Ирмия
17 «Яһүднең гөнаһы тимер кискеч белән язылган.
Алмаз очы белән йөрәк такталарына
Һәм мәзбәх мөгезләренә уеп язылган.
2 Җәелеп үскән агачлар янында, биек калкулыкларда+ һәм ачык җирдәге тауларда урнашкан
Аларның мәзбәхләрен һәм изге агач баганаларын* хәтта уллары да хәтерли.+
3 Мин синең байлыгыңны, бар хәзинәңне дошман кулына бирермен,+
Биеклекләреңне яшәгән җиреңдә кылган гөнаһың аркасында таларлар.+
4 Мин сиңа биргән мирасыңнан син үз иркең белән мәхрүм калырсың.+
Сине таныш булмаган җирдә дошманнарыңа хезмәт иттерермен,+
Ул дәверләр буе янып торыр».
5 Йәһвә болай ди:
Адәм көченә өметләнгән+
Һәм йөрәге Йәһвәдән читләшә барган кешегә ләгънәт төшсен.
6 Ул сахрадагы ялгыз агач кебек булыр
Һәм игелекнең килүен күрмәс,
Әмма чүлдәге коры җирләрдә,
Һичкем яши алмаган тозлак җирдә яшәр.
8 Ул сулар буена утыртылган,
Тамырларын су агымына таба җәйгән агач кебек булыр.
Ул кызулыкны сизмәс,
Яфраклары һәрвакыт куе булыр.+
Корылык елында ул борчылмас,
Җимеш бирүдән дә туктамас.
9 Кеше йөрәге дуамал* һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк.*+
Кем аны белә ала?
10 Мин, Йәһвә, һәркемгә аның юлына
Һәм эшләренең җимешләренә карап кайтарыр өчен,+
Йөрәген тикшереп,+
Яшерен уйларын* сынап торам.
Байлык аны гомере уртасында ташлап китәр.
Шул кешенең акылсызлыгы ахырда ачыкланыр».
12 Аллаһының шөһрәтле тәхете баштан ук югары тора.
Ул безнең изге урыныбыз.+
13 И Йәһвә, Исраи́л өмете,
Үзеңне калдырып киткән һәркемне син оятка калдырырсың.
Синнән* читләшкән кешеләрнең* исемнәре туфракка язылган булыр.+
Алар бит Йәһвәне — тереклек суы чыганагын калдырып китте.+
14 И Йәһвә, савыктыр мине, һәм савыккан булырмын.
Коткар мине, һәм коткарылган булырмын,+
Чөнки мин сине мактыйм.
15 Менә! Миңа болай диләр:
«Йәһвәнең сүзе кайда?+
Ник ул әле тормышка ашмаган?»
16 Мин исә, көтүче буларак, сиңа иярүдән качмадым.
Мин бәла-каза көненең килүен көтеп тормадым.
Син һәр әйткән сүземне яхшы беләсең.
Боларның барысын син күреп торасың!
17 Котым алынуына сәбәпче булма.
Бәла көнендә син минем сыенычым.
Аларның котлары алынсын,
Әмма минем котым алынуына юл куйма.
19 Йәһвә миңа болай диде: «Бар, Яһүд патшалары керә-чыга торган төп капка* янына бас, аннары Иерусалимның башка капкалары янына бас.+ 20 Аларга әйт: „Яһүд патшалары, бөтен Яһүд халкы һәм Иерусалимда бар яшәүчеләр — шушы капкалар аша керүче һәркем, Йәһвә сүзен тыңлагыз. 21 Йәһвә болай ди: „Карагыз аны, Шимбә көнне бернинди йөк ташымагыз һәм аны Иерусалим капкалары аша кертмәгез.+ 22 Шимбә көнне үз йортларыгыздан бернинди йөк чыгармагыз һәм бернинди эш башкармагыз.+ Мин ата-бабаларыгызга кушканча, Шимбә көн сезнең өчен изге булсын.+ 23 Әмма алар тыңламады һәм колак салмады. Алар үҗәтләнеп буйсынмады һәм төзәтүне кабул итмәде“.+
24 „Әмма сез миңа тулысынча буйсынсагыз,— ди Йәһвә,— Шимбә көнне бу шәһәр капкалары аша бернинди йөк кертмәсәгез һәм, Шимбә көнен изге килеш саклап, бернинди эш башкармасагыз,+ 25 ул чакта Давыт тәхетендә утыручы+ патшалар белән мирзалар хәрби арбаларга утырып һәм атларга атланып бу шәһәр капкалары аша керер. Алар аша шулай ук Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр керер.+ Бу шәһәрдә дәверләр буе яшәүчеләр булыр. 26 Кешеләр Яһүд шәһәрләреннән, Иерусалимның тирә-ягыннан, Биньями́н җирләреннән,+ үзәннән,+ таулы җирдән һәм Нәгебтән* Йәһвә йортына килеп, тулаем яндыру корбаннары,+ бүтән төрле корбаннар,+ икмәк бүләкләре,+ ла́дан һәм рәхмәт бүләкләре китерер.+
27 Ләкин сез Шимбә көнен изге килеш сакламыйча, Шимбә көнне йөкләр ташып һәм аларны Иерусалим капкалары аша кертеп, миңа буйсынмасагыз, мин шәһәр капкаларына ут төртермен, ул Иерусалимның ныгытылган манараларын йотар+ һәм бер дә сүнмәс“».+