Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 29:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Шуңа күрә мин бу халыкка тагын искиткеч нәрсәләр эшләрмен,+

      Таң калырлык гаҗәп эшләр кылырмын,

      Зирәкләрнең зирәклеге юкка чыгар,

      Акыллыларның төшенүчәнлеге җуелыр».+

  • Маттай 11:25
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 25 Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең.+

  • Маттай 13:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә, чөнки алар карый, ләкин күрми, ишетә, ләкин тыңламый һәм мәгънәсенә төшенми.+

  • Яхъя 3:19
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19 Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде,+ әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар.+

  • Рәсүлләр 28:25–28
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 25 Алар бер-берсе белән килешә алмыйча таралыша башлагач, Паул аларга болай диде:

      «Изге рух ата-бабаларыгызга Ишагыя́ пәйгамбәр аша дөрес сүзләр әйткән: 26 „Бу халык янына бар да әйт: „Ишетүен ишетерсез, әмма бернәрсә дә аңламассыз, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез.+ 27 Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган,* колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр, күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтә; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, Аллаһыга кире кайтасылары килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.+ 28 Шунлыктан сезгә шул билгеле булсын: Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр башка халыкларга җиткерелә,+ һәм алар, һичшиксез, аны тыңлаячак».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу