Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Көринтлеләргә 11
  • Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Көринтлеләргә эчтәлек

      • Паул һәм «атаклы» рәсүлләр (1—15)

      • Паул авырлыклар кичерә (16—33)

2 Көринтлеләргә 11:2

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Аллаһы ашкынуы белән».

Кисешкән урыннар

  • +Мк 2:19; Эф 5:23; Ач 21:2, 9

2 Көринтлеләргә 11:3

Кисешкән урыннар

  • +Яр 3:4, 5; Ях 8:44
  • +1Тм 6:3–5; Ев 13:9; 2Пт 3:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 192 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2003, 8 б.

2 Көринтлеләргә 11:4

Кисешкән урыннар

  • +Гл 1:7, 8

2 Көринтлеләргә 11:5

Кисешкән урыннар

  • +2Кр 11:23

2 Көринтлеләргә 11:6

Кисешкән урыннар

  • +2Кр 10:10

2 Көринтлеләргә 11:7

Кисешкән урыннар

  • +Рс 18:3; 1Кр 9:18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 148—150 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2019, 4 б.

2 Көринтлеләргә 11:8

Кисешкән урыннар

  • +Фп 4:10

2 Көринтлеләргә 11:9

Кисешкән урыннар

  • +Фп 4:15, 16
  • +1Тс 2:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 151 б.

2 Көринтлеләргә 11:10

Кисешкән урыннар

  • +1Кр 9:14, 15

2 Көринтлеләргә 11:12

Кисешкән урыннар

  • +1Кр 9:11, 12

2 Көринтлеләргә 11:13

Кисешкән урыннар

  • +Рм 16:17, 18; 2Пт 2:1

2 Көринтлеләргә 11:14

Кисешкән урыннар

  • +Гл 1:8; 2Тс 2:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Рухи сорауларга җавап», 171 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    1.5.2004, 4, 5 б.

    1.5.2002, 26 б.

2 Көринтлеләргә 11:15

Кисешкән урыннар

  • +Мт 16:27; Фп 3:18, 19; 2Тм 4:14

2 Көринтлеләргә 11:22

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз орлык.

Кисешкән урыннар

  • +Рс 22:3
  • +Рм 11:1; Фп 3:4, 5

2 Көринтлеләргә 11:23

Кисешкән урыннар

  • +Рм 11:13; 1Кр 15:10
  • +Рс 16:23, 24
  • +Рс 9:15, 16; 2Кр 6:4, 5; 1Пт 2:20, 21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    10/2021, 26 б.

2 Көринтлеләргә 11:24

Кисешкән урыннар

  • +Кн 25:3

2 Көринтлеләргә 11:25

Кисешкән урыннар

  • +Рс 16:22
  • +Рс 14:19
  • +Рс 27:41

2 Көринтлеләргә 11:26

Кисешкән урыннар

  • +Рс 20:3; 23:10
  • +Рс 14:5, 6
  • +Рс 13:50

2 Көринтлеләргә 11:27

Кисешкән урыннар

  • +Рс 20:31
  • +1Кр 4:11
  • +2Кр 6:4, 5

2 Көринтлеләргә 11:28

Кисешкән урыннар

  • +2Кр 2:4; Кл 2:1

2 Көринтлеләргә 11:32

Медиаматериал

  • Шаул һәм Дәмәшекъ

2 Көринтлеләргә 11:33

Кисешкән урыннар

  • +Рс 9:24, 25

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

2 Көр. 11:2Мк 2:19; Эф 5:23; Ач 21:2, 9
2 Көр. 11:3Яр 3:4, 5; Ях 8:44
2 Көр. 11:31Тм 6:3–5; Ев 13:9; 2Пт 3:17
2 Көр. 11:4Гл 1:7, 8
2 Көр. 11:52Кр 11:23
2 Көр. 11:62Кр 10:10
2 Көр. 11:7Рс 18:3; 1Кр 9:18
2 Көр. 11:8Фп 4:10
2 Көр. 11:9Фп 4:15, 16
2 Көр. 11:91Тс 2:9
2 Көр. 11:101Кр 9:14, 15
2 Көр. 11:121Кр 9:11, 12
2 Көр. 11:13Рм 16:17, 18; 2Пт 2:1
2 Көр. 11:14Гл 1:8; 2Тс 2:9
2 Көр. 11:15Мт 16:27; Фп 3:18, 19; 2Тм 4:14
2 Көр. 11:22Рс 22:3
2 Көр. 11:22Рм 11:1; Фп 3:4, 5
2 Көр. 11:23Рм 11:13; 1Кр 15:10
2 Көр. 11:23Рс 16:23, 24
2 Көр. 11:23Рс 9:15, 16; 2Кр 6:4, 5; 1Пт 2:20, 21
2 Көр. 11:24Кн 25:3
2 Көр. 11:25Рс 16:22
2 Көр. 11:25Рс 14:19
2 Көр. 11:25Рс 27:41
2 Көр. 11:26Рс 20:3; 23:10
2 Көр. 11:26Рс 14:5, 6
2 Көр. 11:26Рс 13:50
2 Көр. 11:27Рс 20:31
2 Көр. 11:271Кр 4:11
2 Көр. 11:272Кр 6:4, 5
2 Көр. 11:282Кр 2:4; Кл 2:1
2 Көр. 11:33Рс 9:24, 25
  • Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • Уку — Инҗил (bi7)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
2 Көринтлеләргә 11:1–33

Икенче көринтлеләргә

11 Бераз акылсызланып алуыма түземлерәк булыгыз инде. Дөресен генә әйткәндә, сез болай да миңа карата түземле! 2 Мин сезнең турында, Аллаһы кайгырткан кебек,* бик кайгыртам, чөнки мин үзем сезне бер иргә — Мәсихкә ярәштем һәм сезне аның алдына саф гыйффәтле кыз итеп китерәсем килә.+ 3 Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үз хәйләсе белән юлдан яздырган кебек,+ берәрсе сезнең дә акылларыгызны Мәсих лаек булган эчкерсезлектән һәм сафлыктан читкә алып китеп бозмасын тагын.+ 4 Берәрсе килеп, без вәгазьләгән Гайсәне түгел, ә башкасын вәгазьләсә, я сез кабул иткән рухны түгел, ә башкасын бирсә, я үзегез кабул иткән яхшы хәбәрне түгел, ә башкасын җиткерсә,+ сез андый кешене түзеп торасыз бит. 5 Әмма үземне «атаклы» рәсүлләрегездән бер ягым белән дә ким түгел дип саныйм.+ 6 Сөйләргә оста булмасам да,+ белемем бар, һәм без моны сезгә төрлечә һәрьяктан ачык күрсәттек.

7 Сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен шатлык белән бушлай игълан итеп һәм,+ сез югары күтәрелсен өчен, үземне басынкыландырып, әллә гөнаһ кылдыммы? 8 Сезгә хезмәт итәр өчен, башка җыелышларның ярдәмен кабул итеп, аларны талап яшәдем дип әйтеп була.+ 9 Шулай да сездә, мохтаҗлык кичергәндә, һичкемгә йөк булмадым, чөнки Македо́ниядән килгән кардәшләр миңа кирәклесен, хәтта артыгы белән дә бирделәр.+ Әйе, мин сезгә һичнәрсәдә дә йөк булмаска тырыштым һәм шулай дәвам итәчәкмен дә.+ 10 Мәсих шәкерте буларак, мин хакыйкатьне сөйлим һәм моның белән Аха́я якларында һәрвакыт мактаначакмын.+ 11 Ни өчен мин алай эшләдем соң? Сезне яратмагангамы? Аллаһы белә: яратам мин сезне.

12 Кайберәүләр мактанып үзләрен рәсүлләр дип атый һәм шулай итеп үзләрен безгә тиңли. Аларга мактанырга мөмкинлек бирмәс өчен, мин моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан ары да шулай эшләячәкмен.+ 13 Алар — ялган рәсүлләр, башкаларны алдап йөрүчеләр, алар Мәсихнең рәсүлләре булып кылана гына.+ 14 Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана.+ 15 Шуңа күрә аның хезмәтчеләренең дә тәкъвалык хезмәтчеләре булып кылануларына шаккатасы юк. Әмма ахырлары эшләренә күрә булачак.+

16 Кабат әйтәм: һичкем дә мине акылсыз дип санамасын. Ә инде андый дип саныйсыз икән, ул чакта мине акылсызны кабул иткәндәй кабул итегез, шунда мин дә алар кебек аз гына мактанып алырмын. 17 Бу сүзләрне Хуҗабызның үрнәге буенча түгел, ә акылсыз кешеләр сыман, үзләренә чиктән тыш ышанган мактанчыклар кебек әйтәм. 18 Күпләр бу дөнья әйберләре белән мактанып яшәгәнгә, мин дә мактаначакмын. 19 Шулкадәр «акыллы» икәнсез, ни өчен соң акылсызларны түзеп торырга ризалашасыз? 20 Сез бит үзегезне коллыкка төшерүчене, милкегезне талаучыны, сезнекен үзенеке итүчене, үзен сездән өстен куючыны, йөзегезгә сугучыны түзеп торасыз.

21 Оят булса да әйтим: кайберәүләр безне үз хакимлекләрен куллана алмый торган, җебегән кешеләр итеп күрә.

Ә инде берәрсе кыю эш итә икән, ул чакта акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә шундый ук кыюлык белән эш итәм. 22 Алар еврейләрме? Мин дә.+ Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраһим токымымы?* Мин дә.+ 23 Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман әйтәм: мин күпкә күренеклерәк, чөнки күбрәк эшләдем,+ күбрәк төрмәләрдә утырдым,+ күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым.+ 24 Яһүдләрдән миңа биш тапкыр эләкте: һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә суктылар.+ 25 Өч тапкыр мине чыбыкладылар,+ бер тапкыр ташлар атып кыйнадылар,+ мин өч мәртәбә кораб һәлакәтенә дучар булдым,+ бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәрдем. 26 Күп сәяхәт иттем, елгаларда, юлбасарлардан, үз халкымнан,+ башка халыклардан,+ шәһәрләрдә,+ чүлләрдә, диңгезләрдә, ялган кардәшләрдән хәвеф-хәтәр янады, 27 тырышып һәм хәлдән тайганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем,+ ачлык һәм сусау кичердем,+ күп тапкыр ашарга ризыгым булмады,+ суыкка түздем һәм кияргә киемем булмады.

28 Боларның барысыннан тыш, мин һәр көн барлык җыелышлар хакында борчылып яшим.+ 29 Берәрсе хәлсезләнсә, мин дә газап чикмимме? Берәүне иманнан ваз кичәргә этәрсәләр, ачуым чыкмыймы?

30 Инде мактанырга икән, ул чакта хәлсез кеше икәнемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын. 31 Хуҗабыз Гайсәнең Аллаһысы һәм Атасы мәңге данлансын, ул минем ялганламаганымны белә. 32 Әритә́с патша куйган идарәче Дәмәшекътә мине тотар өчен шәһәрне сак астына куйды, 33 әмма мине үрелгән кәрзингә утыртып, стена буйлап тәрәзәдән төшерделәр,+ һәм мин аның кулына эләкмәдем.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу