Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 20:17–19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Иерусалимга күтәрелгәндә, Гайсә үзенең 12 шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:+ 18 «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп,+ 19 башка халык кешеләренә тапшырачак, тегеләре аңардан мыскыллап көләчәк, аны камчылаячак һәм баганага кадаклап үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+

  • Марк 8:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Шуннан соң ул аларны, Адәм Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр,+ һәм ул өч көннән соң терелеп торачак,+ дип өйрәтә башлады.

  • Марк 9:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 чөнки ул үз шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр.+ Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак»+,— дип сөйләде.

  • Лүк 9:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 һәм болай диде: «Адәм Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр,+ һәм ул өченче көнне терелеп торачак».+

  • Лүк 18:31–33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Шуннан соң ул 12 шәкертен читкә чакырып, аларга болай диде: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы турында пәйгамбәрләр аша бар язылганнар үтәләчәк.+ 32 Аны башка халык кешеләренә тапшырачаклар,+ һәм алар аңардан мыскыллап көләчәк,+ аны хурлаячак, аңа төкерәчәк+ 33 һәм аны камчылаганнан соң үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул үледән терелеп торачак».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу