Ирмиянең елавы
א [әлиф]
2 Йәһвә кыз Сионны ачу болыты белән каплады!
Исраилнең матурлыгын күктән җиргә ыргытты.+
Үзенең ачу көнендә ул үз аяк астын+ исенә төшермәде.
ב [бәт]
2 Йәһвә Ягъкубның бар яшәү урыннарын йотты, аларны һич тә кызганмады.
Үз ярсуында ул кыз Яһүднең бар ныгытмаларын тар-мар итте.+
Ул патшалыкны+ һәм аның мирзаларын+ хурлыкка калдырып, җиргә чаклы бөгеп төшерде.
ג [гимел]
3 Үзенең ялкынлы ачуында ул Исраилнең бар көчен* юк итте,
Дошманнар якынлашып килгәндә, безгә ярдәм итмәде,+
Ягъкубка чыккан ачуы бар нәрсәне йотучы ут сыман ялкынланып торды.+
ד [дәлит]
4 Ул үз җәясен дошман кебек киерде, каршы килүче сыман уң кулын һөҗүмгә әзер тотты.+
Күзләребез өчен кадерле һәркемне үтереп торды.+
Кыз Сионның чатырына+ уттай ялкынланып торган үз ярсуын яудырды.+
ה [хе]
Аның бар манараларын йотты,
Бар ныгытмаларын җимереп төшерде.
Яһүд кызын кайгыга батыра, бертуктаусыз еларга мәҗбүр итә.
ו [вав]
6 Ул үз куышын бакчадагы куышны җимергәндәй җимереп төшерде.+
Үз бәйрәмен бетерде.+
Йәһвә Сионны бәйрәм белән Шимбә көнне онытырга мәҗбүр итте.
Көчле ачуы чыгып, ул патша белән руханины кире кага.+
ז [зәйин]
Ул Сион ныгытмаларының стеналарын дошман кулына тапшырды.+
Алар Йәһвә йортында бәйрәм вакытындагы кебек кычкырды.+
ח [хет]
8 Йәһвә кыз Сионның стеналарын җимерергә булды.+
Үлчәү бавын сузды.+
Кулын читкә бормады һәм җимерде.
Ул камау валы белән стенаны кайгыга батырды.
Алар бергәләп хәлсез калды.
ט [тет]
9 Аның капкалары җиргә иңгән.+
Ул аның бикләрен җимерде һәм сындырды.
Аның патшасы һәм мирзалары халыклар арасында йөри.+
Канун* үтәлми, хәтта пәйгамбәрләре дә Йәһвәдән күренешләр алмый.+
י [йод]
10 Кыз Сионның өлкәннәре җирдә дәшмичә утыра.+
Алар, матәм киеме киеп, башларына тузан сибә.+
Иерусалимның гыйффәтле кызлары үз башларын җиргә игән.
כ [каф]
11 Яшьләр түгә-түгә күзләрем алҗып бетте.+
Эчем борчыла.*
Минем халкым — кызым* бәреп төшерелгән,+ балалар белән сабыйлар шәһәрнең мәйданнарында аңсыз ята,+
Шуңа күрә бавырым җиргә агып төшә.
ל [ләмид]
12 Алар үз әниләреннән: «Икмәк белән шәраб кайда?» — дип сорый,+
Яраланган кеше сыман шәһәр мәйданнарында аңсыз ята,
Җаннары әниләренең кулларында сүрелә.
מ [мем]
13 Мин шаһитлек итеп нәрсә кулланыйм?
И кызым Иерусалим, сине кемгә охшатыйм?
И гыйффәтле кызым Сион, сине юатыр өчен, нәрсә белән сине чагыштырыйм?
Яраң диңгездәй зур.+ Сине кем савыктыра алыр?+
נ [нун]
14 Пәйгамбәрләреңнең үзеңә сөйләгән күренешләре ялган һәм буш иде,+
Алар гөнаһыңны фаш итмәде һәм шулай итеп сине әсирлеккә төшүдән сакламады,+
Алар ялган һәм сине юлдан яздыручы күренешләр күрде.+
ס [сәмих]
15 Юл буйлап үтеп баручы һәркем сине күргәч, мыскыллап кул чаба.+
Алар гаҗәпләнеп сызгырып куя,+ кыз Иерусалимга карап башларын чайкый һәм болай ди:
«„Матурлыгы камил, бөтен җирнең шатлыгы“,— дип шушы шәһәр турында әйтәләр идемени?»+
פ [пе]
16 Сине күреп, бар дошманнарың авызларын ачты.
Алар сызгырып куйды һәм тешләрен шыкырдатып:
«Без аны йоттык.+
Нәкъ шушы көнне без көттек!+ Ул килде! Без аны күрдек!»+ — ди.
ע [әйин]
Ул тар-мар итте, һич тә кызганмады.+
Ул дошманга сине җиңеп, шатланырга рөхсәт итте, дошманнарыңның көчен* югарылады.
צ [тсаде]
18 Кешеләрнең йөрәкләре Йәһвәгә ялвара, и кыз Сионның стенасы.
Күз яшьләре көне-төне ташкындай агып торсын.
Үзеңә дә, күзләреңә дә ял бирмә.
ק [коф]
19 Күтәрел! Төнлә, иртәнге сәгатьләрдә үкереп ела.
Йәһвә йөзе алдында күңелеңне су түккәндәй бушат.
Ачлыктан һәр урам почмагында аңсыз ятучы
Үз балаларыңның җаннары өчен үтенеп аңа таба кулларыңны суз.+
ר [реш]
20 И Йәһвә, каты җәзаңа дучар булган халкыңа күз сал һәм кара.
Хатын-кызлар үз токымнарын, үзләре тудырган таза сабыйларын ашарга тиешмени?+
Руханилар белән пәйгамбәрләр Йәһвәнең изге урынында үтерелергә тиешмени?+
ש [шин]
21 Малайлар белән картларның гәүдәләре урамнарда җирдә ята.+
Гыйффәтле кызларым* белән егетләрем кылычтан һәлак булды.+
Син аларны ачу көнеңдә үтердең, суйдың, һич тә кызганмадың.+
ת [тау]
22 Син бар яклардан дәһшәтләрне бәйрәмгә җыйгандай+ җыясың.
Йәһвәнең ярсу көнендә беркем дә кача алмас һәм беркем дә исән калмас.+