Зәбур
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Давытның мәдхиясе. Микта́м.*
58 Әй адәм уллары, сез тәкъвалык турында сөйләргә+ һәм гадел хөкем итәргә тиеш түгелме соң?+
Ә үзегез өнсез утырасыз.
5 Тылсымчылар ничек кенә оста булмасын,
Ул аларның тавышын тыңламый.
6 И Аллаһы, авызларындагы тешләрен коеп төшер!
И Йәһвә, шушы арысланнарның авызларын җимер!
7 Алар агып киткән сулар шикелле юк булсын.
Аллаһы үз җәясен бөксен һәм аларны уклары белән егып салсын.
8 Алар йөргәндә эреп беткән әкәм-төкәм кебек булсын,
Үле туган баладай, кояшны һич күрмәсен.
9 Казаннарыгыз чәнечкеле куакның кызулыгын сизгәнче,
Аллаһы ботакның яшелен дә, янып торганын да көчле җил очыргандай алып китәчәк.+
11 Шулчак кешеләр: «Чыннан да, тәкъва кеше әҗерсез калмый.+
Чыннан да, җирне хөкем итүче Аллаһы бар икән»+,— дияр.