-
Маттай 22:15–22Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Шунда фарисейлар, китеп, аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләргә сүз куешты.+ 16 Алар үз шәкертләрен Һиру́д тарафдарлары+ белән бергә Гайсә янына җибәрде һәм болай дияргә кушты: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. 17 Шуңа күрә әйтче безгә: синеңчә, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» 18 Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп, болай диде: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? 19 Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар китерделәр. 20 Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. 21 Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.+ 22 Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калды һәм аны калдырып китте.
-
-
Марк 12:13–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
13 Аннан соң алар аның янына, ул бәйләнерлек берәр сүз әйтмәсме дип, фарисейларның һәм Һиру́д тарафдарларының кайберләрен җибәрде.+ 14 Тегеләре, килеп, болай диделәр: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез. Чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтәсең. Әйтче, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы? 15 Безгә түләргәме я түләмәскәме?» Аларның икейөзлелеген күреп, Гайсә: «Сез нигә мине сыныйсыз? Миңа бер динар китерегез»,— диде. 16 Алар китергәч, ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. «Кайсарныкы»+,— диделәр алар. 17 Шунда Гайсә: «Кайсарныкын — кайсарга,+ ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.+ Һәм алар аңа таң калдылар.
-