16 Кеше үз күңелендә уй-ниятләр кора,
Ә биргән җавабы Йәһвәдән.+
2 Кеше үзенең бар юлларын саф дип уйлый,+
Әмма Йәһвә эчке теләкләрне тикшерә.+
3 Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр,+
Шунда максатларың чынга ашар.
4 Йәһвә бөтен нәрсәне үз ниятен тормышка ашырыр өчен,
Хәтта явызны да һәлакәт көне өчен булдырган.+
5 Горур йөрәкле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч.+
Шикләнмә, андыйлар җәзасыз калмас.
6 Тугры мәхәббәт һәм тугрылык гөнаһтан йолып ала,+
Йәһвәгә карата курку-хөрмәт явызлыктан саклый.+
7 Йәһвәгә берәүнең юллары ошаса,
Ул аны дошманнары белән дә татулаштыра.+
8 Тәкъва булып аз мөлкәтле булу+
Гаделсез булып бай булудан яхшырак.+
9 Берәү үз күңеленнән барыр юлларын уйлый торгандыр,
Әмма аның адымнарын Йәһвә юнәлтә.+
10 Патшаның телендә Аллаһы карары булсын,+
Ул гаделлекне бер дә бозмасын.+
11 Төгәл бизмән һәм төгәл үлчәү Йәһвәдән,
Янчыктагы үлчәү герләре дә аңардан.+
12 Явыз эшләр — патшалар өчен җирәнгеч нәрсә,+
Чөнки тәкъвалык тәхетне ныгыта.+
13 Патшаларга тәкъваларның теле ошый,
Алар дөресен сөйләүчене ярата.+
14 Патшаның ярсуы — үлем хәбәрчесе,+
Ләкин зирәк кеше аны тынычландыра.+
15 Патшаның якты йөзе гомер бирә,
Аның илтифаты язгы яңгыр болыты сыман.+
16 Зирәклеккә ирешү алтынга ия булудан күпкә яхшырак!+
Төшенүчәнлек көмештән дә кыйммәтрәк.+
17 Намуслылар яман юлдан читтә тора.
Үз юлын саклаган һәркем җанын коткарыр.+
18 Горурлык — һәлакәткә,
Тәкәбберлек рухы абынуга китерә.+
19 Юашлар арасында басынкы рухлы булу+
Тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак.
20 Төпле кеше уңышка ирешер,
Йәһвәгә таянучы бәхетле булыр.
21 Зирәк йөрәкле кеше турында аңлы диярләр,+
Йомшак телле кеше ышандырырлык итеп сөйли.+
22 Төшенә белү — иясе өчен тормыш чишмәсе,
Ә ахмакларны үз акылсызлыклары җәзага тарта.
23 Зирәк йөрәкле кеше төшенүчән була+
Һәм ышандырырлык итеп сөйли.
24 Ягымлы сүзләр кәрәзле бал сыман,
Җанга татлы, сөякләр өчен шифалы.+
25 Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,
Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+
26 Ашыйсы килгәнгә, эшче тырышып эшли,
Чөнки ач карыны аны эшләргә мәҗбүр итә.+
27 Юньсез кеше начарлык эзләп таба,+
Аның теле уттай яндыра.+
28 Гаугачы ызгышлар чыгара,+
Яла ягучы якын дусларны аера.+
29 Залим кеше якынын аздыра,
Яман юлга бастыра.
30 Ул күз кысып, мәкер кора,
Иреннәрен тешләп, явыз ниятләрен үти.
31 Тәкъвалык юлыннан йөрүченең+
Чал чәче — матурлык таҗы.+
32 Ярсырга ашыкмаган кеше+ көчле кешедән,
Ә үз-үзен тота белүче шәһәрне яулап алучыдан яхшырак.+
33 Жирәбәне итәккә салалар,+
Әмма шулай кабул ителгән һәрбер карар Йәһвәдән килә.+