Ишагыя
30 «Үҗәт угылларга кайгы+,— ди Йәһвә.—
Гөнаһка гөнаһ өстәр өчен,
Алар минем ниятләремне түгел, ә үзләренекен үти,+
Минем рухыма каршы килгән килешүләр төзи.
2 Алар минем белән киңәшләшмичә+ Мисырга бара!+
Фиргавеннең яклавы астында ышык урын,
Мисырның күләгәсендә сыеныч эзли!
3 Ләкин фиргавеннең яклавын эзләп сез оятка калырсыз,
Мисыр күләгәсендә сыеныч эзләп түбәнсетелерсез.+
5 Үзләренә файда китерә алмаган халык аркасында
Алар бөтенесе хурлыкка калыр.
Мисырлылардан ярдәм дә, файда да булмас,
Оят һәм хурлык кына булыр».+
6 Көньяктагы хайваннарга каршы хәбәр:
Алар үз байлыкларын ишәкләргә,
Бүләкләрен дөяләргә төяп,
Бәла-каза һәм авырлыклар җире,
Арыслан, үкерүче арыслан,
Кара елан һәм елгыр зәһәр елан* җире аша алып бара.
Ләкин бу нәрсәләр халыкка файда китермәс.
7 Чөнки Мисырның ярдәменнән бернинди файда юк.+
Шуңа күрә мин аны: «Тыныч утырган Рәхә́б»+,— дип атадым.
Ул киләчәк көннәр өчен
Үзгәрмәс шаһит булып торсын.+
10 Алар әүлияләргә:* „Күренешләр күрмәгез“,— ди,
Ә күренешләр тапшыручыларга болай ди: „Безгә дөрес күренешләр сөйләмәгез.+
Күңелебезгә хуш килгән нәрсәләр сөйләгез, хыялда туган нәрсәләр күрегез.+
11 Юлдан тайпылыгыз, дөрес сукмактан борылыгыз.
Безгә Исраилнең Изге Аллаһысы турында бүтән сөйләмәгез“».+
12 Шуңа күрә Исраилнең Изге Аллаһысы болай ди:
«Сез минем сүземне кире кагасыз,+
Ялган белән хәйләгә таянасыз,
Аларга өметләнеп торасыз,+
13 Шуңа күрә бу гөнаһ сезнең өчен ярылган дивар,
Аварга торган бүрткән биек дивар сыман булыр.
Ул кинәт, бер мизгелдә ишелеп төшәр.
14 Аны чүлмәкченең зур чүлмәген ваткандай җимерерләр,
Ул челпәрәмә килер,
Хәтта учактан ут алырдай
Я күлләвектән* су чумырып алырдай сыныгы булмас.
15 Аллаһы Тәгалә Йәһвә — Исраилнең Изге Аллаһысы болай ди:
«Сез миңа кире кайтсагыз һәм тыныч булсагыз, котылырсыз.
Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз».+
Әмма сез теләмәдегез.+
16 Сез: «Юк, без атларда качып китәрбез!» — дидегез.
Шуңа күрә качып китәрсез дә.
«Елгыр атларга атланып качарбыз!»+ — дип әйттегез.
Шуңа күрә үзегезне куучылар җитез булыр да.+
Исән калганнарыгыз тау башындагы колга сыман,
Калкулыктагы билге баганасы сыман булыр.+
18 Ләкин Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора,+
Сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер.+
Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит.+
Аны көткәннәрнең* барысы бәхетле.+
19 Халык Сионда, Иерусалимда яшәгәндә,+ син еламассың.+ Ул, ярдәм сорап кычкыруыңны ишетү белән, сиңа илтифат күрсәтер. Ул, аны ишетү белән, сиңа җавап бирер.+ 20 Йәһвә сезгә ашарга бәла-каза икмәге һәм эчәргә җәберләү суы бирсә дә,+ синең Бөек Нәсыйхәтчең бүтән яшеренмәс, һәм син үз күзләрең белән Бөек Нәсыйхәтчеңне+ күрерсең. 21 Сез уңга я сулга тайпылсагыз,+ артыгызда: «Менә юл.+ Шул юлдан барыгыз»,— дигән тавышны ишетерсез.
22 Шулчак сез уеп ясалган потларыгызны каплаган көмешне һәм коелма* потларыгызны каплаган алтынны нәҗесләрсез.+ Син аларны күрем вакытында кулланылган чүпрәкне ташлагандай ыргытырсың һәм аларга: «Юк булыгыз!» — диярсең.*+ 23 Җиргә чәчкән орлыгыңа Аллаһы яңгыр яудырыр,+ һәм җир тудырган икмәк мул һәм бәрәкәтле булыр.+ Ул көнне синең мал-туарың киң көтүлекләрдә утлап йөрер.+ 24 Җирне эшкәрткән үгезләр һәм ишәкләр кузгалак кушылган, көрәк һәм сәнәк белән җилгәрелгән җим ашар. 25 Бөек кан коеш көнендә манаралар ишелеп төшкәндә, һәр биек тауда һәм һәр калкулыкта елгалар белән ташкыннар агар.+ 26 Йәһвә үз халкының ярасын* бәйләп,+ үзе сугып ясаган авыр җәрәхәтен төзәткән+ көнне тулы айның яктысы кояшның яктысыдай булыр һәм кояшның яктысы җиде көннең яктысыдай җиде мәртәбә көчлерәк булыр.+
Авызыннан чыккан сүзләре ярсулы,
Һәм теле ялмап алучы ялкын сыман.+
28 Аның рухы* муенга кадәр күтәрелгән ташкын сыман,
Ул халыкларны юк итү иләгеннән иләр,
Халыкларны адаштырып йөртер өчен авызларына йөгән кидертер.+
Йөрәкләрегез Йәһвәнең тавына,
Исраи́л Кыясына+ күтәрелгән юлдан
Сыбызгы уйнап* барган кеше сыман шатланыр.
30 Йәһвә көчле ярсуы,+ ялмап алучы ялкын аша,+
Каты яңгыр,+ боз яудырып һәм күк күкрәп яшен яшьнәү+ белән
Үзенең мәһабәт тавышын+ ишетерлек итәр,
Сугар өчен аска юнәлгән кулының көчен күрсәтер.+
31 Чөнки Йәһвәнең тавышыннан Ассириянең коты алыныр.+
Аллаһы аңа таяк белән сугар.+
32 Йәһвә Ассириягә сугарга дип
Үзенең җәзалау таягын селтәгән саен,
Сугышта аларга каршы кулын селтәгәндә,+
Шалтыравыклар һәм арфалар тавышы яңгырар.+
33 Чөнки Ассирия өчен Тофе́т*+ инде әзерләнгән.
Патшасы өчен дә ул хәзерләнгән.+
Аллаһы утын өеме өчен ясаган урын тирән һәм киң,
Анда ут гөрләп яна һәм утын күп.
Йәһвәнең сулышы, күкерт ташкыны сыман,
Тофетны яндырып җибәрер.