Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 22:18, 19
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Сезне Йәһвәдән сорарга җибәргән Яһүд патшасына исә әйтегез: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Ишеткән сүзләрне 19 сизгер* күңел белән кабул иткәнгә һәм бу җиргә, анда яшәүчеләргә карата әйткән сүзләремне — аларның башкаларда имәнеч хисләр уятырдай бер хәлгә төшәчәкләрен һәм ләгънәт ителүгә дучар булачакларын ишетеп, үзеңне Йәһвә алдында басынкыландырганга+ һәм шулай ук өстеңдәге киемеңне ертып,+ минем алдымда елаганга, мин дә сине ишеттем,— дип әйтә Йәһвә.—

  • 2 Елъязма 33:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Манашше Аллаһыга дога кыла башлады. Аның ялваруыннан тәэсирләнеп, Ул аның мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечен кабул кылды һәм аны Иерусалимга кайтарып, патшалыгын аның кулына кире тапшырды.+ Шунда Манашше Йәһвәнең хак Аллаһы булуына төшенде.+

  • Зәбур 22:24
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 24 Чөнки ул җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады.+

      Ул аңардан йөзен бормады.+

      Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте.+

  • Зәбур 34:18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Йәһвә боек* күңеллеләргә якын,+

      Рухы сынык булганнарны ул коткара.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 28:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+

      Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+

  • Ишагыя 57:15
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Мәңге яшәүче+ һәм исеме изге+ Аллаһы,

      Югары һәм Мәһабәт Аллаһы болай ди:

      «Мин биеклектә һәм изге урында яшим,+

      Ләкин басынкыларның рухын күтәрер өчен,

      Изелгәннәрнең йөрәген җанландырыр өчен,

      Шундыйлар белән дә яшим.+

  • Лүк 15:22–24
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Ә атасы үз хезмәтчеләренә болай дип әйткән: „Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. 23 Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап, бәйрәм итик, 24 чөнки бу улым үле иде һәм терелде,+ югалган иде һәм табылды“. Һәм алар күңел ача башлаганнар.+

  • Лүк 18:13, 14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“+,— дигән. 14 Сезгә шуны әйтәм: бу кеше теге фарисейга караганда үзен күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп өенә кайтып киткән,+ чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу