Әюп
35 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:
2 «Нәрсә, үзеңне хаклы дип саныйсыңмы?
Хәтта: „Мин Аллаһыдан гаделрәк“*,— дисең.+
3 Син бит: „Гадел булуымнан сиңа* ни файда?
Гөнаһ кылган булсам, әллә миңа хәзергегә караганда начаррак булыр идеме?“ — дисең.+
6 Гөнаһ кыласың икән, аңа нинди зыян китерәсең?+
Җинаятьләрең күбәйсә, аңа каршы нәрсә эшлисең?+
7 Тәкъва булсаң, аңа файда китерәсеңме?
Әллә ул синнән берәр игелек күрәме?+
8 Явызлыгың синдәй кешеләргә генә тия,
Тәкъвалыгың адәм улына гына файда китерә.
10 Тик һичкем: „Бөек Яратучым Аллаһы кайда?+
Төнлә җырлар җырлатучы Ходаем кайда?“+ — дип сорамый.
14 Ә инде мин аны күрмим дип сыкрансаң, ул бигрәк тә тыңламый.+
Синең эшең аның алдында, аны түземсезлек белән көт.+