Зәбур
Давытның җыры.
Тугрылыгың һәм тәкъвалыгың буенча миңа җавап бир.
3 Дошман җанымны эзәрлекли,
Гомеремне җиргә салып таптый,
Мине, күптән үлгән кешеләргә охшашлы итеп, караңгылыкта яшәтә.
5 Элеккеге көннәрне искә төшерәм,
Бөтен эшләрең турында уйлыйм,+
Кулың булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам.*
7 И Йәһвә, миңа кичектермичә җавап бир.+
8 Иртән тугры мәхәббәтең турында ишеттер,
Чөнки сиңа таянам мин.
9 И Йәһвә, мине дошманнарымнан коткар.
Синең яклавыңны эзлим мин.+
Синең рухың яхшы,
Ул мине тигез җирдән* йөртсен иде.
11 И Йәһвә, исемең хакына мине исән килеш сакла.
Тәкъвалыгың буенча мине бәладән коткар.+