңда кем яши ала?+

      2 Сафлык юлыннан йөрүче,+

      Тәкъвалык буенча эш итүче,+

      Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше.+

      3 Ул теле белән башкаларга яла якмый,+

      Якынына һичнинди начарлык кылмый+

      Һәм дусларын хурламый.*+

      4 Кабахәт кешене кире кага,+

      Ә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне зурлый.

      Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый.+

      5 Акчасын ул арттырып алу өчен бирми+

      Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый.+

      Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас.*+

  • Зәбур 27:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Йәһвәдән мин бер генә нәрсә сорадым,

      Шуны эзләрмен дә:

      Йәһвәнең күркәмлеген күрер өчен,

      Аның гыйбадәтханәсенә* сокланып* карап торыр өчен,+

      Гомеремнең бар көннәрендә Йәһвәнең йортында буласым килә.+

  • Зәбур 65:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    •  4 Ишегалларыңда яшәү өчен+

      Үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле.

      Без изге гыйбадәтханәңдәге,*+

      Синең йортыңдагы яхшы нәрсәләргә туенырбыз.+

  • Зәбур 122:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 122 Кешеләр миңа: «Әйдә, Йәһвә йортына барыйк»,— дигәч,

      Мин бик сөендем.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу