Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 20:29–34
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Алар Әрихәдән чыкканда, аңа күп халык иярде. 30 Шунда юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкырды.+ 31 Халык аларга дәшмәскә кушты, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» 32 Гайсә туктады да аларны чакырып алып: «Сезгә нәрсә эшлим?» — дип сорады. 33 Алар аңа: «Хуҗабыз, күзләребезне аччы»,— диделәр. 34 Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды,+ һәм сукырлар шунда ук күрә башлады. Алар аңа ияреп китте.

  • Лүк 18:35–43
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, юл читендә бер сукыр хәер сорашып утыра иде.+ 36 Күп халыкның үтеп баруын ишеткәч, ул нәрсә булганын сорый башлады. 37 «Насаралы Гайсә үтеп бара!» — диделәр аңа. 38 Шунда ул: «Гайсә, Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 39 Алда баручылар аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 40 Гайсә туктады да, аны үз янына китерергә кушты. Ул килгәч, Гайсә аңардан: 41 «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Хуҗам, күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде. 42 Шунда Гайсә: «Күзләрең күрсен. Иманың сине савыктырды»+,— диде аңа. 43 Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте.+ Барлык кешеләр, моны күреп, Аллаһыны мактадылар.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу