Әюп
38 Шуннан соң Йәһвә Әюпкә давыл эченнән җавап бирде:+
3 Ир-атларча билеңне буып куй,
Мин сорармын, ә син җавап бир.
4 Мин җиргә нигез салганда, син кайда идең?+
Аңлыйм дисәң, әйт миңа.
5 Аның үлчәмнәрен кем билгеләгән? Белсәң, әйт.
Кем аның аркылы үлчәү бавы сузган?
6 Ул нинди нигезгә салынган?
Аның почмак ташын кем куйган?+
7 Таң йолдызлары+ бергәләп шатланганда
Һәм Аллаһының бар уллары*+ куанып кычкырганда, син кайда идең?
9 Мин аны болытларга төргәндә,
Дөм караңгылык белән чорнап алганда,*
10 Аңа чикләр куйганда,
Бикләре белән капкаларын урнаштырганда+
11 Һәм: „Монда кадәр җитсәң була, тик бу чикне үтмә,
Горур дулкыннарың монда туктар“+,— дигәндә, син кайда идең?
12 Кайчан да булса таңга боерык биргәнең
Я аңа үз урынын күрсәткәнең,+
13 Аңа җир читләреннән тотып,
Явызларны селкеп төшерергә боерганың бармы?+
14 Җир йөзе мөһер басылган балчыктай үзгәрә,
Кием кигәндәй һәрьяклап бизәнә.
15 Явызлар исә үз яктылыкларыннан мәхрүм була,
Күтәрелгән куллары сына.
17 Сиңа үлем капкалары+ күрсәтелгәне бармы?
Синең куе караңгылык* капкаларын+ күргәнең бармы?
18 Җирнең чиксез киңлегенә төшендеңме?+
Моның барысын белсәң, әйт миңа.
Караңгылыкның урыны кайда?
20 Аларны үз җирләренә кадәр озата алырсыңмы,
Йортларына алып барган юлны танып белерсеңме?
21 Әллә син моны шул вакытта дөньяга килгәнгә
Һәм инде күптән яшәгәнгә беләсеңме?
24 Яктылык* кайсы яктан тарала?
Җир йөзендә көнчыгыш җиле кайдан исә?+
25 Ташкын юлларын кем үткәргән?
Кем күкрәгән болытларның юлын билгеләгән?+
Чык бөртекләрен кем тудыра?+
29 Боз кемнең карыныннан чыккан?
Күктәге бәсне кем дөньяга китергән?+
31 Кима́ йолдызлыгының* бауларын бәйли аласыңмы?
Ә Кәси́л йолдызлыгының* бауларын чишү хәлеңнән киләме?+
32 Берәр йолдызлыкны* үз вакытында чыгара
Я Әш йолдызлыгы* белән аның улларын җитәкләп алып бара аласыңмы?
33 Күкләр законнарын беләсеңме?+
Җирдә аларның* хакимлеген урнаштыра алыр идеңме?
35 Яшен укларын җибәрә аласыңмы?
Алар яныңа килеп: „Менә без“,— диярләрме?
36 Болытларга* кем зирәклек биргән?+
Күктәге күренешләргә* кем аңлау сәләте биргән?+
37 Кемнең болытларны санап чыгарлык зирәклеге бар?
Күктәге су савытларын кем аудара ала?+
38 Шунда туфрак пычракка әйләнә,
Җир кисәкләре бер-берсенә ябыша.
39 Арыслан өчен табыш аулый аласыңмы?
Яшь арысланнарның тамагын туйдыра аласыңмы?+
40 Үз ояларында посып ятканда
Я өннәрендә сагалап торганда, аларны тукландыра аласыңмы?