Зәбур
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давытның мәдхиясе.
2 Миңа игътибар итеп, җавап бир.+
Чөнки алар башыма бәла яудыра,
Алар ярсулы һәм миңа дошманлык саклый.+
5 Куркуга төштем һәм калтыранам,
Тәнемне дерелдәү баса.
6 Мин әйтәм: «Күгәрченнеке күк канатларым булса иде!
Очып китеп, куркынычсыз урынга урнашыр идем.
7 Менә, мин еракка качып китәр идем.+
8 Көчле җилдән, давылдан
Ышык урынга ашыгыр идем».
9 И Йәһвә, аларның зиһеннәрен чуалт, ниятләрен* таркат,+
Чөнки мин шәһәрдә җәбер-золым һәм ызгыш-талаш күрәм.
10 Көне-төне алар аның стеналарында йөри,
Шәһәр эчендә — яман ният һәм бәла,+
11 Үзәгендә — бәхетсезлек,
Җәбер һәм алдау аның мәйданыннан һич китми.+
Миңа каршы күтәрелүче кеше — дошман түгел,
Мин аңардан качар идем.
14 Без якын дуслыкка бергә сөендек,
Халык белән бергә Аллаһы йортына йөрдек.
15 Миңа дошман булганнарга һәлакәт килсен!+
Алар тере килеш Кабергә* төшсен,
Чөнки алар арасында һәм аларның эчендә явызлык яши.
17 Кичен дә, иртән дә, көн уртасында да хафаланам һәм иңрәп ыңгырашам,+
Һәм ул әрнүле авазымны ишетә.+
18 Миңа каршы көрәшүчеләрдән ул мине йолыр һәм җаныма тынычлык бирер,
Миңа бит бик күпләр каршы чыга.+
Аллаһыдан курыкмаганга,+
Алар үзгәрергә һич теләмәс.
Аның сүзләре зәйтүн маеннан да йомшаграк,
Әмма алар — үткен кылычлар.+
Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга* бирмәс.+
23 Әмма явызларны син кабергә төшерерсең,+ и Аллаһы.
Кан түгүдә гаепле һәм алдакчы адәмнәр ярты гомерләрен дә яшәмәс.+
Мин исә сиңа таянырмын.