17 Каткан ипи кисәге ашап, тыныч-имин яшәү+
Сый тулы өйдә ызгышып-талашып гомер итүдән яхшырак.+
2 Төшенүчән хезмәтче азгын угыл белән идарә итәр
Һәм уллар белән бергә мирас алыр.
3 Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен кулланыла,+
Ә йөрәкләрне Йәһвә тикшерә.+
4 Явыз кеше зарарлы сүзләргә игътибар итә,
Һәм алдакчы мәкерле сүзләргә колак сала.+
5 Ярлыны мыскыллаучы аның Яратучысын хурлый,+
Һәм кеше кайгысына шатланучы җәзасыз калмас.+
6 Картларның таҗы — оныклар,
Ә улларның даны — аталары.
7 Акылсызга тугры сүз әйтү килешми икән,+
Идарәчегә ялганлау бигрәк тә килешми!+
8 Бүләк үз иясе өчен асылташ сыман,+
Кая гына барса да, ул аңа уңыш китерә.+
9 Гөнаһны кичерүче һәркем яратуга омтыла,+
Ә гаепне искә төшереп торучы якын дусларны аера.+
10 Аңсыз кешегә йөз тапкыр суксаң да аңламас,+
Ә аңлы кешегә бер шелтә дә җитә.+
11 Яман кеше фетнә турында гына уйлый,
Әмма аны җәзаларга дип аяусыз хәбәрчене җибәрерләр.+
12 Акылсыз кеше белән очрашуга караганда,
Үз балаларын югалткан аю белән очрашу хәерлерәк.+
13 Кем яхшылыкка яманлык белән кайтара,
Шуның йортыннан яманлык китмәс.+
14 Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек.
Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш.+
15 Явызны аклаучы да, тәкъваны гаепләүче дә+
Йәһвә өчен җирәнгеч.
16 Ахмакның зирәклек туплар өчен бар нәрсәсе булса да,
Акылы булмагач, аңа моннан ни файда?+
17 Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми,+
Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була.+
18 Үз өстенә берәүнең бурычын түләү өчен җаваплылык алып,
Якыны алдында кул бирүче кеше акылга сай була.+
19 Ызгыш-талаш яратучан кеше гөнаһны да ярата.+
Капкасын биек иткән һәркем бәлагә юлыгыр.+
20 Бозык йөрәкле кеше уңышка ирешмәс,+
Ялган телле һәлакәткә төшәр.
21 Ахмак баланың атасы кайгылы булыр,
Акылсыз баланың атасы шатлык күрмәс.+
22 Шат йөрәк — яхшы дәва ул,+
Ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә.+
23 Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен,
Яшерен генә ришвәт алыр.+
24 Үткен акыллы кешенең күз алдында зирәклек,
Ә акылсызның карашы җир читләрендә.+
25 Акылсыз угыл үз атасына кайгы китерә
Һәм анасының йөрәген өзгәли.+
26 Тәкъваны җәзалау яхшы түгел,
Хөрмәтле кешене кыйнау да гаделсез.
27 Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә,+
Үткен акыллының рухы тыныч була.+
28 Хәтта акылсыз кеше дә, дәшми торса, зирәк булып күренер,
Авызын ачмаучы кешене дә аңлы дип санарлар.