Беренче Петер
2 Шуңа күрә һәртөрле явызлыктан,+ ялганнан, икейөзлелектән, көнчелектән, яла ягудан арыныгыз. 2 Яңа туган сабыйлар шикелле,+ Аллаһы сүзендәге саф сөткә сусап торыгыз, аның ярдәмендә сез үсеп, котылуга ирешерсез,+ 3 чөнки сез Хуҗабызның игелеген татып карадыгыз.
4 Сез аның янына — кешеләр кире каккан,+ әмма Аллаһы сайлаган һәм аның өчен кыйммәтле тере таш янына килгәндә,+ 5 сезнең үзегездән, тере ташлардан, рухи йорт салына.+ Шулай итеп сез Гайсә Мәсих аша Аллаһы хуплаган+ рухи корбаннар+ китерер өчен изге руханилар булырсыз. 6 Чөнки Язмада: «Менә! Мин Сионда сайланган ташны, нигезнең кыйммәтле почмак ташын салам. Аңа иман итүче беркем дә һичкайчан оятка калмаячак»+,— диелә.
7 Шуңа күрә сезнең өчен ул — кыйммәтле таш, чөнки сез иман итәсез. Ә иман итмәүчеләр өчен «төзүчеләр кире каккан таш+ иң мөһим почмак ташы»,*+ 8 шулай ук «абыну ташы һәм киртә булып торган кыя» булып китте.+ Алар сүзгә буйсынмыйлар, шуңа күрә абыналар. Әйе, аларны шундый ахыр көтә. 9 Ә сез — караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының+ «күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәр өчен+ сайланган кешеләр, патша-руханилар, изге халык,+ Аллаһының милке итеп алынган кешеләр».+ 10 Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз.+ Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, ә хәзер шәфкать күрсәтелде.+
11 Сезне, сөекле кардәшләрем, килмешәкләрне һәм вакытлыча яшәүчеләрне,+ җанга каршы көрәшүче+ тән теләкләреннән читләшергә өндим.+ 12 Бу дөнья кешеләре арасында үзегезне әдәпле тотыгыз,+ шулай итеп алар, сезне явызлык кылучылар дип гаепләгәндә, яхшы эшләрегезне үз күзләре белән күрерләр+ һәм, нәтиҗәдә, Аллаһыны ул тикшерер өчен килгән көнне данларлар.
13 Хакимлек итүчеләргә Хуҗабыз хакына буйсыныгыз:+ барысыннан да өстен торган патшага да,+ 14 патша явызлык кылучыларны җәзага тартырга дип, ә игелек кылучыларны мактарга дип җибәргән идарәчеләргә дә буйсыныгыз.+ 15 Ахмак сүзләр сөйләүче акылсыз кешеләрнең авызларын игелекле эшләрегез белән томалагыз,+ чөнки Аллаһының сезгә карата ихтыяры шул. 16 Сез ирекле кешеләр,+ әмма ирегегездән явызлыкны яшерү* өчен файдаланмагыз,+ ә аны Аллаһының коллары буларак кулланыгыз.+ 17 Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз,+ бөтен кардәшлекне яратыгыз,+ Аллаһыдан куркыгыз,+ патшаны ихтирам итегез.+
18 Хезмәтчеләр яхшы һәм акыллы хуҗаларына гына түгел, ә күңелләрен табу авыр булган хуҗаларына да тиешле курку белән буйсынсыннар.+ 19 Берәрсе, Аллаһы каршында саф вөҗдан сакларга тырышып,+ кыенлыклар* кичерә икән һәм нахакка газап чигә икән, бу мактауга лаек. 20 Гөнаһ кылганыгыз өчен каты җәза аласыз икән, моның ни мактанычы бар?+ Әмма игелекле эшләрегез өчен газап чигәсез икән, моны Аллаһы хуш күрә.+
21 Сез нахакка газап чигәр өчен чакырылдыгыз да. Чөнки Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып,+ сезнең хакка газап чикте.+ 22 Ул гөнаһ кылмады,+ авызыннан ялган сүз чыкмады.+ 23 Мыскыллап хурланганда,+ ул җавап итеп хурламады.+ Газап чиккәндә,+ ул янамады, ә үзен гадел хөкем итүчегә+ тапшырды. 24 Без гөнаһлардан арынып, тәкъва эшләр кылып яшәсен өчен, ул безнең гөнаһларыбызны үз тәнендә баганага күтәрде.+ «Сез аның яралары белән савыктырылдыгыз».+ 25 Сез адашып йөрүче сарыклар сыман идегез,+ әмма хәзер җаннарыгызның* көтүчесе+ һәм күзәтчесе янына әйләнеп кайттыгыз.