Икенче көринтлеләргә
3 Безгә үзебезнең кем икәнебезне кабат күрсәтергә кирәкме? Яки сезгә, кайберәүләр биргән кебек, үзебезне хуплаучы хатлар бирергәме? Ә, бәлки, бу хатларны сез үзегез бирергә тиештер? 2 Сез ул — йөрәкләребезгә язылган, бөтен кеше белгән һәм укыган хатыбыз.+ 3 Мәсих хаты булуыгызны сез үзегез күрсәтәсез. Бу хатны без, хезмәтчеләр буларак,+ язу карасы белән түгел, ә тере Аллаһының рухы белән һәм таш такталарга түгел,+ ә кеше йөрәгенең такталарына яздык.+
4 Безнең моңа Мәсих аша Аллаһы каршында ышанычыбыз бар. 5 Безнең яраклы булуыбыз үзебездән килә димибез, яраклы булуыбыз — Аллаһыдан.+ 6 Ул безне яңа килешүнең+ — язылган законнар җыентыгының түгел,+ ә рухның — хезмәтчеләре булырга яраклы итте. Язылган законнар җыентыгы үлемгә хөкем итә,+ ә рух терелтә.+
7 Ташларга уеп язылган,+ үлем китерүче законнар җыентыгы шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр хәтта Мусаның йөзенә, даннан балкып торганга, карый да алмаганнар,+ шулай да бу дан юкка чыгарга тиеш булган. 8 Алайса, рух хезмәте+ тагын да данлырак булырга тиеш түгелме соң?+ 9 Хөкемгә китерүче законнар җыентыгы+ данлыклы булган икән,+ тәкъвалыкка китерүче хезмәтнең даны тагын да зуррак бит!+ 10 Әйе, кайчандыр данлыклы булган нәрсә бөегрәк дан аркасында даннан мәхрүм ителгән.+ 11 Юкка чыгарга тиешле законнар җыентыгы дан белән килгән булган икән,+ алайса, яңа килешү тагын да данлырак!+
12 Менә шундый өметебез булганга,+ без зур кыюлык белән сөйлибез дә. 13 Без Муса кебек түгел: ул үз йөзен япма белән каплаган булган+ һәм моны исраиллеләр юкка чыгарга тиешле законнар җыентыгының данына* карамасыннар өчен эшләгән. 14 Әмма аларның башлары миңгерәүләнгән,+ һәм иске килешү укылганда шул ук япма әле дә аларның акылларын каплап тора,+ чөнки ул Мәсих ярдәмендә генә алып ташлана.+ 15 Бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылганда,+ аларның йөрәкләрен япма каплап тора.+ 16 Ләкин алар Йәһвәгә* таба борылганда, япма алып куела.+ 17 Йәһвә* — Рух ул,+ ә Йәһвә* рухы булган җирдә — азатлык.+ 18 Безнең барыбызның йөзебездән япма алып ташланган, шуңа күрә Йәһвәнең* данын көзгедәй чагылдырабыз. Чагылдырган даныбыз үскәннән-үсә бара, һәм без нәкъ Йәһвә* — Рух* — үзгәрткәнчә аңа охшаш итеп үзгәртеләбез.+