Гыйбрәтле сүзләр
8 Зирәклек кычкырып чакыра түгелме?
Әллә үткен акыл аваз салмыймы?+
4 «И кешеләр, сезгә дәшәм,
Адәм улларына кычкырып әйтәм.
6 Тыңлагыз, мөһим нәрсәләр сөйлим бит,
Телемдәге сүзләр хак.
7 Авызымнан хакыйкать сүзләре генә чыга,
Телем ялган сүзләрдән җирәнә.
8 Авызымнан чыккан сүзләрнең бөтенесе дә гадел,
Берсе дә бозык та, начар да түгел.
9 Аңлылар өчен аларның барысы да аңлаешлы,
Белем ияләре өчен хак.
13 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — явызлыкны күралмау ул,+
Мин тәкәбберлекне дә, горурлыкны да,+ яман юлны да, азгын сөйләшүләрне+ дә нәфрәт итәм.
16 Минем ярдәмем белән мирзалар хакимлек итә,
Һәм күренекле кешеләр гадел хөкем итә.
19 Бүләкләрем алтыннан, хәтта саф алтыннан да яхшырак,
Фатихаларым иң сыйфатлы көмештән дә кыйммәтрәк.+
20 Мин тәкъвалык юлыннан йөрим,
Гаделлек сукмагы буйлап атлыйм.
21 Үземне яратучыларга мин зур мирас бирәм,
Амбарларын тутырып торам.
22 Йәһвә үзе мине булдырды, мин аның иҗади эшләренең башлангычы,+
Аның борынгы эшләренең иң беренчесе.+
25 Таулар урнашканчы,
Калкулыклар нигезләнгәнче дөньяга килдем,
26 Ул вакытта ул әле җир йөзен дә, андагы кырларны да,
Җирнең беренче туфрак төерләрен дә булдырмаган иде.
27 Ул күкләрне барлыкка китергәндә,+ мин шунда булдым;
Ул сулар өстеннән офык сызыгы үткәргәндә,+
28 Югарыда болытлар урнаштырганда,
Су чыганакларын булдырганда,
29 Диңгезгә чикләр куйганда,
Суларына куелган чикләрдән чыкмаска кушканда,+
Җиргә нигез салганда,*
30 Мин аның янында оста һөнәрче идем,+
Һәр көн аның сөенече булдым.+
32 Хәзер исә, улларым, мине тыңлагыз,
Минем юлымнан йөрүчеләр бәхетле бит.