Икенче Патшалар
10 Ахабның+ исә Сама́риядә 70 улы бар иде. Яхы́й хатлар язып, аларны Сама́риягә Йәзриилдәге түрәләргә, өлкәннәргә+ һәм Аха́б балаларын караучыларга җибәрде. Анда болай диелгән иде: 2 «Сез бу хатны алгач (ә сезнең белән хуҗагызның уллары булыр, шулай ук сезнең сугыш арбаларыгыз, атларыгыз, ныгытылган шәһәрегез һәм сугыш коралларыгыз да булыр), 3 хуҗагыз улларының иң яхшысын һәм иң лаеклысын* сайлап, аны атасының тәхетенә утыртыгыз. Аннары хуҗагызның йорты хакына көрәшегез».
4 Хатны укыгач, аларны курку биләп алды, һәм алар: «Ике патша аңа каршы тора алмаган икән,+ без аңа ничек каршылык күрсәтә алыйк?» — диештеләр. 5 Шунда патша сарае күзәтчесе, шәһәр идарәчесе, өлкәннәр һәм бала караучылар Яхыйга: «Без синең хезмәтчеләрең. Ни кушсаң, шуны эшләрбез. Без беркемне дә патша итеп куймабыз. Нәрсә дөрес дип тапсаң, шуны эшлә»,— дигән хәбәр җибәрделәр.
6 Аннары ул аларга икенче хат язды. Анда болай диелгән иде: «Минем яклы булсагыз һәм миңа буйсынырга теләсәгез, хуҗагыз улларының башларын иртәгә шушы вакытта минем яныма Йәзриилгә алып килегез».
Патшаның 70 улы исә шәһәрнең үзләрен тәрбияләгән күренекле кешеләре белән бергә иделәр. 7 Хатны алу белән алар патша улларын — 70 кешене тотып алып үтерделәр,+ ә башларын кәрзиннәргә салып, Йәзриилгә җибәрделәр. 8 Хәбәрче килде дә Яхыйга: «Патша улларының башларын китерделәр»,— дип хәбәр итте. Шунда ул: «Аларны шәһәр капкалары янына ике өем итеп өеп куегыз да иртәнгә кадәр шулай торсын»,— диде. 9 Иртән чыккач, Яхый, бөтен халык алдына басып, болай диде: «Сез гаепле түгел.* Әйе, мин хуҗама каршы яшерен килешү төзеп, аны үтердем,+ әмма боларны кем үтергән? 10 Шуны белегез: Йәһвәнең бер сүзе дә, Йәһвәнең Ахаб йортына каршы әйткән бер сүзе дә үтәлми калмас.+ Йәһвә бит үз хезмәтчесе Ильяс аша әйткәнне эшләде».+ 11 Өстәвенә, Яхый Йәзриилдә Ахаб йортында калганнарның барысын, шулай ук күренекле кешеләрен, дусларын һәм руханиларын+ үтерде. Берсен дә исән калдырмады.+
12 Аннары ул торып, Сама́риягә юл тотты. Юлда көтүчеләрнең сарык кырку йорты* тора иде. 13 Анда Яхый Яһүд патшасы Әһәзиянең+ бертуганнарын очратты. Ул алардан: «Сез кемнәр?» — дип сорады. Тегеләре: «Без Әһәзиянең бертуганнары,— дип җаваплады,— патша угыллары белән патшабикә* угылларының хәлләрен белешергә барабыз». 14 Ул шунда ук: «Аларны тереләй кулга алыгыз!» — диде. Шулчак аларны, 42 кешене, тереләй кулга алдылар һәм сарык кырку йорты сулыгы янында үтерделәр. Ул берсен дә исән калдырмады.+
15 Юлын дәвам итеп, Яхый үзе белән очрашырга килгән Реха́б+ улы Йәһонадабны*+ очратты. Аны сәламләгәч,* ул аңардан: «Минем йөрәгем тулысынча синең йөрәгең белән булган кебек,* синең йөрәгең дә минеке беләнме?» — дип сорады. «Әйе»,— дип җавап бирде Йәһонада́б. «Алайса, бир кулыңны»,— диде Яхый. Тегесе аңа кулын бирде, һәм Яхый аны кулыннан тартып, үзенең арбасына менгерде. 16 Ул аңа: «Киттек минем белән, һәм син минем Йәһвәгә карата ашкынуымны* күрерсең»+,— диде. Һәм Йәһонада́б алар белән Яхыйның сугыш арбасына утырып китте. 17 Шуннан соң Яхый, Сама́риягә килеп, Йәһвәнең Ильяска әйткән сүзе буенча,+ Ахаб йортында калганнарның барысын кырып бетерде.+
18 Аннары Яхый бөтен халыкны җыеп, аларга болай диде: «Ахаб Багалга гыйбадәт кылу хакына әллә ни күп эш башкармаган,+ Яхый исә бу яктан күбрәкне башкарыр. 19 Шунлыктан Багалның бөтен пәйгамбәрләрен,+ аңа табынган бөтен кешеләрне һәм барлык руханиларын+ яныма җыегыз. Берсе дә килми калмасын, чөнки минем Багалга бөек корбан китерәсем килә. Кем килмәсә, шул үләчәк». Яхый исә моны Багалга табынучыларны юк итү нияте белән хәйлә корып эшләгән иде.
20 Яхый сүзен дәвам иттерде: «Бага́л хөрмәтенә изге җыелыш игълан итегез».* Һәм җыелыш игълан иттеләр. 21 Шуннан соң Яхый бөтен Исраи́л буйлап хәбәр җибәрде, һәм Багалга табынучыларның бөтенесе бергә җыелды, берсе дә килми калмады. Алар Багалның гыйбадәтханәсенә+ керделәр, һәм Багал гыйбадәтханәсе шыгрым тулды. 22 Ул кием саклау өчен җаваплы кешегә: «Багалга табынучыларның бөтенесенә киемнәр китер»,— дип боерды. Шунда тегесе алар өчен киемнәр китерде. 23 Аннары Яхый һәм Рехаб улы Йәһонадаб+ Багалның гыйбадәтханәсенә керделәр. Шунда ул Багалга табынучыларга: «Яхшылап карагыз, арагызда Йәһвәнең хезмәтчеләре булмасын, фәкать Багалга табынучылар гына булсын»,— диде. 24 Шуннан соң алар яндыру корбаннары һәм бүтән корбаннар китерергә китте. Яхый үзенең 80 кешесенә урамда торырга кушты һәм аларга болай диде: «Әгәр дә берәрсе качып китсә, җаннары өчен үз җаныгыз белән түләрсез».
25 Яндыру корбаннарын китереп бетергәч, Яхый сакчыларга* һәм ярдәмчеләргә: «Керегез, үтерегез аларны! Берсе дә качмасын!»+ — диде. Шунда сакчылар һәм хезмәтчеләр аларны кылычтан кичерә башлады. Үле гәүдәләрне алар тышка чыгарып ташлый барды. Шулай эшләп, алар Багал гыйбадәтханәсенең эчке изге урынына* кадәр җиттеләр. 26 Аннары алар Багал гыйбадәтханәсендәге изге баганаларны+ чыгарып яндырдылар.+ 27 Алар шулай ук Багалның изге баганасы+ белән Багал гыйбадәтханәсен+ җимерделәр һәм шул урынны бәдрәфләргә әйләндерделәр. Һәм алар бүгенгә кадәр шулай кала бирә.
28 Шулай итеп, Яхый Исраилдә Багалга табынуны юкка чыгарды. 29 Шулай да Яхый Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады: Бәйте́л белән Данда торган алтын бозауларга тимәде.+ 30 Йәһвә Яхыйга болай диде: «Ахаб йортына карата күңелемдәге бар ниятләремне тормышка ашырып, яхшылык кылганың өчен һәм минем күземдә дөрес булганны эшләгәнең өчен,+ синең улларың дүртенче буынга кадәр Исраил тәхетендә утырачак».+ 31 Әмма Яхый Исраил Аллаһысы Йәһвәнең Кануны буенча бөтен йөрәге белән яшәргә тырышмады.+ Ул Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады.+
32 Ул көннәрдә Йәһвә дошманнарның Исраилнең җирләрен аз-азлап басып алуына юл куйды. Хәзаи́л бөтен Исраил җирләренә һөҗүм итеп торды.+ 33 Үрдүннән алып көнчыгышка кадәр ул бөтен Гила́д җирен — Арно́н үзәне* янындагы Аругырдан алып Гилад белән Башанга кадәрге җирләрне: гәдлеләр, рубинлылар, манашшелылар+ җирен яулап алды.+
34 Яхый белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм бөтен куәте турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 35 Ахыр чиктә Яхый, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә җирләделәр. Ә аның урынына улы Йәһуәһә́з+ патшалык итә башлады. 36 Яхый бөтен Исраил өстеннән Сама́риядә 28 ел идарә итте.