Күтәрелү җыры.
126 Йәһвә тоткыннарны кабат Сионга кайтарганда,+
Без төш күрәбез дип тордык.
2 Шулчак авызыбыз — көлүләр,
Телебез шатлыклы авазлар белән тулды.+
Шунда халыклар үзара:
«Йәһвә алар өчен бөек эш кылды»+,— диеште.
3 Әйе, Йәһвә безнең өчен бөек эшләр кылды,+
Шунлыктан шатлыгыбыз эчебезгә сыймый.
4 И Йәһвә, су ташкыннары Нәгебтә җыелган күк,
Син дә тоткындагы халкыбызны җый.
5 Күз яшьләре түгә-түгә чәчкәннәр
Куанып урырлар.
6 Орлык капчыгы күтәреп, елый-елый
Кырга чыккан кеше,
Көлтәләрен тотып,
Шатлана-шатлана кайтачак.+