Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 13:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Мин аларны — аталарын да, улларын да — бер-берсенә бәреп челпәрәмә китерермен.+ Мин аларны кызганмам, мин үкенмәм, аларга шәфкать тә күрсәтмәм. Аларны тар-мар итүдән мине бернәрсә дә туктатмас“,— дип әйтә Йәһвә“.+

  • Ирмия 21:7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 „Аннан соң мин,— ди Йәһвә,— Яһүд патшасы Сидкыяне, аның хезмәтчеләрен һәм бу шәһәр кешеләрен — үләттән, кылычтан һәм ачлыктан котылганнарны — Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына, аларның дошманнары кулына һәм җаннарын алырга теләүчеләр кулына бирермен.+ Ул аларны кылычтан кичерер. Ул аларны жәлләмәс, кызганмас һәм һич шәфкать күрсәтмәс“.+

  • Ирмиянең елавы 3:43
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 43 Син үзеңә якынлашу юлын ачуың белән капладың.+

      Син безне эзәрлекләдең һәм үтердең, һич тә кызганмадың.+

  • Йәзәкил 5:11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кире кагармын, чөнки син минем изге урынымны бар булган җирәнгеч потларың белән һәм бар булган чирканыч эшләрең белән нәҗесләдең.+ Күзем сине кызганмас, һәм мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм.+

  • Йәзәкил 9:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Картны, егетне, гыйффәтле кызны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны — барысын үтерегез.+ Әмма билге куелган кешеләрнең берсенә дә тимәгез.+ Изге урынымнан башлагыз».+ Шунда алар йорт алдында басып торган өлкәннәрдән башладылар.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу