-
2 Патшалар 9:24Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
24 Яхый, кулына җәясен алып, Яһурамның аркасына атты. Ук аның йөрәген тишеп үтте, һәм ул үз арбасына ауды.
-
-
2 Патшалар 10:6, 7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Аннары ул аларга икенче хат язды. Анда болай диелгән иде: «Минем яклы булсагыз һәм миңа буйсынырга теләсәгез, хуҗагыз улларының башларын иртәгә шушы вакытта минем яныма Йәзриилгә алып килегез».
Патшаның 70 улы исә шәһәрнең үзләрен тәрбияләгән күренекле кешеләре белән бергә иделәр. 7 Хатны алу белән алар патша улларын — 70 кешене тотып алып үтерделәр,+ ә башларын кәрзиннәргә салып, Йәзриилгә җибәрделәр.
-
-
2 Патшалар 10:25Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
25 Яндыру корбаннарын китереп бетергәч, Яхый сакчыларга* һәм ярдәмчеләргә: «Керегез, үтерегез аларны! Берсе дә качмасын!»+ — диде. Шунда сакчылар һәм хезмәтчеләр аларны кылычтан кичерә башлады. Үле гәүдәләрне алар тышка чыгарып ташлый барды. Шулай эшләп, алар Багал гыйбадәтханәсенең эчке изге урынына* кадәр җиттеләр.
-