Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 10:2, 3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Менә шул 12 рәсүлнең исеме:+ беренчесе Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар),+ аның бертуганы Әндри́,+ Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя,+ 3 Фили́п белән Бартолма́й,+ Тома́с+ һәм салым җыючы Матта́й,+ Алфа́й улы Ягъкуб һәм Фадда́й,

  • Яхъя 6:5–7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Гайсә башын күтәреп, үзенә таба күп халыкның килүен күргәч, Филиптән:+ «Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорады.+ 6 Әмма ул бу сүзләрне аны сынар өчен генә әйтте, чөнки үзе нәрсә эшләячәген белә иде. 7 Фили́п: «Аларга 200 динарга икмәк алсак та, һәрберсенә хәтта әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирде.

  • Яхъя 12:20–22
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20 Бәйрәмдә гыйбадәт кылу өчен килүчеләр арасында греклар да бар иде. 21 Алар Гәлилә́ядәге Битсәидәдән булган Фили́п+ янына килделәр дә, аңардан үтенеп: «Әфәнде, безнең Гайсәне күрәсебез килә»,— диделәр. 22 Филип, барып, бу турыда Әндригә+ әйтте, аннары алар икәүләшеп бардылар да моны Гайсәгә җиткерделәр.

  • Яхъя 14:7–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Мине беләсез икән, Атамны да белерсез.+ Хәзер сез аны беләсез һәм аны инде күрдегез».+

      8 «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— диде аңа Фили́п.

      9 Гайсә аңа болай диде: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була.+ Ни өчен син: „Безгә Атаны күрсәт“,— дип сорыйсың?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу