27 Иртәгесе көн белән мактанма,
Чөнки иртәгә ни буласын белмисең.+
2 Сине үз телең түгел, ә башка берәү мактасын,
Үз авызың түгел, ә башкалар данласын.+
3 Таш та, ком да авыр,
Ә акылсыз китергән борчу икесеннән дә авыррак.+
4 Ярсу рәхимсез, ачу ташкын кебек,
Ә көнчелеккә кем каршы тора алыр?+
5 Ачык шелтә яшерен мәхәббәттән яхшырак.+
6 Дус тугры булганга яралый,+
Ә дошман күп үбә.
7 Тамагы тук кеше кәрәзле балны кире кага,
Ә ач кеше өчен ачы нәрсә дә татлы була.
8 Үз оясын калдырган кош ничек булса,
Өен калдырып киткән кеше дә шулай була.
9 Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек,
Эчкерсез киңәштән туган дуслык та сөендерә.+
10 Дустыңны да, әтиеңнең дустын да калдырма,
Үзеңә бәла килгән көнне бертуганың йортына кермә.
Якындагы күрше ерактагы бертуганнан яхшырак.+
11 Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер,+
Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын.+
12 Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә,+
Ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә.
13 Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,
Азгын хатын өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен ал.+
14 Иртән иртүк үз иптәшен кычкырып фатихалаучыны
Ләгънәт итүче дип санарлар.
15 Тиргәшүчән хатын яңгырлы көнне бертуктамый аккан түбә сыман.+
16 Аны тыя белгән кеше җилне дә тыяр,
Сыек майны да уң кулы белән тота алыр.
17 Тимер тимерне кайраган кебек,
Кеше дә үз дустын үткен итә.+
18 Инҗир агачын караучы аның җимешен ашар,+
Ә хуҗасы турында кайгырткан кеше ихтирам казаныр.+
19 Кеше йөзе суда чагылган кебек,
Кеше күңеле дә башка берәүнең күңелендә чагыла.
20 Кабер белән череп таркалу урыны һичкайчан туймас,+
Кеше күзләре дә һичкайчан канәгатьләнмәс.
21 Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен ничек булса,+
Шулай ук мактау да кешене сыный.
22 Акылсызны, вакланган ашлыкны төйгән сыман,
Килегә салып төйсәң дә,
Акылсызлыгы аны калдырмас.
23 Көтүеңне яхшылап кара.
Сарыкларың турында яхшылап кайгырт.+
24 Чөнки байлык мәңге булмас ул,+
Һәм таҗ буыннан-буынга мәңге күчеп тормас.
25 Чирәм юк була, яңасы үсеп чыга,
Һәм таулардагы үсемлекләрне җыеп алалар.
26 Яшь сарык тәкәләре кием-салым белән тәэмин итә,
Һәм кәҗә тәкәләрен кыр-басу сатып алыр өчен тоталар.
27 Синдә кәҗә сөте үзең өчен дә,
Гаиләң өчен дә, хезмәтче кызларың өчен дә җитәрлек булыр.